Рәмзиә Тарсинова

Рәмзиә Усеин кызы Тарсинова (кырымтат. Remziye Üsein qızı Tarsinova, Ремзие Усеин къызы Тарсинова; 1926 елның 9 декабре, Симферополь2021 елның 7 апреле, Кырым) — Совет, таҗик, кырымтатар һәм украин биючесе, балетмейстер. «Хайтарма» ансамбленең сәнгать җитәкчесе (1992—2016). Таҗикстан ССРның халык артисты (1983). Украинаның атказанган артисты (2020).

Тәрҗемәи хәле

Рәмзиә Тарсинова 1926 елның 9 декабрендә Симферопольдә туа. Әтисе — биюче һәм балетмейстер Усеин Баккал (1897—1973)[1]. Әнисе — пианочы Зоре Измайлова. Апалары — Пакизә, Тамилла һәм Рушена[2].

Бию белән биш яшьтә шөгыльләнә башлаган. В. Харченкода Симферопольнең балалар бию студиясендә укыган[3]. Симферополь балет студиясен тәмамлаган. Педагог — Константин Семенович Бек[4]. 1944 елда Кырым татарлары сөргене вакытында гаилә Таҗикстан ССРна җибәрелә. 1947—1960 елларда — Ленинабадта А. Пушкин исемендәге музыка-драма театрында эшли, анда аның әтисе баш балетмейстер булып эшләгән. Башта солист, аннары баш балетмейстер була[5]. «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Фәрхәд вә Ширин», «Камол Хучанди», «Югалган ханым» спектакльләренә биюләр куйган.

1975 елда кырымтатар «Хайтарма» ансамбле өчен бию программалары оештыра башлый. 1980 елгы җәйге Олимпия уеннарын ачу тантанасында 250 кешедән торган коллектив составында чыгыш ясаган[5].

1989 елда Кырымга кайта. «Къырым» кырымтатар театры һәм ансамбле өчен биюләр куя башлый. 1992 елдан — Кырым дәүләт филармониясенең Евпатория бүлеге каршындагы «Хайтарма» ансамбленең сәнгать җитәкчесе һәм балетмейстеры. 2016 елның июнендә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе вазыйфасыннан азат ителә[6]. Аның соңгы куелышы «Бакчасарай-Хансарай» вокаль-хореографик композициясе була[7].

«Тормыш буенча бию белән» китабы авторы (2018)[8]

2021 елның 7 апрелендә Кырымда вафат була[9]. Әбдәл зиратында җирләнгән[9].

Бүләкләр

  • Украинаның атказанган артисты (2020 елның 21 августы) — дәүләт төзелешенә, Украинаның социаль-икътисади, фәнни-техник, мәдәни-мәгариф үсешенә зур өлеш керткән өчен, саллы хезмәт казанышлары һәм югары профессиональлек өчен[10].
  • Таҗикстан ССРның атказанган артисты (1961);
  • Таҗикстан ССРның халык артисты (1983);
  • Таҗикстан Югары Советының мактау грамотасы (1963 һәм 1970)[11];
  • «Сәнгать отличнигы» медале (1977);
  • «Хезмәт ветераны» медале (1977);
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2017 елның 6 марты, Кырым)[12];
  • Кырым Дәүләт премиясе лауреаты (1996);
  • «Олимп-80» мактау грамотасы (1980);
  • Кырым Югары Радасының мактау грамотасы (2000);
  • ССРБ Мәдәният министрлыгының «актив эш өчен» билгесе

Шәхси тормыш

Кызы — Гөлнара Гуденко[9].

Әдәбият

  • Алифер Т. Ремзие Баккал: балетмейстер, педагог, заботливая мать, любящая бабушка / Т. Алифер // Голос Крыма. — 2001 — 14 дек. — С. 8.
  • Алядинова Л. Жизнь артистки усыпана розами с острыми шипами / Л. Алядинова // Голос Крыма. — 2011. — 23 дек. — С. 1, 4
  • «Bakkal yıldızı…» = «Звезда Баккал…» // Qırımnıñ sadıq qızları = Верные дочери Крыма/ L. Halilova, L. Cemileva. — Agmescit, 2004. — С. 162—170
  • Балетмейстер крымскотатарского театра // Дух личности вечен…:(Пятьсот личностей Крыма). — Симфереполь, 2000/2001. — С. 163.
  • Меджитова М. Даа ойнар эдим… Ремзіє Бакъкъалнынъ омюри ве яратыджылыгъы акъкъында // ЯД, 6 декабря 1996.;
  • Ваит Ф. Вся жизнь — в танце // ГК. 1994, 9 сент.
  • Сеитосманов А. Секрет прост: не падать духом // ГК. 1995, 9 июня.

Искәрмәләр

  1. 90 лет со дня рождения Ремзие Баккал (1926), балетмейстера. Республиканская крымскотатарская библиотека им. И. Гаспринского (28 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2020.
  2. Усеинова Гульнара. Усеин Баккал – основоположник крымскотатарской танцевальной школы. Голос Крыма (21 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2020.
  3. Баккал-Тарсинова Ремзіє | Енциклопедія Сучасної України. esu.com.ua. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2020.
  4. 75 лет в танце, вся жизнь в труде. www.qirimbirligi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2020.(үле сылтама)
  5. 1 2 День крымскотатарской письменности и культуры. Республиканская крымскотатарская библиотека им. И. Гаспринского (7 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2020.
  6. В Крыму уволили часть артистов ансамбля "Хайтарма". LB.ua (17 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2020.
  7. Крымскотатарскому хореографу Ремзие Баккал не дали доработать до юбилея. avdet.org (10 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2020.
  8. Ваапова Заррина. Ремзие Баккал : "С танцем по жизни". Crimeantatars.club (7 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2020.
  9. 1 2 3 YouTube сайтында На 95-м году ушла из жизни легендарная артистка Ремзие Баккал. Millet Channel
  10. УКАЗ ПРЕЗИДЕНТА УКРАЇНИ № 335/2020
  11. Евпаторийская здравница - Номинанты общегородского конкурса «Общественное признание-2013» (Часть 1). arch.e-zdravnitsa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2020.
  12. Государственный Совет Республики Крым - Государственные награды РК, премии, гранты - Государственные награды Республики Крым - Медаль «За доблестный труд» - Список награжденных медалью "За доблестный труд". crimea.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2020.

Тема буенча өстәмә