Рөстәм Шәмсутов

Рөстәм Илшат улы Шәмсутов (Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — рәссам, Сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасы һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Б. Урманче премиясе лауреаты (2005), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2014), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы.

Тәрҗемәи хәле

1965 елның 4 июлендә Казан шәһәрендә туа. 1991 елда — Мәскәү архитектура институтын тәмамлаган. 1997 елда — Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый.

күпсанлы мәкаләләр һәм фәнни хезмәтләр авторы, сәнгать һәм мәдәниятне үстерү проблемалары буенча халыкара һәм Россия конференцияләрендә катнашучы, «Татар шамаилендә сүз һәм образ: үткәннән бүгенге көнгә кадәр»(2003) китабы авторы. Р. Шәмсутов, белеме буенча архитектор буларак, мәчетләрне, җәмәгать интерьерларын архитектура проектлауда һәм бизәүдә актив катнаша.

Казанда яши һәм эшли.

2025 елда Казанда «Глиняная книга: возвращение к истокам» шәхси күргәзмәсе ачыла[1]. 2025 елда аның «Многогранное искусство татарского шамаиля» хезмәте «Ичиг, калфак, шамаиль: Традиционное искусство поволжских татар» монографик җыентыгында басыла[2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Чыганаклар

  1. ↑ «Я прошлась по залам и поняла, что Рустем Шамсутов тот художник, о котором мечтал Баки Урманче». Миллиард.Татар (22 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  2. ↑ 1 2 3 Шамсутов Рустем Ильшатович. Казанский государственный архитектурно-строительный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.

Төркемнәр