Руслан Габбәсов
Руслан Салават улы Габбәсов (Гаппасов[1], баш. Руслан Салауат улы Ғәббәсов; 1979 елның 18 июле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Ишембай) — милләтче, башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе. Башкортстанда татар теленә рәсми статус бирелүгә кискен каршы чыга. «Башкорт милли сәяси үзәге» лидеры һәм нигезләүчесе. Чит ил агенты дип таныла[2].
Тәрҗемәи хәле
Руслан Габбәсов 1979 елда Ишембайда туа[3].
2011 елда башкорт милли хәрәкәте активисты була, «Күк бүре» башкорт хокук яклау хәрәкәтенә керә, оешманың рәис урынбасары итеп сайлана.
2014 елда фикердәшләре белән бергә «Башкорт» иҗтимагый оешмасын оештыра, соңрак ул экстремистик дип таныла һәм Россиядә тыела. Бу оешмада Руслан 2020 елга кадәр рәис урынбасары вазифасын башкара[3].
2017 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый[3].
2021 елда Литвада сәяси сыену ала[4]. 2022 елда Башкорт милли сәяси үзәген оештыра[3].
Искәрмәләр
- ↑ Никулина, Ксения Руслан Габбасов [неопр.]. Список иноагентов РФ (8 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2023.
- ↑ Лидера запрещенной организации из Башкирии признали иностранным агентом (рус.). ufa1.ru - новости Уфы (22 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2023.
- ↑ 1 2 3 4 Руслан Габбасов: "Вижу себя представителем башкирского национального движения в эмиграции" (рус.). RFE/RL (7 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2023.
- ↑ Дарья Кучеренко. Националист пришел в Европу (рус.). Коммерсантъ. www.kommersant.ru (7 декабрь 2021).