Руслан Вәлиев (1949)

Руслан Вәлиев (26 сентябрь 1949 ел) — галим-физик. 1996-2004 елларда Уфа дәүләт авиация техник университетының кафедра мөдире. Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1991), физика-математика фәннәре докторы (1984), профессор (1987). Россия Федерациясенең (2003) һәм Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1997). Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2015), Башкортстан комсомолы премиясе (1977), Германиянең Гумбольдт исемендәге фонд премиясенең икеләтә лауреаты (2001, 2007).

Тәрҗемәи хәле

Руслан Зөфәр улы Вәлиев[1] 1949 елның 26 сентябрендә Свердловск өлкәсенең Лосинка бистәсендә туа.

1971 елда Свердловск шәһәрендә Урал политехник институтын тәмамлый.

Институттан соң Уфа авиация институтында инженер, гыйльми хезмәткәр, доцент, профессор, подразделение директоры була (1973-1986).

1977 елда — кандидатлык, 1984 елда материалларның үтә сыгылмалылыгы эффектын тикшерү буенча докторлык диссертациясе яклый.

1996 елдан ул — Перспективалы материаллар физикасы институты директоры, Уфа дәүләт авиация техник университетының кафедра мөдире, 2004 елдан — «Наноцентр» берлектәге укыту-гыйльми инновацияле комплекс җитәкчесе.

2006 елдан Руслан Вәлиев — Россия Федерациясенең «Күләмле наноструктур материаллар физикасы һәм технологиясе» төп фәнни мәктәбе җитәкчесе.

Вәлиев эшчәнлегенең фәнни юнәлешләре: материалларның ныклыгы һәм сыгылмалылыгы физикасы, материаллар гыйлеме, нанокристаллар, интенсив сыгылмалы деформация. Ул күләмле тимер материалларда наноструктуралы хәлне булдыру принципларын тикшерә һәм кулланышка кертә, бу принциплар теләсә нинди составлы конструкцион һәм функциональ металларның һәм эретмәләрнең үзенчәлекләрен үзгәртергә мөмкинлек бирә.

Аның җитәкчелегендә 34 кандидатлык һәм 7 докторлык диссертациясе якланган.

Хезмәтләре

Вәлиев Руслан Зөфәр улы фәнни ачыш авторы булып тора (№ 339, 1987 г. «Явление образования в поликристаллах неравновесных границ зерен при поглощении ими решеточных дислокаций»). Уйлап табуларга 20 патент һәм авторлык танытмасы, фәнни басмаларда, шул исәптән 6 монографиядә 400-ләп публикациясе бар.

    • Зернограничная диффузия и свойства наноструктурных материалов. Новосибирск: Наука, 2001.
    • Новые материалы / Под науч. ред. Ю. С. Карабасова. М.: МИСИС, 2002.
    • Объёмные наноструктурные металлические материалы: получение, структура и свойства. М.: ИКЦ «Академкнига», 2007 (соавтор).
    • Valiev, R.Z., Krasilnikov, N.A., Tsenev, N.K. Plastic Deformation of Alloys with Submicro-Grained Structure. Mater. Sci. Eng. A137, 35-40 (1991).
    • Valiev, R.Z., Korznikov, A.V. & Mulyukov, R.R. Structure and Properties of Ultrafine-Grained Materials Produced by Severe Plastic Deformation. Mater. Sci. Eng. A168, 141—148 (1993).
    • O.A. Kaibyshev, R.Z. Valiev, «Grain boundaries and properties of metals», 1987, Metallurgia Publ., Moscow, 214 p.
    • R.Z .Valiev, A.V. Vergazov, V.Yu. Gertsman, «Crystal geometrical analysis of intercrystalline boundaries in electron microscopy», 1991, Nauka Pub., Moscow, 232 p.
    • Ultrafine-Grained Materials Processed by Severe Plastic Deformation, R.Z. Valiev (ed.), Annales de Chimie, Vol. 21, No 6-7, p. 369—554, 1996.
    • R.Z. Valiev, I.V. Alexandrov, «Nanostructured Materials Produced by Severe Plastic Deformation», 2000, Logos Pub., Moscow, 272 p. (in Russian).
    • Ultrafine Grained Materials III (Edited by Y.T. Zhu, T.G. Langdon, R.Z. Valiev, S.L. Semiatin, D.H. Shin, and T.C. Lowe), TMS (The Minerals, Metals & Materials Society), 2004, p. 686.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2015)
  • Башкортстан комсомолы премиясе (1977)
  • Германиянең Гумбольдт исемендәге фонд премиясе (ике тапкыр: 2001, 2007).
  • 3-нче Мәскәү халыкара инновацияләр һәм инвестицияләр салонының алтын медале (2002).
  • Материаллар гыйлеме өлкәсендә 2011 елгы Блез Паскаль исемендәге медаль[2].

Аурупа фәннәр академиясе әгъзасы, РФФМ һәм Elsevier «Scopus Award Russia 2011» дипломы белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр

  1. Ватандаш / Соотечественник / Compatriot. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2013. Архивировано 5 февраль 2013 года.архив күчермәсе, Archived from the original on 2014-02-21, retrieved 2022-05-10 
  2. Проф. Руслан Зуфарович Валиев. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2014. Архивировано 27 гыйнвар 2014 года.(рус.). 17 февраль 2014 тикшерелгән.

Әдәбият

  • Гл. ред. М.А. Ильгамов. . — ISBN 5-88185-062-9.
  • S. Reins. .