Рус Сәрдәсе
Рус Сәрдәсе (рус. Русская Серда) — Татарстан АССРның Питрәч районы территориясендәге 1970 елларда юкка чыккан торак пункт (авыл)[1][2].
Географик урыны
Авыл Мишә елгасы буенда, Нугай сәүдә юлында, Лаеш шәһәреннән — 40 чакрым, волость идарәсеннән (Казиле авылы) — 5 чакрым ераклыкта урнаша[3]. Хәзерге вакытта элеккеге авыл территориясе Татарстан Республикасы Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегенә карый[4].
Кайбер хезмәтләрдә авылның хәзерге Лаеш районы территориясендә, Чүриле тимер юл станциясеннән — 38 чакрым, Балык Бистәсе пристаненнән 27 чакрым ераклыкта урнашкан булуы күрсәтелә[1][5].
Административ-территориаль буйсынуы
Инкыйлабка кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казиле волостена карый[3]. 1930 елдан Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авыл советы составына керә. 1960–1970 елларда «колхозларны эреләндерү» сәясәте һәм халыкның шәһәргә күпләп күченүе сәбәпле юкка чыга[2].
Авыл тарихы
Элек Рус Сәрдәсе авылы Түбән Сәрдә һәм Преображенское буларак та билгеле була[3].
Авылның исеме (атамасында «сәрдә» сүзе булган башка торак пунктларныкы кебек үк) татарча «сәрдә» — үлән атамасыннан килеп чыккан[6].
Түбән Сәрдә, Преображенское (1059). Авыл Мишә елгасы буенда, Нугай сәүдә юлында урнашкан. Шәһәрдән 40 чакрым, волость идарәсенә кадәр 5 чакрым ераклыкта. [...] Чиркәүнең көньяк ягында, чокыр артында, алпавыт Суворовка караган сөрүлек җирендә, чиркәүдән 150 сажин чамасы ераклыкта татар язулы кабер ташы сакланган. Таш вертикаль рәвештә куелган. Аның биеклеге 1 аршин 3 вершок, киңлеге 13 вершок. Андагы татар язуы ачык күренә, ләкин ул шулкадәр җилдән ашалган һәм тузган ки, хәтта белгечләр дә аны укый алмый диярлек. Якында шундый ук икенче таш та була, ләкин 1886 елда аның урынында кечкенә ватыклар гына кала.
1850 нче елларда Түбән Сәрдәдә алпавыт Михаил Иванович Мельников төзегән салат һәм кирпеч заводлары эшли[3].
Авыл 1960–1970 еллардагы «колхозларны эреләндерү» сәясәте һәм халыкның шәһәргә күчүе сәбәпле яшәүдән туктый[2].
Халкы һәм хуҗалык рәвеше
1861 елгы Крестьян реформасына кадәр Түбән Сәрдә халкы статский советник Михаил Иванович Мельниковка («за ним в с. Нижняя Серда Лаишевского у. 126 душ крестьян и 890 дес. земли») һәм майорша Фиона Матвеевна Суворовага караган алпавыт крестьяннары категориясенә керә[3].
Крестьяннар азат ителгәч, авыл икегә — «Мельников» һәм «Суворов» җәмгыятьләренә бүленә. Беренче җәмгыять крестьяннарының җир биләмәсе — 117 дисәтинә, икенчесенеке — 37 дисәтинә тәшкил итә.
XIX гасыр азагында халык игенчелек, төрле кәсепләр (тимерчелек, мичкә ясау, тегүчелек) белән шөгыльләнә[3].
1893 елгы мәгълүматлар буенча, Түбән Сыргада 53 хуҗалык исәпләнгән, аларда 189 ир-ат һәм 192 хатын-кыз яшәгән. Милләт буенча — руслар[3],1930 елда 409 кеше исәпләнә[7].
1930 нчы елларга авыл колхозлаша, 1950 елга кадәр биредә «Красный Маевец» колхозы эшли, соңрак ул күрше-тирә колхозлар белән «Заря» исеме астында берләшә[8].
Чиркәү приходы
1744 елда Түбән Сәрдәдә Параскева Пятница хөрмәтенә приделы булган Преображение Господне таш чиркәве төзелә, төзелеш эшләре приход халкы акчасына башкарыла[9][10]. 1882—1910 елларда Казан мещаны Анастасия Васильевна Анастасьева хисабына Изге бөек газап чигүче София хөрмәтенә көньяк придел эшләнә[9][10].
Төп күләме — дүртлеккә утыртылган сигезлек, трапезная өлеше яруслы чаң манарасы белән бербөтен. Бина — барокко стилендәге тыйнак бизәкле традицион архитектура истәлеге. Совет чорында ябыла, хәзерге вакытта ташландык хәлдә.
Чиркәү коймасы янында түбәндәге кешеләрнең каберләрендә таш һәйкәлләр бар: 1) отставкадагы прапорщик Иван Иванович Козлянинов, 1782 елда вафат; 2) коллежский асессор Иван Данилович Хвостов, 1810 елда вафат; 3) Александра Ивановна Каменовская, 1862 елда вафат.— Износков И. А. Список населённых мест Казанской губернии, с кратким описанием их. Лаишевский уезд // Выпуск 1-й. — Казань: Типография Губернского Правления, 1893. — С. 93.
1893 елгы мәгълүматлар буенча, «Сәрдә приходы»на Түбән Сәрдә (Преображенское) авылы һәм Лаеш өязенең дүрт авылы кергән: өчесе — Казиле волостеннан Әтрәч, Көлкәмәр, Керәшен (Югары) Сәрдә һәм берсе — Пановка волостеннан (Кибәч (Кибечь-Ковали). Барлыгы приходта 1144 ир-ат, 1253 хатын-кыз исәпләнгән. Милли составлары буенча алар арасында керәшеннәр күпчелекне тәшкил иткән (897 ир-ат һәм 1013 хатын-кыз), урыслар — 247 ир-ат һәм 240 хатын-кыз булган.
Хәзерге торышы
Авылда туган билгеле шәхесләр
Түбән (Рус) Сәрдәсе авылында танылган земство эшлеклесе, Казан губернасыннан Россия империясенең III Дәүләт Думасы әгъзасы, ак эмигрант Николай Александрович Мельников (1872—1951) туган[12][13], ул үзенең «19 лет на земской службе» дигән автобиографик очеркында бу хакта берничә тапкыр искә ала[14].
Мин 1872 елның 15 октябрендә Казан губернасы Лаеш өязенең Преображенское, ягъни Түбән Сәрдә авылы янындагы нәсел утарыбызда туганмын. Монда мин ун яшемә кадәр, гимназиягә биргәнче, беркая китмичә яшәдем. Шуннан соң барлык кышларны Казанда үткәрергә туры килде.
— Мельников Н. А. 19 лет на земской службе (автобиографический очерк и воспоминания)
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Р.В.Шайдуллин, Б.И.Сибгатов, Л.М.Сахавова. Исчезнувшие населённые пункты Республики Татарстан. — Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. — С. 217. — ISBN ISBN 978-5-902375-13-5.
- ↑ 1 2 3 Дмитрий Русин. Об одном православном народе… (25 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Износков И. А. Список населённых мест Казанской губернии, с кратким описанием их. Лаишевский уезд. — 1 нче чыгарылыш. — Казан: Губерна идарәсе типографиясе, 1893. — С. 93.
- ↑ 1 2 Церковь Преображения Господня (Русская Серда) (рус.). Азбука веры. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Рус Сәрдәсе (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2026.
- ↑ Износков И. А. Список населённых мест Казанской губернии, с кратким описанием их. Лаишевский уезд. — Выпуск 1-й. — Казань: Типография Губернского Правления, 1893. — С. 92.
- ↑ Исчезнувшие населённые пункты Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2020.
- ↑ Авылыбыз колхозлашу чорында — lektsiopedia. lektsiopedia.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2026.
- ↑ 1 2 Церковь Преображения Господня в Русской Серде (рус.). Храмы России (19 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ 1 2 Церковь Преображения Господня в селе Преображенское (Нижняя Серда, Русская Серда) (рус.). НашиПредки. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Десять церквей в Пестречинском районе признают культурным наследием (рус.). Лента новостей Татарстана (6 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Мельников Николай Александрович (рус.). Дом-музей Марины Цветаевой. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Мельников Николай Александрович (рус.). Чувашская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Мельников Н. А. 19 лет на земской службе (автобиографический очерк и воспоминания) (рус.). Фундаментальная электронная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.