Рәис Сабиров

Рәис Сабиров (Рәис Мәрдан улы Сабиров, — ) — журналист, публицист, ТАССРның (1977) һәм РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1988).

1949-1952 елларда «Яшь сталинчы» гәҗитендә: тәрҗемәче, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары. 1953-1954 елларда СБКФнең Татарстан өлкә комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге инструкторы. 1958-1983 елларда «Правда» гәҗитенең Татарстан һәм Мари АССРларындагы үз хәбәрчесе. 1983-1990 елларда «Социалистик Татарстан» гәҗитенең баш мөхәррире, бер үк вакытта (1983-1984) ТАССР Журналистлар берлеге рәисе. 1990-1994 елларда ТР МКның баш референты. Михаил Стелмахның «Кеше каны җирдә ятмас» романын, Сабит Мокановның «Тормыш мәктәбе» повестен, Владимир Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.[1] Х. Ямашев исемендәге ТАССР Журналистлар берлеге премисе иясе (1971), ТАССР Югары Шурасы депутаты (1985-1990).[2]

Искәрмәләр

  1. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 5. Р — Т
  2. http://www.millattashlar.ru/index.php/Сабиров_Раис_Марданович