Татарстан яшьләре (газета)
«Татарстан яшьләре» (рус. «Молодёжь Татарстана») — 1920—2025 елларда татар телендә чыккан иҗтимагый-сәяси газета[1].
Исемнәр
| Исем | Еллар | |
|---|---|---|
| Төп нөсхәдә | Хәзерге кирилл имләсендә | |
| قزل يەشلەر | Кызыл яшьләр | 1920-1938 |
| Qzьl JэşlэR | ||
| Яшь сталинчы | Яшь сталинчы | 1938-1942,
1949—1956 |
| Татарстан яшьләре | Татарстан яшьләре | 1956 елдан алып |
Тарих
1920—1930 еллар
Газета 1920 елның 22 гыйнварыннан Казанда татар телендә нәшер ителә башлый. Оештыручылары — Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы, «Татарстан яшьләре» плюс" нәшрият йорты коллективы[2]. Басманың беренче елларында аның тематик юнәлешен һәм иҗади йөзен билгеләүгә З. Бәширова, И. Гази, З. Зәмирова, С. Фәхриев, Ш. Фәхретдинов, Т. Ченәкәй (Т. Гыйззәтуллин) зур өлеш кертәләр.
1920—1938 елларда «Кызыл яшьләр», 1938—1956 елларда «Яшь сталинчы» исемнәре белән чыга[3].
1920—1930 елларда газета гражданнар сугышы шартларында яшьләрнең фронттагы һәм тылдагы роле, халык хуҗалыгын торгызу, ачлык һәм җимереклекләргә каршы көрәш турында яза. Беренче бишьеллыклар чорында комсомол ячейкаларының эшчәнлеге, яшь эшчеләр һәм батракларның көнкүреше, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру, мәдәният һәм мәгариф үсеше темалары төп урынны ала. Наданлыкка каршы көрәш, татар кызларын җәмәгать тормышына җәлеп итү, дингә каршы пропаганда да газетаның мөһим юнәлешләре була[4].
1923 елда газета «Яшь инкыйлабчы җырлары» җыентыгын бастыра. Шулай ук газета түбәндәге кушымталарны чыгара:
- «Яшь хәбәрчеләр авазы» (3 сан) — 1928—1929;
- «Кызыл яшьләр» Бөреле совхозында — 1932;
- «Кызыл яшьләр» чәчүдә — 1932.
Газета әдәби мәйданчык буларак та зур роль уйный: анда яшь эшче һәм крестьяннарның беренче иҗат үрнәкләре басыла. Газетада Ф. Кәрим, Һ. Такташ, Г. Минский кебек язучылар эшли, Ф. Хөсни, Г. Кутуй, Ә. Еникинең беренче әсәрләре «Татарстан яшьләре» газетасында дөнья күрә[4].
Репрессияләр газета хезмәткәрләренә дә кагыла. Шул сәбәпле күп хезмәткәрләр ике-өч ай гына эшләп кала, елына дүртәр-бишәр мөхәррир алмашына.
1942 елның 24 мартында сугыш шартлары сәбәпле басылу туктатыла[4].
1940—1980 еллар
1949 елда газета яңадан чыга башлый. Редакциядә Г. Хуҗи, Г. Насрый, Ш. Мөдәррис, С. Урайский кебек журналистлар эшли башлый, газета белән И. Беляев, Г. Сәгыйдуллин, М. Садри, Җ. Фәйзи, Н. Дәүли, М. Ногман, Г. Латыйп кебек авторлар даими хезмәттәшлек итә. 1956 елдан басма «Татарстан яшьләре» исемен ала, форматы зурая, тиражы 15 мең данәгә кадәр җитә[4].
Әлеге чорда газета битләрендә комсомолларның халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерүдә катнашуы, Татарстанда нефть чыганакларын үзләштерү, беренче комсомол-яшьләр бригадаларының хезмәте һәм көнкүреше киң яктыртыла. Социалистик ярыш, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать үсеше темалары төп урынны ала. Газетада коммунистик идеологияне пропагандалау, яшьләрне хезмәткә, белем алуга һәм фәнни-техник прогресска җәлеп итү мәсьәләләре күтәрелә. Вакыт узу белән җитештерү һәм сәяси темалар белән беррәттән социаль проблемаларга, яшь кешенең рухи дөньясына багышланган очерклар урын ала[4].
1965 елда хатлар бүлеге мөдире Суфия Әхмәтова «Сердәш» сәхифәсен ача. Монда укучылар серләре белән бүлешеп, киңәш сорап, хат язалар. Сәхифәнең үсүенә Суфия Әхмәтова белән беррәттән Рина Зарипова зур өлеш кертә. «Сердәш» укучылар арасында зур популярлык казана[5].
1974 елда төрле башка басмалар белән беррәттән газета Декабристлар урамында яңа төзелгән бинага күченә.
Үзгәртеп кору елларында укучыларның газета белән кызыксынуы шактый арта: тираж 85 меңнән 285 мең данәгә җитә[6].
1960—1980 елларда газета каршында әдәби берләшмә эшли. Бу вакытта басма яшь язучылар һәм журналистларга әдәбятта беренче адымнарын ясарга ярдәм итә. Мәсәлән, 1987—1989 елларда «Татарстан яшьләрендә» булачак язучы Ркаил Зәйдулла эшли[7].
1990 нчы еллар
1990 елларда газета аеруча популяр була: аның битләрендә иҗтимагый, мәдәни һәм социаль темалар яктыртыла. Әлеге чорда «Татарстан яшьләре» республикада иң күп тиражлы һәм иң укыла торган татар телле вакытлы матбугат басмаларының берсе булып кала. Кайбер мәгълүматларга караганда, газета тиражы 300 мең данәгә җитә[8].
1990-2017 елның июленә кадәр газетаның баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев була[9]. Коллегалары искә төшерүенчә, Шәрәфиев укучылар өчен аңлаешлы телдә язуны максат итеп куя, газетаның бизәлешен үзгәртә, яшь журналистларны җәлеп итә[10]. Шул исәптән язучы Равил Сабирның иҗат юлы «Татарстан яшьләрендә» башлана, ул газетада 1992—1995 елларда эшли. Шулай ук газетада Газинур Морат, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт Хәким кебек авторлар бастырыла. Җырчы Илсөя Бәдретдинова, аның ире Илфак Шиһапов та, журналист булып, "Татарстан яшьләре"ндә эшли[5].
2010—2020 еллар
2017 елның июленнән баш мөхәррир булып Атлас Гафиятов эшли.
Бу чорда газетаны күбрәк урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр укый. Әкренләп газета элеккеге популярлыгын югалта. 2017 елның августында газетаның тиражы 8 430 данә тәшкил итә. 2025 елның декабрендә тираж 3,6 мең данәгә кадәр әзәя[11], шул сәбәпле газета материаль авырлыклар кичерә. «Татарстан яшьләренә» «Татмедиа» структурасына керергә тәкъдим ителә, ләкин газета коллективы ризалашмый[12].
Баш мөхәррирләр
1920 елдан «Татарстан яшләре» газетында 40 тан артык мөхәррир эшли. Алар арасында:
- Гобәйдулла Кушаев (1920—1922);
- Мөхәммәт Парсин (1922 елдан);
- Вәли Шәфигуллин;
- Шакир Рәмзи;
- С. Фәхреев;
- Л. Гомәров;
- Ш. Фәхретдинов;
- Ф. Мөбәрәкшин;
- Б. Корбанов (1928—1929)[13];
- И. Гази (1929);
- Х. Бәдри;
- Р. Хәмиди;
- Х. Исмай;
- Г. Дәүләтшин;
- Я. Насыйров;
- Г. Хуҗи (1949—1954)[14]
- Р. Тимергалин;
- И. Беляев (1958—1959);
- М. Хәсәнов (1959, 8 ай);
- Б. Камалов (1959—1962)[15];
- Ш. Зәбиров (1963—1965)[16];
- С. Гарипов (1965—1973);
- Җ. Кәлимуллин (1973-?);
- И. Әхмәтҗанов (1978—1982)[17];
- Х. Әшрәфҗанов (1982—1985);
- Х. Гайнуллин (1985—1990);
- И. Шәрәфиев (1990—2017);
- А. Гафиятов (2017—2025).
Газетаның ябылуы
2025 ноябрендә «Татарстан яшьләренең» баш битендә «Саубуллашу сүзе» исемле мәкалә чыга. Ул болай дип башлана:
| Хөрмәтле укучыларыбыз! Әлеге хатны без инде күптән язарга җыенган идек. Ләкин, болай була алмый, болай булырга тиеш түгел дип, үз хәлебезгә үзебез ышанмый тордык, шуңа «Татарстан яшьләре» газетасы ябыла дип язарга кул бармады, күңел тартмады. Әмма, ни кызганыч, бүген без шулай дип язарга мәҗбүрбез. Киләсе 2026 елдан «Татарстан яшьләре» газетасы чыкмый. Сәбәбе: редакциянең матди мөмкинлеге юк[18]. |
Баш мөхәррир Атлас Гафиятов сүзләренчә, аренда түләүләре, типография чыгымнары да арта, ә тираж кими, редакция хезмәткәрләре берничә ай хезмәт хакы алмый, шуңа күрә газетаны ябарга туры килә. Шулай ук Гафиятов әйтүенчә, ул Татарстан хөкүмәтенә материаль ярдәм сорап мөрәҗагать итә, ләкин нәтиҗәсе булмый[5].
Шул ук вакытта кайбер журналистлар «Татарстан яшьләренең» соңгы елларда яшь кадрларны җәлет итмәвенә, реклама контрактлары төземәвенә, социаль челтәрләр алып бармавына игътибар итә[19].
2025 елдан «Татарстан яшьләре» газетасы чыгудан туктый[11].
Әһәмияте
«Татарстан яшьләре» республикада татар телле яшьләр матбугатының формалашуында һәм үсешендә мөһим роль уйный. Газета озак еллар дәвамында яшь буынның иҗтимагый фикерен чагылдыра, милли үзаңны ныгытуга, татар телен һәм мәдәниятен саклауга хезмәт итә, шулай ук яшь журналистлар, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре өчен иҗади мәйдан һәм мәктәп булып тора.
Әдәбият
- Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание / Сост. и науч. ред. Р. А. Айнутдинов, З. З. Гилазев. — Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017. — 200 с.
Искәрмәләр
- ↑ 105-летняя газета «Татарстан яшьләре» закрывается: «Газета, которая поднялась с народом». milliard.tatar (15 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
- ↑ 105-летие газеты «Татарстан яшьләре». Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Газете "Татарстан яшьлэре" 105 лет. Инфо-Ислам (25 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Айнетдинов Р. А. Татарстан яшьләре. Tatarica. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 105 еллык «Татарстан яшьләре» газетасы ябыла: «Ил белән күтәрелгән халык газетасы иде». Интертат. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Гайнуллин Хәлим. Матбугат.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. «Белеп торсыннар!»: Язучылар берлеге корылтае алдыннан Ркаил Зәйдулла белән интервью. Интертат - татарча яңалыклар (25 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Яшьләр матбугатының инкыйразы милләткә дә күчмәсме? Бөтендөнья татар конгрессы (31 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Шәрәфиев Исмәгыйль Сәлман улы. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ «Исмагил Шарафиев требовал, чтобы мы писали в “Татарстан яшьләре” на доступном языке и без воды». Миллиард.татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Газета «Татарстан яшьләре» с 105-летней историей прекратила свое существование. БИЗНЕС Online (27 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Илдар Гыйльметдинов «Татарстан яшьләре»н «Татмедиа»га бирү тәкъдиме белән чыкты. Татар-информ (11 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Р.М. Нуруллина. Курбанов Бари (Габделбари) Шагивалеевич. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Хузеев Гали Хузеевич. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Камалов Барлас Хамитович. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Забиров Миншаех Харисович. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2020.
- ↑ Әхмәтҗанов Ислам. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Закрывается газета «Татарстан яшьләре», ее первый номер увидел свет в 1920 году. БИЗНЕС Online (8 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Рәсим Хаҗиев. «Татарстан яшьләре»н күз алдында үтерәләр бит, пычаксыз суялар». Интертат - татарча яңалыклар (4 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.