Рәшит Мортазин

Рәшит Мортазин (Рәшит Муса улы Мортазин, — ) — архитектор, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1970), ТАССР архитекторлар берлеге рәисе (1941-1943), «Приволжскгипросельхозстрой» институтының Казан филиалы директоры (1959-1962), «Союзпромпроект» институтының Казан филиалында баш архитектор (1963-1967), Казан төзүче-мөһәндисләр институты укытучысы (1967-1971).

Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләренең генераль планнары һәм күп кенә корылмалары (1950-70, Павел Саначин һәм Георгий Солдатов белән берлектә), Казанның Ирек мәйданындагы Казан авиация институтының уку бинасын үзгәртеп кору (1954-1957), Казан үзәгендә һәм ТР шәһәрләрендәге кайбер торак йортлар проектларының авторы.

Искәрмәләр