Румен Радев
Румен Георгий улы Радев (болг. Румен Георгиев Радев) — Болгариянең бишенче президенты (2017 елның 22 гыйнварннан). Болгария Хәрби-һава көчләре сәргаскәре (2014-2016), 1нче класслы очучы, генерал-майор (2014). Хәрби фәннәр докторы. Болгария социалистик фиркасеннән кандидат итеп күрсәтелгән.
Тәрҗемәи хәле
1963 елның 18 июнендә Болгариянең көньягында урнашкан социалистик шәһәр Димитровградта туган. Хасковода математика мәктәбен алтын медальгә (1982), Болгария һава көчләренең Георги Бенковски исемендәге югары мәктәбен (1987) тәмамлаган. 1992 елда АКШта Maxwell эскадрон офицер мәктәбендә 5 атналык башлангыч әзерлек курсы уза. 2003 елда АКШ Хәрби-һава көчләренең Air War College югары өйрәнү программасын бик яхшыга тәмамлый. Болгариядә «Очу экипапажларын тактик әзерләүне камилләштерү һәм һава һөҗүмен имитацияләү» темасына хәрби фәннәр докторлыгына диссертация яклый. Инглиз телен камил белә.
Хәрби карьерасы
2016 елгы президент сайлаулар
2016 елның августында Болгария социалистик фиркасе (оппозициядәге фирка) «Болгария өчен Яңарыш альтернативасы» белән берлектә Р. Радевны 2016 елның ноябрь президент сайлауларына кандидат итеп күрсәтә. Р. Радев II турга үтә. II турда хакимиятнең Ватандашлар Болгариянең Аурупача үсеше өчен фиркасе вәкиле Цецка Цачеваны ~59:~36 чагыштырмасында җиңеп, Болгариянең киләсе президенты итеп сайлана[1]. Вице-президент итеп Илияна Йотова сайлана.