Рөстәм Кәбиров

Рөстәм Кәбиров (30 октябрь 1948 ел) — ботаник. Биология фәннәре докторы (1991), профессор (1992). Россия Федерациясе югары профессиональ белем бирүнең почетлы хезмәткәре (2007).

Тәрҗемәи хәле

Кәбиров Рөстәм Рәшәт улы 1948 елның 30 октябрендә Уфа шәһәрендә туган.1971 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Диплом алганнан соң,1972-1973 елларда Уфаның 4‑нче дәваханасында эшли. 1976 елдан Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта, 1992-2014 елларда ботаника, биоэкология һәм ландшафны проектлау кафедрасы мөдире була.

Фәнни эшчәнлеге

Рөстәм Рәсшәт улы тарафыннан Урал төбәгенең туфрак һәм кар ятмасының агулы булуын билгеләү өчен тест-система эшләнә. Ул Уфа, Стәрлетамак калалары өчен аларның агулылык карталарын төзи. Нефть чыгару сәнәгатендә кулланылган химик матдәләрнең агулы булуын бәяли. Рөстәм Рәсшәт улы Кәбиров 200‑гә якын фәнни хезмәт, 5 уйлап табу авторы.

Хезмәтләре

    • Альготестирование и альгоиндикация (методические аспекты, практическое использование). Уфа, 1995;
    • Популяционная альгология. Өфө, 2008 (автордаш);
    • Флора и синтаксономия почвенных водорослей и цианобактерий урбанизированных территорий. Уфа, 2011 (автордаш).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • "Россия Федерациясе югары профессиональ белем бирүнең почетлы хезмәткәре (2007).

Искәрмәләр

Сылтамалар

  • [Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.]BN 978-5-88185-143-9.]