Рәфига Усманова
Усманова Рәфига Карам кызы (7 сентябрь 1954 ел) — татар шагыйрәсе һәм язучысы, журналист, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2004). Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы (1997).
Тәрҗемәи хәле
Рәфига Карам кызы Усманова 1954 елның 7 сентябрендә Башкорт АССРы Борай районының Бостанай дигән татар авылында туган. Туган авылында татар теле укытучысы Әйсә Нурова оештырган «Яшь иҗатчы» түгәрәгендә башлангыч каләм шомарту алымнарына төшенгән. Башкортстан һәм Татарстанда чыгучы гәзит-журналларга шигырьләр, төрле мәкаләләр, сурәтләмәләр җибәрә.
- 1980 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
- 1990-2001 елларда Краснокама районы «Кама таңнары» гәзите редакциясендә хәбәрче, бүлек мөдире һәм мөхәррир урынбасары.
- 2001-2003 елларда Башкортстанның «Кызыл таң» татар иҗтимагый гәзитенең үз хәбәрчесе.
Китаплары
- Балачак диңгезе: Шигырлар. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияте, 1988. — бит.
Тышкы сылтамалар
Мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2004).
Чыганаклар
- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 [рус.]
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. [рус.]