Рөстәм Кәлимуллин (1984)
Рөстәм Рәшит улы Кәлимуллин (1984 елның 24 июне) — РФПЛның 42 матчында 6 туп керткән Россия футболчысы (һөҗүмче), Россиянең беренче дивизионы җиңүчесе (2010).
Тәрҗемәи хәле
Рөстәм Кәлимуллин 1984 елның 24 июнендә Татарстан АССРның Брежнев шәһәрендә туа. «КАМАЗ» ФК футболчылар әзерләү үзәге тәрбияләнүчесе[2]. Профессиональ карьерасын 2002 елда Икенче дивизионның «Урал» зонасында чыгыш ясаган «КАМАЗ» клубында башлый. Сезонда 16 матч уздыра һәм 1 гол кертә. Киләсе сезонда 35 очрашуда катнашып 4 туп кертә һәм команда белән бергә «Урал-Идел буе» зонасы җиңүчесе була.
2004 ел сезонында беренчелектә 40 матч уздыра һәм 9 туп кертә, шуның аркасында сезонда команданың иң яхшы бомбардиры була. Киләсе сезонда беренчелектә 35 матчта уйный һәм 12 туп кертә, команда белән беренче дивизионның бакыр призеры була. 2006 һәм 2007 еллар сезоннарында, 28 (6 гол) һәм 7 (2 гол) матчта уйный, ике тапкыр да «КАМАЗ» беренче дивизионда 4 нче урынны яулый. Моннан тыш, ике ел эчендә Россия Кубогында тагын 1 матч уздыра.
2008 елда бер еллык аренда хокукларында «Спартак-Нальчик» Премьер-лига клубына күчә[3]. Сезонны, чемпионатта 20 матч уйнап, көндәшләр капкасына 5 туп кертеп[4], команданың иң яхшы бомбардиры булып үткәрә[5]. Киләсе сезон кабат Нальчикта аренда хокукларында уза (21 матч уйный, 1 гол кертә[6])[7].
2010 елның 1 февралендә аның «Кубань» белән өч еллык килешү төзегәне хәбәр ителә[8]. 28 мартта «Кубань» составында Курскның «Авангард»ына каршы беренчелекнең 1 нче тур матчында дебют ясый. Шул ук очрашуда «Кубань» өчен үзенең беренче голын кертә[9]. Барлыгы сезонда 27 матч уздыра, 8 туп кертә һәм команда белән бергә беренче дивизионның җиңүчесе була.
2011 елның 25 мартында Рөстәмнең Брянск «Динамо»сына күчүе хәбәр ителә[10]. Алга таба ФНЛда «Химки» өчен уйный, ә соңрак икенче дивизионның Россия клубларында (шул исәптән «КАМАЗ»га әйләнеп кайта) һәм әрмән «Улисс»ы өчен чыгыш ясый.
2015 елда Татарстан чемпионатында һәвәскәрләр дәрәҗәсендә чыгыш ясый. «Рубин» — «Бөгелмә-Рунако» 12 тур матчында Бөгелмә клубы өчен беренче туп кертә[11].
Казанышлар
- Россиянең беренче дивизионы җиңүчесе: 2010
Искәрмәләр
- ↑ Rustem Kalimullin // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
- ↑ ЦПФ ФК «КАМАЗ» — Воспитанники, archived from the original on 2019-10-22, retrieved 2021-03-29
- ↑ Нальчикский «Спартак» планирует приобрести Карауша и Калимуллина (рус.). sports.ru (со ссылкой на «Спорт-Экспресс») (21 ноябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 2010-2-1. Архивировано 16 апрель 2012 года.
- ↑ Статистика игрока в сезоне 2008 года (рус.). Официальный сайт РФПЛ. Мөрәҗәгать итү датасы: 2010-2-1. Архивировано 16 апрель 2012 года.
- ↑ Статистика игроков ФК «Спартак-Нальчик» в сезоне 2008 года (рус.). stats.sportbox.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2010-2-2. Архивировано 16 апрель 2012 года.
- ↑ Статистика игрока в сезоне 2009 года (рус.). Официальный сайт РФПЛ. Мөрәҗәгать итү датасы: 2010-2-1. Архивировано 16 апрель 2012 года.
- ↑ Нальчикский «Спартак» взял в аренду 19-летнего аргентинского форварда (рус.). sports.ru (со ссылкой на «Спорт-Экспресс») (20 февраль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 2010-2-1. Архивировано 16 апрель 2012 года.
- ↑ «Кубань» пополнилась Рустемом Калимуллиным (рус.). Официальный сайт ФК «Кубань» (1 февраль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 2010-2-1.
- ↑ Статистика матча «Кубань» — «Авангард» (рус.). championat.ru (28 март 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 2010-3-29. Архивировано 19 февраль 2012 года.
- ↑ Калимуллин переходит в «Динамо» (рус.). Официальный сайт ФК «Кубань» (25 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 2011-3-27.
- ↑ Экс-форвард «КАМАЗа» и «Кубани» забил первый гол в чемпионате Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2015. Архивировано из оригинала 19 август 2015 года.