Рөстәм Асадуллин
Рөстәм Асадуллин (рус. Рустам Асадуллин; 30 апрель 1987, Түбəн Кама, Татарстан АССР) — Россиянең эстрада җырчысы, автор-башкаручы һәм композитор. Тавышы — лирик баритон. «Яшьлегем», «Йолдызым», «Юкәләр чәчәк ата», «Таныш моңнар» һ.б. җырлар авторы.
Тормыш юлы
1987 елның 30 апрелендә Татарстан АССРның Түбән Кама шәһәрендә туган[1]. Өч яшендә әбисе аңа гармун бүләк итә, шуннан соң ул музыка белән кызыксына башлый[2].
7 ел дәвамында музыка мәктәбенең баян сыйныфында укый. Аннары Сары Садыйкова исемендәге Түбән Кама музыка колледжын «вокал» белгечлеге буенча тәмамлый[2]. Югары белемне Казан федераль университетында, Филология һәм сәнгать институтының педагогика факультетында ала[2].
15 елга якын Түбән Кама телевидениесендә төрле программалар алып бара һәм аларны иҗат итә[3]. Ярты ел Илдус Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда эшли. 6 нчы санлы мәктәпкә вокал укытучысы булып чакырылса да, сәхнә эшчәнлегенә өстенлек бирә[2].
2022 елда бер ел дәвамында депутат булып эшли, халкы өчен мәдәни чаралар һәм концертлар оештыра[2][4].
Иҗаты
Беренче җырын әнисенә багышлап 16 яшендә яза[2]. Репертуарындагы барлык җырлар диярлек авторлык җырлары — көен дә, сүзләрен дә үзе яза. Халыкка «Яшьлегем» җыры белән таныла, ул социаль челтәрләрдә күп караулар җыя һәм концерт эшчәнлегенә этәргеч була[2].
Ике елга якын Яр Чаллының «Визит» джаз оркестрында җырлый. Оркестр татар телендә җырлар башкарып, Татарстан шәһәрләре һәм районнары буйлап гастрольләрдә йөри[2].
2024 елның октябрендә Татарстан Республикасы буйлап үзенең беренче концерт турын оештыра. Тур утызга якын шәһәр һәм бистәне, шул исәптән Кукмара, Кама Тамагы, Чистай, Казан, Бөгелмә һәм башка торак пунктларны үз эченә ала. Концерт программасы 18 номердан тора[2]. 2024 елның 19 ноябрендә концерты Бөгелмәдә[5], 10 декабрьдә Яр Чаллының Сары Садыйкова исемендәге концерт залында уза[6].
2025 елда «Татар җыры» фестивалендә катнаша[3].
Дискографиясе
Сингллар
- «Юкәләр чәчәк ата» (2018);
- «Яшьлегем» (2023);
- «Йолдызым» (2024);
- «Исеңдәме» (2024);
- «Сагынам» (2025);
- «Мәхәббәт газабы» (2025);
- «Бәхет төне» (2025, Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән берлектә)[7];
- «Ашыктырма» (2025);
- «Юк, тукта тукта» (2025);
- «Җиңү көне» (2025);
- «Яшьлегем 2.0» (2025, SS7 белән берлектә)[8];
- «Фа-фа» (2026);
- «Улым» (2026);
- «Нарат җиләге» (2026);
- «Ma jeunesse» (2026, IDRISOV белән берлектә)[9];
- «Молодость моя» (2026, IDRISOV белән берлектә)[10];
- «Көтәмен» (2026)[11].
Шәхси тормышы
Искәрмәләр
- ↑ Рустам Асадуллин (рус.). Zvuk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Ландыш Саярова. Осуществил мечту и остался в музыке (рус.). НТР 24 (26 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Зөлфия Шәвәлиева. Рөстәм Асадуллин: «18 ел буе эшләп, әле генә нидер килеп чыга башлады». Интертат (11 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ Рустам Асадуллин — татарский композитор и автор-исполнитель (рус.). Zvuk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ Рустам Асадуллин (рус.). МАУК «Дом Техники» г. Бугульма (19 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ Рустам Асадуллин, зал им. Сары Садыковой — афиша на 10 декабря 2024 (рус.). Chelnyclub.ru (10 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ Бэхет тоне — Рустам Асадуллин, Саида Мухаметзянова (рус.). Zvuk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ Яшьлегем 2.0 — Рустам Асадуллин, SS7 (рус.). Zvuk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ Ma jeunesse — Рустам Асадуллин, IDRISOV (рус.). Zvuk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ Молодость моя — Рустам Асадуллин, IDRISOV (рус.). Zvuk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ Рустам Асадуллин в Zvuk.com (рус.). Zvuk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
Сылтамалар
Тема буенча өстәмә
| Правообладателем данного материала является АНО «Интернет-энциклопедия «РУВИКИ». Использование данного материала на других сайтах возможно только с согласия АНО «Интернет-энциклопедия «РУВИКИ». |