Рәисә Сәйфуллина
Рәйсә Гариф кызы Сәйфуллина (рус. Райса Гарифовна Сайфуллина; 1932, Бишкурай, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 11 октябрь 2013, Уфа, Башкортстан, Россия) — СССР театр актрисасы. 1953 елдан — СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. 1952—1968 һәм 1992—1999 елларда Салават башкорт дәүләт драма театрының, 1968—1990 елларда Башкорт дәүләт академия драма театрының актрисасы, бер үк вакытта 1973—1988 елларда Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте мәдәният сараеның башкорт халык театры җитәкчесе. Башкорт АССРның халык артисты (1986).
Тәрҗемәи хәле
1931 елның 6 декабрендә Башкорт АССРның Туймазы районы, Бишкурай авылында туа. 1949 елда театр училищесына укырга керә, анда ике ай укыганнан соң, шунда ук икенче курска күчерелә. Училищеда булачак ире белән таныша.
Иҗади эшчәнлеген 1952 елда Авыргазы колхоз-совхоз театрында (хәзерге Салават башкорт дәүләт драма театры) башлый.
1968 елга кадәр Рәйсә Сәйфуллина Салават театрында уйный, жанры һәм тематикасы төрле булган спектакльләрдә дистәләгән роль башкара.
1969 елдан 1990 елга кадәр ул Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында эшли, биредә берничә спектакльдә ана образын башкара. Үткен характерлы рольләрне дә, фаҗигале характердагы образларны да уйный.
1992 елда ире белән кире Салават театрына кайта. 1994 елда Салават шәһәренең елның иң яхшы актрисасы дип таныла. «Театр язы-95» фестивалендә «Икенче пландагы иң яхшы роль өчен» (Ф. Бүләковның «Таштугай» спектаклендәге Галия роле өчен) премиясенә лаек була.
«Театр язы-95» фестивалендә «Хатын-кыз роле» номинациясендә иң яхшы актриса дип таныла (Люси Купер, В. Дельмарның «Аннары — тынлык» әсәре).
Спектакльләрдәге рольләре
- Галиябану — «Галиябану», М. Фәйзи;
- Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл», К. Тинчурин;
- Гөлчәһрә — «Аршин мал алан», Г. Хаҗибәков;
- Гайния — «Утлы өермә», Ә. Мирзаһитов;
- Нюра — «Туй көнендә», В. Розов;
- Зөлхәбирә — «Айгөл иле», М. Кәрим;
- Әклимә — «Әбиләр кияүгә чыга», «Бабай урлау», Ф. Бүләков;
- Галия — «Таштугай», Ф. Бүләков;
- Люси Купер — «Аннары — тынлык», В. Дельмар;
- Миләүшә — «Хушыгыз», Т. Миңнуллин;
- Галия — «Хушлашу чәчәге — ярангөл», Ф. Бүләков.
- Полина — «Трибунал», А. Макаёнок;
- Хәзинә — «Балакайларым», Ә. Атнабаев;
- Арина — «Айсылуның айлы кичләре», И. Абдуллин;
- Олы инәй — «Язмышлардан узмыш бар», М. Кәрим;
- Ульяна — «Ата йорты», А. Коломиец;
- Ганна — «Кич», А. Дударев.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкорт АССРның атказанган артисты (1968);
- Башкорт АССРның халык артисты (1986).
Гаиләсе
Ире — Вәзих Сәйфуллин (1929—2002), актер, драматург, режиссер. Россия Федерациясенең (1994) һәм Башкорт АССРның (1974) атказанган сәнгать эшлеклесе (1953)[1].
Искәрмәләр
- ↑ В Салавате прошёл вечер памяти заслуженного деятеля искусств РФ и РБ Вазиха Сайфуллина. kulturarb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
Сылтамалар
- Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. [Тикшерелгән 3 декабрь 2021]
- СәйфуллинА Рәйсә Ғариф ҡыҙы
- Йондоҙҙар беҙҙең менән ҡала. Хатта мәңгелеккә киткәндә лә… 2017 елның 13 февраль көнендә архивланган.