Салават Күпере (торак массив)
Салават Күпере (рус. Салават Купере) — Казан шәһәренең Киров районында урнашкан торак массив.
Географиясе
Торак массивның төп өлеше Залесный бистәсе (көньяктан) һәм Воронино авылы арасында урнашкан, аның икенче өлеше («Салават күпере-2» буларак билгеле) Залесный бистәсе (көньяктан һәм көнбатыштан) һәм Осиново (төньяктан) авылына караган торак комплекслар арасында урнашкан.
Тарихы
Салават Купере 2014 елның уртасында төзелә башлый; торак массивының беренче йортлары 2015 елның уртасында төзелә һәм тапшырыла[4][5]. 2025 елның августына «Салават Күпере» торак районында 78 торак йорт файдалануга тапшырылган, алар 17 мең фатир һәм 960 мең квадрат метр торак тәшкил итә. 2026 елга 17 959 фатирлы 83 йортны төзеп тапшыру планлаштырыла[6]. Торак массив кварталларга бүленә, план буенча 17 квартал каралган. Салават Күпере составына шулай ук «Сандугач», «Мәхәббәт», «Җиңүнең 80 еллыгы» торак комплекслары керә[7][8].
Урамнары
- Айрат Арсланов урамы 2015 елның 4 мартында ТАССРның халык артисты, актёр һәм режиссёр Айрат Арсланов хөрмәтенә аталган.[9] Бер яктан № 12, 11, 10 һәм икенче яктан 13 кварталлар арасында урнашкан; Нурихан Фәттах, Сажинов һәм Зилант урамнары белән кисешә. Озынлыгы — 0,9 чакрым[10].
- Әлфия Авзалова урамы. 2019 елның 7 мартында ТАССРның халык артисты, җырчы Әлфия Авзалова хөрмәтенә аталган[9]. Бер яктан № 1, 4, 7 һәм Залесный поселогы төзелешләре, икенче яктан № 2, 3, 8 кварталлар арасында; Генерал Мәхмүт Гәрәев, Илһам Шакиров проспектлары, Наил Йосыпов, һәм Усаклык тыкрыгы белән кисешә.
- Виктор Сажинов урамы. 2015 елның 4 мартында Советлар Союзы Герое Виктор Сажинов истәлегенә аталган[11]. Айрат Арсланов һәм Тансык урамнары белән кисешә.
- Генерал Мәхмүт Гәрәев урамы. 2015 елның 4 мартында хәрби начальник Мәхмүт Гәрәев хөрмәтенә аталган)[12]. 2 һәм 1 нче кварталларның Көнчыгыш берьяклысы булып тора; Әлфия Авзалова урамы һәм Елга аръягы проспекты белән кисешә.
- Гомәр Усманов урамы. 2017 елның 9 мартында КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе Гомәр Усманов истәлегенә аталган[9]. № 14, 6 һәм 15, 5 кварталлары арасында урнашкан; Елга аръягы һәм Йосыпов урамнары белән кисешә.
- Елга аръягы проспекты. 2015 елның 24 декабрендә Киров районының 90 еллыгы хөрмәтенә атала[13]. № 4, 5, 6, 9 һәм 15, 14, 13 кварталлары арасында урнашкан; Генерал Мәхмүт Гәрәев, Илһаам Шакиров, Гомәр Усманов, Нурихан Фәттах һәм Сажинов урамнары белән кисешә.
- Зилант урамы. 2016 елның 18 февралендә атала[14]. 10 нчы кварталның көнбатыш бер яклы урамы. Айрат Арсланов һәм Тансык урамнары белән кисешә.
- Илһам Шакиров проспекты. 2019 елның 21 мартында ТАССРның халык артисты, җырчы Илһам Шакиров хөрмәтенә атала[15]. Бер яктан № 1, 2 һәм икенче яктан 3, 4, 5 кварталлары арасында урнашкан; Хибинский, Әлфия Авзалова, Мостай Кәрим һәм Елга аръягы проспекты белән кисешә.
- Мостай Кәрим урамы. 2019 елның 21 мартында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим истәлегенә аталган[16]. № 5 һәм № 4 кварталлар арасында урнашкан; Наил Йосыпов һәм Илһам Шакиров урамнары белән кисешә.
- Наил Йосыпов урамы. 2016 елның 25 апрелендә оргсинтез директоры Наил Йосыпов хөрмәтенә атала[17]. Бер яктан № 3 («Салават Күпере» паркы) һәм икенче яктан 4, 5, 6 һәм № 8, 7 һәм Залесный бистәсе белән чикләнә; Хибинский, Әлфия Авзалова, Мостай Кәрим, Икенче Осиново һәм Нурихан Фәттах урамнары белән кисешә. Озынлыгы — 1,5 чакрым[18].
- Нурихан Фәттах урамы. 2015 елның 4 мартында тарихи романнар остасы, татар язучысы Нурихан Фәттах хөрмәтенә атала[19]. Наил Йосыпов, Елга аръягы простпекты, Айрат Арсланов, Тансык урамнары белән кисешә. Озынлыгы — 1,2 чакрым[20].
- Тансык урамы. 2016 елның 3 мартында кабул ителә[21]. № 12, 11, 10 һәм «Радужный» торак комплексы арасында урнашкан; Нурихан Фәттах, Сажинов һәм Зилант урамнары белән кисешә. Озынлыгы — 0,9 чакрым[22].
Социаль инфраструктура
- Мәктәпләр: күпрофильле лицейлар № 182 (2018, ике мәктәп), «Бионика» (2021), № 189 «Заман» (2021).Барлыгы 5173 урынга исәпләнгән 4 мәктәп (2025 ел торышы буенча)[23][24][25][26][27].
- Балалар бакчалары: № 44 «Керпе», 45 «Тиктормас», 46 «Елмай», 121 «Эврикум», 122 «Сәлам», №№ 132, 133, 134[28].
- «Салават Күпере» паркы (2022 елда ачыла)[29].
- 2024 елның 1 ноябренә 12 нче Казан клиник табибханәсе төзелеп бетә. Медицина учреждениесе бер сменага 750 пациент кабул итүгә исәпләнгән. Бинада хатын-кызлар консультациясе, травматология, өлкәннәр һәм балалар табибханәсе бар. Ашыгыч ярдәм хезмәте бүлеге 5 бригададан тора. Учреждение 10 мең метр квадраттан артык мәйданны били. Капитал төзелеш объектовның бәясе — 812,7 млн сум[30][31][32][33].
- Торак районда шулай ук парк (6 га); спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары; күпкатлы парковка (2025) бар.
- 2024 елда гомуми мәйданы ~ 4,5 мең м² булган ике катлы спорт комплексы төзелә башлый[34]. Спорт комплексының концепциясе дизайнер Роберт Шәфигуллин тарафыннан эшләнгән һәм су тамчысын хәтерләткән гадәти булмаган формада[35].
Транспорт
Торак массивка № 36 һәм 62 автобус маршрутлары йөри; шәһәрнең генераль планында Олы Крылова урамыннан трамвай линиясен сузу каралган[36].
Искәрмәләр
- ↑ https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-zhk-salavat-kupere-otkroetsya-pervoe-otdelenie-pochty-rossii/?lang=ru#:~:text=%D0%A0%D0%B0%D0%B1%D0%BE%D1%82%D0%B0%D1%82%D1%8C%20%D0%BE%D1%82%D0%B4%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D0%B5%2C%20%D0%BA%D0%BE%D1%82%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%BC%D1%83%20%D0%BF%D1%80%D0%B8%D1%81%D0%B2%D0%BE%D0%B5%D0%BD%20%D0%B8%D0%BD%D0%B4%D0%B5%D0%BA%D1%81,%D0%B1%D0%B5%D0%B7%20%D0%BF%D0%B5%D1%80%D0%B5%D1%80%D1%8B%D0%B2%D0%B0%2C%20%D0%B2%D0%BE%D1%81%D0%BA%D1%80%D0%B5%D1%81%D0%B5%D0%BD%D1%8C%D0%B5%20%E2%80%93%20%D0%B2%D1%8B%D1%85%D0%BE%D0%B4%D0%BD%D0%BE%D0%B9.
- ↑ Население ЖК «Салават Купере» достигло почти 30 тысяч человек — видео (рус.). tnv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2023. Архивировано 9 июль 2025 года.
- ↑ К началу 2026 года в «Салават Купере» завершат строительство 83 жилых домов (рус.). evening-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
- ↑ В Казани началось строительство крупнейшего микрорайона «Салават Купере» (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2023. Архивировано 18 июль 2025 года.
- ↑ «Салават Купере» начал сдаваться: как «Ак таш» опередил Ивана Егорова (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2023. Архивировано 14 июль 2025 года.
- ↑ К началу 2026 года в «Салават Купере» завершат строительство 83 жилых домов (рус.). evening-kazan.ru (28 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
- ↑ В Казани до конца года достроят шесть соципотечных домов (рус.). Коммерсантъ (9 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
- ↑ gilfondrt.ru (рус.) (7 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 В Кировском районе Казани появится улица Гумера Усманова — Реальное время (рус.). realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2023.
- ↑ Улица Айрата Арсланова на карте Казани (рус.). kazan.ginfo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2023.
- ↑ Новые улицы Казани назовут в честь писателей и героев Советского Союза (рус.). AiF (4 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2023.
- ↑ В Казани появится улица имени генерала Махмута Гареева. Инде. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2023.
- ↑ В Казани появился проспект Заречье KazanFirst (рус.). kazanfirst.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2023.
- ↑ В Казани появятся 2 новые улицы с экстравагантными названиями — Последние новости Казани и Татарстана | Inkazan (рус.). inkazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2023.
- ↑ В Казани появятся проспект Ильгама Шакирова и улица Альфии Авзаловой (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2023.
- ↑ В Казани появятся улицы Мустая Карима, Альфии Авзаловой и проспект Ильгама Шакирова - Новости - Официальный портал Казани. Архивировано 30 март 2019 года.
- ↑ В Казани появится улица Наиля Юсупова – бывшего гендиректора «Казаньоргсинтеза» (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2023.
- ↑ Улица Наиля Юсупова на карте Казани (рус.). kazan.ginfo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2023.
- ↑ На карте Казани появятся новые улицы и переулки — Новости (рус.). kazan.vibirai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2023.
- ↑ Улица Нурихана Фаттаха на карте Казани (рус.). kazan.ginfo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2023.
- ↑ Новые улицы ЖК «Салават Купере» назвали Долгожданной и Зилантовской (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2023.
- ↑ Улица Тансык на карте Казани (рус.). kazan.ginfo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2023.
- ↑ Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Политехнический лицей №182" Кировского района г.Казани. Архивировано 5 октябрь 2024 года.
- ↑ Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Многопрофильный лицей №188» Кировского района г. Казани. Архивировано 17 гыйнвар 2024 года.
- ↑ Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Многопрофильная гимназия №189 “Заман”» Кировского района г. Казани. Архивировано 29 гыйнвар 2023 года.
- ↑ Политехнический лицей № 182. edu.tatar.ru. Архивировано 5 октябрь 2024 года.
- ↑ К началу 2026 года в «Салават Купере» завершат строительство 83 жилых домов (рус.). evening-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
- ↑ В жилом районе Салават Купере открылся детский сад (рус.). mon.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
- ↑ 5 фото: как выглядит новый парк в «Салават Купере»
- ↑ Депутат Госдумы оценил, как идет строительство больницы в казанском ЖК «Салават Купере»
- ↑ дождались: в «Салават Купере» достраивают больницу на 60 тысяч человек, которую обещали еще два года назад
- ↑ Салават Күперендә Казандагы иң зур поликлиника ачылачак
- ↑ К началу 2026 года в «Салават Купере» завершат строительство 83 жилых домов (рус.). evening-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
- ↑ «Микрорайон продолжает развиваться»: Метшин проверил ход строительства спортивного комплекса в «Салават Купере» [неопр.]. БИЗНЕС Online (10 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
- ↑ Ильсур Метшин: «Спортивный комплекс станет отличным подарком для всех, кто хочет вести здоровый образ жизни и заниматься спортом» (2025-09-10). 13 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ В Казани появятся новые трамвайные маршруты и кольцевая электричка — Татцентр.ру. Татцентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2023.
Чыганаклар
- Елена Чернобровкина. «Салават Купере» — перспективный район или гетто? // Электронная газета «Бизнес Online», 25 августа 2021
- Салават Күперенең рәсми сайты