Рәфәгать Хәбибуллин

Рәфәгать Мансур улы Хәбибуллин (28 март 1965, Вязгай, Ульяновск өлкәсе — 8 июль 2016, Palmira, Хомс (мухафаза)[d]) — хәрби очучы-снайпер, РФ Көньяк хәрби округы армия авиациясенең 55нче аерым боралак полкы командиры, полковник (2009), РФ Герое (вафатыннан соң, 2016 елның 28 июле)[1].

Һәлак булу вакытына кадәр 3300 сәгатьтән артык очыш ясаган булган, шуларның 2800дән артыгы — хәрби бурычларны үтәү өчен ясалган. 2000нән артык кораллы очыш ясый. Ике Чечен, осетин-ингуш, Көньяк Осетиядәге (2008) сугышларда катнашкан[2].

Тәрҗемәи хәле

1965 елның 28 мартында Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районы Вязгай авылында совхоз хезмәткәрләре гаиләсендә туган. Бертуган абыйлары авылда төпләнеп калган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Р. Хәбибуллин очучы булырга карар кыла. Качинск югары хәрби авиация очучылар училищесына  [рус.] укырга керергә бара, очучылыкка сәламәтлеге буенча узмый. Рязань югары һава-десант команда училищесына  [рус.] укырга керергә карар итә, тик анда да конкурс буенча уза алмый.

Көзен Совет Армиясенә алына һәм Үзәк гаскәрләр төркеменә, Чехословакиянең Зволен шәһәренә 30нчы гвардия мотоукчы Иркутск-Пинск дивизиясенә хәрби хезмәт үтәргә җибәрелә. Хәрби хезмәтне 1983—1984 елларда зенит-ракета полкы разведкасында рядовой буларак уза. Ел ярымнан соң, Р. Хәбибуллин аны Сызрань югары хәрби авиация очучылар училищесына җибәрү үтенече белән рапорт бирә һәм тиздән аның үтенече канәгатьләндерелә.

1988 елда училищены тәмамлагач, лейтенант дәрәҗәсендә Рәфәгать Хәбибуллин Краснодар краеның Кореновск шәһәре янында аэродромда урнашкан 55нче Севастополь боралак полкына хезмәт итү өчен җибәрелә.

1992 елның көзендә Р. Хәбибуллин осетин-ингуш низагында  [рус.] катнаша. 1993—1994 елларда Грузия-Абхазия конфликты  [ингл.] зонасындагы хәрби хәрәкәтләргә командировкага җибәрелә.

1994 елда Беренче чечен сугышында катнаша, авыр яралана. Сигез ай дәвамында госпитальләрдә була, табиб-очу комиссиясеннән соң капитан Хәбибуллин сафка баса. 1996 ел ахырына кадәр Чечен Республикасы территориясендә сугышчан бурычларны үти, аннары Грузия-Абхазия конфликты зонасында тынычлыкны саклауда катнаша.

1999 елда Икенче чечен сугышында катнаша, майор исемен ала.

2005 елда Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен  [рус.] тәмамлый[3].

Чечен сугышы тәмамланганнан соң, 2008 елның җәенә кадәр Рәфәгать Хәбибуллин Россия армиясендә хезмәт итүен дәвам итә, Чечен Республикасында Ханкала  [рус.] аэродромында аерым боралак полкы командиры вазыйфаларын башкара.

2008 елның августында Грузия-Көньяк Осетия кораллы низагында катнаша, подполковник дәрәҗәсе ала.

2009 елның августында, аерым боралак полкы һәм һөҗүм итү авиация полкы базасында 1нче категорияле Будённовск авиация базасы төзелгәч, полковник Рәфәгать Мәхмүт улы Хәбибуллин авиация базасының очучылар әзерләү буенча командир урынбасары була.

undefined

2012 елда, армия авиациясенең 393нче Севастополь авиация базасы командиры буларак, полковник Хәбибуллин Рәфәгать Мәхмүт улы РФ Президенты кулыннан Кутузов ордены  [рус.] ала. Әлеге орден белән хәрби база «командованиенең хәрби биремнәрен уңышлы үтәгән һәм шәхси состав белән күрсәткән батырлык өчен» бүләкләнгән.

Көньяк хәрби бүлгенең 55 нче аерым боралак полкы командиры полковник Р. М. Хәбибуллин 2016 елның 8 июлендә Россиянең Сүриядәге хәрби операциясе вакытында һәлак була. Очучы-инструктор Евгений Долгин һәм армия авиациясенең 55нче аерым полкы командиры полковник Рәфәгать Хәбибуллин, Хомс провинциясендә Сүриянең Ми-25 боралагында (Ми-24 боралагының экспорт варианты) Пальмира шәһәре күгендә һәлак булалар. Экипаж Сүрия хөкүмәт гаскәренең оборонасын өзгән «Ислам дәүләте» террорчылар отрядына һавадан һөҗүм итә, террорчылар һөҗүме өзелә. Хәрби комплектны тотып бетереп, әйләнеп кайтканда, җирдән ут ачып, террорчылар боралакка тидерә, һәм боралак Сүрия хөкүмәт армиясе контролендә булган районда җирә егылып төшә.

Ваафтына кадәр полковник Р. М. Хәбибуллин, боралакны 3 000 метрга кадәр биеклектә утыртып, таулы җирдә сугыш хәрәкәтләре алып бару өчен әзерлекле 28 очучы әзерләгән. Һәлак булу вакытына кадәр 3300 сәгатьтән артык очыш ясаган булган, шуларның 2800дән артыгы — хәрби бурычларны үтәү өчен ясалган. 2000нән артык кораллы очыш ясый.

Ми-8, Ми-24 һәм Ми-28Н боралакларының барлык типлары һәм модификацияләре белән идарә итә белгән һәм РФ Хәрби-һава көчләренең иң тәҗрибәле очучы-снайперы булган.

Мәрхүм белән хушлашу Кореновскида узган, аннан соң җәсәде туган ягына кайтарылган. 12 июльдә Сембер өлкәсенең Вязгай авылында дәфен ителгән[4][5].

Исемен мәңгеләштерү

Краснодар шәһәрендәге урамга[6], очучының туган ягы — Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районының Вязгай авылында урамга һәм мәктәпкә исеме бирелгән.

2017 елның 28 мартында Краснодар крае Кореновск шәһәренең Дан аллеясында бюсты куела[7].

2017 елның 12 июлендә Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы 2нче урта мәктәбендә бюсты ачыла (автор — сынчы Салават Щербаков)[8].

2017 елның 13 июлендә очучы җирләнгән Вязгай авылында бюсты ачыла[9].

2017 елның июлендә РФ Каһарманы Р. Хәбибуллин исеме Көньяк хәрби округынең Ми-8АМТШ армия авиациясе боралагына бирелә[10].

2020 елның 2 октябрендә Россиянең Сүрия җирендәге Хмеймим авиабазасы территориясендә Россия Каһарманына һәйкәл ачылды. Һәйкәл колонна рәвешендәге постаментта куелган герой бюстыннан гыйбарәт[11].

2022 елның июнендә Кореновск туган якны өйрәнү музее Рәфәгать Хәбибуллинга багышланган «Герой Родины моей» күргәзмәсен оештыра; анда аның шәхси әйберләре һәм бүләкләү документлары күрсәтелә[12].

Бүләкләре

  • Hero of the Russian Federation medal.png Россия Федерациясе Герое (вафатыннан соң) — «махсус бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен» (2016)[13];
  • 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2008);
  • Ике Батырлык ордены  [рус.] (1995, 2008);
  • Хәрби казанышлар өчен ордены  [рус.] (2000);
  • Егерме ведомство һәм юбилей медале;
  • «Күрсәткән батырлыгы өчен» ордены (Сембер өлкәсе).

Гаиләсе

Хатыны Рамилә Мәгъсүм кызы, ике улы. 2016 елдагы мәгълүмат буенча, өлкән улы Руслан — боралак командиры, очучы-инструктор (тикшерүче), Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендә хезмәт иткән капитан[14].

Искәрмәләр

  1. ↑ Губернатор Сергей Морозов выступил с инициативой назвать именем Героя России Ряфагатя Хабибуллина одно из новых воздушных судов, выпускаемых в Ульяновской области
  2. ↑ Авиационный форпост. old.redstar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2016.
  3. ↑ Вдове погибшего в Сирии псковского летчика дадут квартиру и работу. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2016.
  4. ↑ С погибшим в Сирии летчиком Хабибуллиным простились в Сызрани, где он окончил училище. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2016.
  5. ↑ Погибшего в Сирии летчика Ряфагатя Хабибуллина похоронили в его родном селе. Фоторепортаж. БИЗНЕС Online, 12.07.2016 [рус.]
  6. ↑ В Краснодаре появилась улица в честь погибшего в Сирии лётчика Хабибуллина  [рус.], RT на русском. 22 декабрь 2016 тикшерелде.
  7. ↑ На Кубани установлен бюст Героя России полковника Ряфагатя Хабибуллина, погибшего в Сирии при исполнении служебного долга : Министерство обороны Российской Федерации
  8. ↑ Константин Салмин. В Ульяновской области открыт памятник герою России Ряфагатю Хабибуллину. 2020 елның 21 июнь көнендә архивланган. Первый Ульяновский портал, 13.07.2017 [рус.]
  9. ↑ В одной из школ Ульяновской области установили бюст Героя России полковника Ряфагатя Хабибуллина : Министерство обороны Российской Федерации
  10. ↑ Вертолету Ми-8АМТШ Южного военного округа будет присвоено имя Героя России Ряфагатя Хабибуллина : Министерство обороны Российской Федерации
  11. ↑ Марина Щербакова. Дружба, проверенная временем.(үле сылтама) redstar.ru, 2.10.2020 [рус.]
  12. ↑ О славных страницах жизни Героя (рус.). Музей имени Е. Д. Фелицына (6 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  13. ↑ Указом Президента России № 382 от 28 июля 2016 года полковнику Р. М. Хабибуллину присвоено звание «Герой Российской Федерации» (посмертно)
  14. ↑ Сын полковника Хабибуллина: «Отец учил меня никогда не сдаваться». ria.ru, 30.09.2016 [рус.]

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Р. М. Хәбибуллин