Мәхмүт Гәрәев
Мәхмүт Гәрәев | |
---|---|
Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев | |
Тулы исеме | Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев |
Туган көне | 1923 елның 23 июлендә |
Туган | Чиләбе, ССРБ |
Вафат көне | 25 декабрь 2019[1] (96 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | гаскәри, хәрби җитәкче, хәрби галим һәм укытучы |
Бүләк һәм премияләр |
Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев (23 июль 1923, Чиләбе — 25 декабрь 2019, Мәскәү) – күренекле Совет һәм Россия хәрби эшлеклесе, армия генералы (1989), тарих һәм хәрби фәннәр докторы (1992), профессор. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2001; 1994 елдан корреспондент-әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Мәхмүт Гәрәев татар гаиләсендә Чиләбе шәһәрендә 1923 елда туган. Аның әтисе – Әхмәтдин Гәрәев (1881—?) – эшче, әнисе Рәхимә Гәрәева (кыз фамилиясе – Госманова; 1892—?) – күп балалы йорт хуҗабикәсе. Әтисенең беренче хатыны Мөккатдисә, 4 баласын ятим итеп, 1921 елда тифтан вафат була, әнисе Рәхимә, Әхмәтдиннең икенче хатыны, Тәтеш районының Алабай авылы тумасы[2]. Гаилә Чиләбегә Уфа губернасының Салих авылыннан килеп төпләнгән була.
Бераздан Омск шәһәренә күченәләр. Узган гасырның утызынчы елларында, гаилә башлыгының эш таба алмавы сәбәпле, Үзбәкстанның Каршы шәһәренә барып урнашалар, берничә тапкыр тору урыннарын алыштыралар[2].
Берничә мәктәп алыштыра, соңрак укуын Ленинабад кооперация техникумында дәвам итә. Эшкә Ленинабадның җирле кавалерия оркестрына урнаша.
Кечкенәдән хәрби тарих белән кызыксына: Суворов, Кутузов кебек полководецлар турында күп укый, үзе дә хәрби булырга хыяллана.
1939 елда армия сафына алына. Бөек Ватан сугышы башланырга бер атна калганда Ленин исемендәге Ташкент пехота училищесына кабул ителә. Монда курсантларны тизләтелгән тәртиптә әзерлиләр. 5 айдан аны тәмамлап, 1941 елның ноябреннән укчылар взводы командиры вазифасына билгеләнә һәм фронтка китә[2].
Бөек Ватан сугышы
1941-1942 елларда Урта Азия хәрби округында хезмәт итә. 99 аерым укчылар таҗик милли бригадасында взвод командиры[2], әмма истәлекләре буенча, взвод белән командирлык итми, офицерлар составында югалтулар булу сәбәпле, башта батальон командиры, соңрак рота командиры вазифаларын башкара[3]. Әлеге вазифада 1942 елның февраленә кадәр хезмәт итә[2].
1942 елның февраленнән 11 июненә кадәр командирлар составы өчен оештырылган «Выстрел» курсларында тыңлаучы була.
Курслардан соң, бер ай дәвамында Көнбатыш фронтта 7 гвардия корпусы, 120 аерым бригадасы, аерым укчылар батальонында командир урынбасары[2]. 1942 елда Ржев сугышында кулы яралана[4].
15 августтан сентябрьга кадәр Рязань шәһәренең 1040 госпиталендә дәвалана, октябрь аена кадәр 33 армиянең кадрлар бүлегендә эшли, озакламый Көнбатыш фронтка кире кайта.
1942 елның октябреннән 1943 елның декабренә кадәр — 50 аерым чаңгычылар бригадасында батальон штабы начальнигы, аннан, 1944 елның гынварына кадәр, 1 часть начальнигы ярдәмчесе, гыйнвардан апрельгә кадәр — 33 армиянең 36 аерым укчылар бригадасы оператив отделениесе начальнигы. Кабат яралана, июнь аена кадәр 33 армиянең кыр госпиталендә дәвалану уза[2].
1944 елның июненнән III Белоруссия фронтында.
1945 елның 20 февраленә кадәр — 5 армия 45 укчылар корпусы штабында оператив бүлек начальнигы ярдәмчесе, соңрак өлкән ярдәмчесе.
Кенигсберг өчен сугышта яралана, әмма сафта кала.
Кенигсбергны алганнан соң, 5 армия I Ерак Көнчыгыш фронтына күчерелә, Япониянең Квантун гаскәрен тар-мар итү операциясендә катнаша. Монда ул Японияне җиңгәнгә кадәр, 1945 елның 2 сентябренә кадәр, хезмәт итә.
Сугыш хәрәкәтләрен майор дәрәҗәсендә тәмамлый. Сугыш дәвамында 4 яралану һәм контузия ала, 5 сугышчан орден кавалеры.
Сугыштан соң
Бөек Ватан сугышыннан соң Ерак Көнчыгыш хәрби округында, 5 армиядә хезмәтен дәвам итә, 1945 елның декабрендә япон хәрби тоткыннары лагерьларын күзәтү һәм җитәкчелек итү төркеме начальнигы итеп билгеләнә.
1946 елның 2 октябреннән 1947 елның ноябренә кадәр 5 армия штабы оператив бүлегендә сугыш тәҗрибәсен өйрәнү буенча өлкән офицер.
1947 елның ноябрендә Фрунзе исемендәге Хәрби академиягә укырга керә, 1950 елның ноябрендә бик яхшы билгеләр белән тәмамлый һәм Беларус хәрби округына хезмәткә җибәрелә.
1950 елның ноябреннән 1951 елның апреленә кадәр Брестта 50 гвардия укчылар дивизиясенең гвардия мотоукчылар полкы штабы начальнигы.
1951 елның апреленнән 1955 елның декабренә кадәр Минскта, Белоруссия хәрби округындаштаб оператив идарәсендә өлкән офицер.
1955 елның декабреннән 1957 елның декабренә кадәр Минсктагы Уручье хәрби шәһәрчегендә 120 гвардия мотоукчылар дивизиясе штабы начальнигы.
1957 елның декабреннән 1959 елның ноябренә кадәр Генераль штаб хәрби академиясендә белем ала. Тактик өйрәнүләргә хәзерләнү һәм уздыру сораулары буенча кандидатлык диссертациясен яза, соңрак әлеге хезмәттәге киңәш-тәкъдимнәр кораллы көчләрдә киң кулланылыш таба. Укуы тәмамлангач, Белоруссия хәрби округына кире әйләнеп кайта.
1959 елның ноябреннән 1961 елның октябренә кадәр — Гроднода 28 армия 55 гвардия мотоукчылар дивизиясе командиры урынбасары.
1964 елга кадәр Печи хәрби шәһәрчегендә 2 полк командиры, 45 уку-өйрәнү дивизиясе командиры урынбасары.
1964—1965 елларда Брестта 50 гвардия мотоукчылар дивизиясе командиры.
1965—1968 елларда кабаттан Печида, 45 уку-өйрәнү дивизиясе командиры.
Аннан 1970 елга кадәр Гроднода 28 армия штабы начальнигы.
1970-1971 елларда – Берләшкән Гарәп Республикасында хәрби киңәшче штабы начальнигы.
1971 елның декабреннән — Урал хәрби округы штабы начальнигы.
1974 елның февраленнән 1977 елга кадәр — СССР Хәрби Көчләре Генераль штабының Хәрби-фәнни идарәсе начальнигы.
1977-1984 елларда Генераль штабының Баш оператив идарәсе начальнигы урынбасары. Генерал-полковник (1978 елның 30 октябре).
1984-1989 елларда — фәнни эшләр һәм оператив хәзерлек буенча Генераль штаб начальнигы урынбасары. Бу вакытта хәрби фәннәр буенча докторлык диссертациясе яклый.
1989-1990 елларда, совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты чыкканнан соң, Әфганстан президентының Баш хәрби киңәшчесе була[2].
1989 елның 14 ноябрендә армия генералы дәрәҗәсен ала[2]. Президент Нәҗибулланың хөкүмәт гаскәрләре хәрби оперцияләрен планлаштыруда зур роль уйный. Бу турыда ул үзенең «Моя последняя война» мемуарларында яза.
1990—1992 елларда СССР Оборона министрлыгының Генераль инспекторлары төркеме генераль инспекторы.
1992 елдан — отставкада[2].
Фәнни-хәрби эшчәнлеге
Белоруссиядә хезмәт иткәндә Республика Югары Советы депутаты була[2].
1960 еллардан Мәхмүт Гәрәев хәрби-фәнни эшчәнлек белән тыгыз шөгыльләнә башлый. 100 фәнни хезмәт, 300 дән артык мәкалә яза. «Тактические учения и маневры», «М. В. Фрунзе — военный теоретик», «Общевойсковые учения», «Неоднозначные страницы войны», «Моя последняя война», «Если завтра война?..» китапларын яза.
1992 елда Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Хәрби тарих институтында, хезмәтләре җыелмасы буенча, «М. В. Фрунзе и современная военная теория» (белгечлек 20.02.22 — хәрби тарих) темасына, фәнни доклад рәвешендә, докторлык диссертациясен яклый[5].
1995 елда Хәрби Фәннәр Академиясе президенты. Икенче бөтендөнья сугышы тарихын бозып күрсәтүгә каршы чыгыш ясый.
1995 елның февралендә, хөкүмәтнеке булмаган тикшеренү оешмасы Хәрби фәннәр академиясе төзелгәч, аның президенты итеп сайлана[2], гомеренең соңгы көненә кадәр вазифасында кала. Ватан сугышы тарихы мәсьәләләрен өйрәнә, актив рәвештә фәнни дискуссияләрдә катнаша, сугыш тарихын фальсификацияләүгә тискәре карашын белдерә. СССРның фашистларны җиңүенә шик белдерүне хәзерге Россиягә каршы пропаганда кампаниясе буларак аңлата[6]. М. Гәрәев редакциясендә чыккан фәнни җыентыкларда элек фәндә билгеле булмаган меңәрләгән сугыш турындагы документлар кулланылышка кертелә. «Директива номер 1 — Война» тапшыруында чыгыш ясый.
1996-2000 елларда Россия Федерациясе Президенты каршындагы ветераннарның, запастагы һәм отставкадагы офицерларының иҗтимагый берләшмәләре белән үзара эшчәнлек советы әгъзасы булып тора[7].
2002—2004, 2007—2019 елларда Россия «Победа» оештыру комитеты әгъзасы[8][9][10][11][12][13].
2003—2005, 2011—2015 елларда Рос елның сия Федерациясе Куркынычсызлык Советы каршындагы Фәнни Совет әгъзасы[14][15][16].
2012 елда «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» фундаменталь күп томлы хезмәтенең редакцион комиссиясе составына кертелә[17].
Моннан тыш, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Генераль инспекторлар идарәсе генераль инспекторы (1998 елдан), Россия Федерациясе Оборона министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары[18].
2004 елның 25 мартында М.Ә. Гәрәевнең «Россия XX гасыр сугышларында» дип аталган лекциясе белән Полит.ру ачык лекцияләр проекты ачылып китә[19].
Россия Җиңү оештыру комитеты һәм ветераннар эшләре буенча Үзәк совет әгъзасы булып тора[2].
2011 елның 3 мартында җәмәгатьчелек вәкилләренең Россия Федерациясе суд системасына карата ышанычны мәгълүмати какшатуга каршы Мөрәҗәгатенә кул куя.
Гомумроссия «Россиянең үлемсез полкы» иҗтимагый-ватанпәрвәрлек хәрәкәтенең Үзәк штабына керә[20]. 2013 елдан — «Россия ветераннары» партиясе әгъзасы, партиянең Генераль штабына керә[21].
2019 елның 25 декабрендә вафат була[22].
Бүләкләре
Совет һәм Россия бүләкләре
- III дәрәҗә «Ватан каршындагы казанышлар өчен» ордены (2013);[23]
- Александр Невский ордены (2018);[24]
- Почет ордены;
- Дуслык ордены (2003);
- Ленин ордены;
- Дүрт Кызыл Байрак ордены (14.12.1944, 1945, 1967, 1982);
- Александр Невский ордены (19.09.1945);
- II дәрәҗә (26.06.1944) һәм I дәрәҗә (11.03.1985) Ватан сугышы орденнары;
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1981);
- Өч Кызыл Йолдыз ордены (18.12.1943, 1956, …);
- II һәм III дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» (1975);[25]
- «Сугышчан казанышлар өчен» медале (20.05.1949);
- «Кенигсбергны алган өчен» медале (1945);
- Медальләр
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлар өчен» алтын медале (2013)[26].
Чит ил бүләкләре
- Казанышлар алтын хачы (Польша Халык Республикасы, 6.10.1973);
- Саура инкыйлабы ордены (Әфганстан);
- Кызыл Байрак ордены (Әфганстан);
- «Кыюлык өчен» ордены (Әфганстан);
- I дәрәҗә Йолдыз ордены;
- Әфганстан, Болгария, Куба, Монголия, Польша, Румыния, Чехословакия медальләре[27].
Премияләр
- 1998 елда «Маршал Жуков. Величие и уникальность полководческого искусства» (1996) китабы өчен Советлар Союзы Маршалы Г. К. Жуков исемендәге Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты була[28][29].
- М.В. Фрунзе исемендәге премия иясе (СССР Оборона министрлыгы).
Хәтер
- 2023 елда тууына 100 ел булу уңаеннан истәлек медальләре әзерләнгән. Медальнең алгы ягында портреты сурәтләнгән, арткы ягында генерал белән бәйле өземтә китерелгән. Беренче санлы истәлек медале Мәхмүт Гәрәевнең улы – отставкадагы генерал-майор Тимур Мәхмүт улы Гәрәевка тапшырыла[30].
- 2023 елның 7 июлендә Борисов шәһәрендә (Белоруссия), 1960 елларда гаиләсе яшәгән Серебренников урамындагы 11 нче йортта, истәлек тактасы куела[31].
Басма хезмәтләре
М.А. Гареев 200 китап һәм сугыш фәне методологик мәсьәләләре, сугыш сәнгате теориясе, хәрби белем һәм тәрбия методикасы, хәрби тарих буенча фәнни хезмәтләр, шулай ук кулланмалар һәм мемуарлар авторы[32]:
- Тактические учения и манёвры. — М.: Воениздат, 1977.
- Общевойсковые учения. — М.: Воениздат, 1983.
- М. В. Фрунзе — военный теоретик. — М.: Воениздат, 1985.
- Советская военная наука. — М.: Знание, 1987.
- Военная наука.
- Национальные интересы и военная безопасность России. — М., 1994.
- Если завтра война. — М.: ВлаДар, 1995.
- Контуры вооружённой борьбы будущего. — М., 1994.
- Неоднозначные страницы войны. — М., 1995.
- Моя последняя война. — М.: ИНСАН, 1996.
- Афганская страда. — М.: ИНСАН, 1999.
- Маршал Жуков. Величие и уникальность полководческого искусства. — М.; Уфа: Восточный университет, 1996.
- Полководцы Победы и их военное наследие. — М.: ИНСАН, 2003.
- Константин Симонов как военный писатель. — М.: ИНСАН, 2006.
- Сражения на военно-историческом фронте. — М.: ИНСАН, 2008.
- У «Красной черты»: пределы сокращения Стратегических ядерных сил России. — М.: ПСТМ, 2013.
- Роль технологий «мягкой силы» в информационном, ценностно-мировоззренческом и цивилизационном противоборстве. — М.: Экон-Информ, 2016.
Искәрмәләр
- ↑ Ушел из жизни генерал армии Махмут Гареев
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 Крайнова, Гибадулин
- ↑ Махмута Гареева похоронили на мемориальном кладбище в Мытищах . Российская газета. Дата обращения: 14 сентябрь 2021. Архивировано 14 сентябрь 2021 года.
- ↑ Измайлов Рафис. Гареев Махмут. О войне, о себе и о Победе . Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации (11 сентябрь 2012). Дата обращения: 5 сентябрь 2020. Архивировано 15 июнь 2021 года.
- ↑ Гареев, Махмут Ахметович. М. В. Фрунзе и современная военная теория : автореф. дис. … д-ра ист. наук : 20.02.22 / Гареев, Махмут Ахметович; [Место защиты: Институт военной истории Министерства обороны Российской Федерации]. — 1992. — 68 с.
- ↑ 7 вопросов Махмуту Гарееву, генералу армии // Русский репортёр, № 17 (47), 8 мая 2008.
- Ельцин Б. Н. Указ Президента Российской Федерации от 22.03.1996 г. № 415 «О Совете по взаимодействию с общественными объединениями ветеранов, офицеров запаса и в отставке при Президенте Российской Федерации». В редакции Указа Президента Российской Федерации от 08.08.98 г. N 937 . kremlin.ru. Президент России (22 март 1996). — Утратил силу - Указ Президента Российской Федерации от 28.08.2000 г. N 1583. — «Гареев М. А. - президент Академии военных наук». Дата обращения: 12 сентябрь 2020.
- ↑ Путин В.В. Указ Президента Российской Федерации от 27.04.2002 г. № 418 «О составе Российского организационного комитета «Победа»» . kremlin.ru. Президент России (27 апрель 2002). — Утратил силу - Указ Президента Российской Федерации от 21.07.2003 г. N 789. — «Гареев М. А. - президент Академии военных наук Российской Федерации (по согласованию)». Дата обращения: 12 сентябрь 2020.
- ↑ Путин В.В. Указ Президента Российской Федерации от 21.07.2003 г. № 789 «О составе Российского организационного комитета «Победа»». В редакции Указа Президента Российской Федерации от 22.01.2004 г. N 89 . kremlin.ru. Президент России (21 июль 2003). — Утратил силу - Указ Президента Российской Федерации от 05.07.2004 г. N 841. — «Гареев М. А. - президент Академии военных наук Российской Федерации (по согласованию)». Дата обращения: 12 сентябрь 2020.
- ↑ Путин В.В. Указ Президента Российской Федерации от 04.09.2008 г. N 1308 «О составе Российского организационного комитета «Победа»» . kremlin.ru. Президент России (4 сентябрь 2008). — Утратил силу - Указ Президента Российской Федерации от 04.09.2008 г. N 1308. — «Гареев М. А. - президент Академии военных наук Российской Федерации (по согласованию)». Дата обращения: 12 сентябрь 2020.
- ↑ Медведев Д. А. Указ Президента Российской Федерации от 04.09.2008 г. № 1308 «О составе Российского организационного комитета «Победа»». В редакции указов Президента Российской Федерации от 28.01.2009 г. N 100; от 04.01.2010 г. N 6; от 08.03.2010 г. N 282; от 14.10.2010 г. N 1254; от 23.08.2011 г. N 1108; от 30.09.2011 г. N 1268; от 15.02.2012 г. N 190 . kremlin.ru. Президент России (21 июль 2003). — Утратил силу - Указ Президента Российской Федерации от 21.08.2012 г. N 1205. — «Гареев М. А. - президент Академии военных наук Российской Федерации (по согласованию)». Дата обращения: 12 сентябрь 2020.
- ↑ Путин В.В. Указ Президента Российской Федерации от 21.08.2012 г. № 1205 «О составе Российского организационного комитета «Победа»». В редакции указов Президента Российской Федерации от 03.11.2012 г. N 1467; от 22.11.2012 г. N 1573; от 26.04.2013 г. N 421; от 30.09.2013 г. N 753; от 14.04.2014 г. N 234; от 06.06.2014 г. N 407; от 23.06.2014 г. N 454; от 08.03.2015 г. N 126; от 30.12.2015 г. N 680; от 26.03.2016 г. N 138; от 01.09.2016 г. N 444; от 09.03.2017 г. N 110 . kremlin.ru. Президент России (21 август 2012). — Утратил силу - Указ Президента Российской Федерации от 01.11.2018 г. N 627. — «Гареев М. А. - президент Академии военных наук Российской Федерации (по согласованию)». Дата обращения: 12 сентябрь 2020. Архивировано 5 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Путин В.В. Указ Президента Российской Федерации от 01.11.2018 г. № 627 «О составе Российского организационного комитета «Победа»». В редакции указов Президента Российской Федерации от 20.11.2018 № 663, от 13.06.2019 № 273 . kremlin.ru. Президент России (1 ноябрь 2018). — Утратил силу - Указ Президента Российской Федерации от 30.03.2020 № 229. — «Гареев М. А. - президент межрегиональной общественной организации "Академия военных наук" (по согласованию)». Дата обращения: 12 сентябрь 2020.
- ↑ Путин В.В. Указ Президента Российской Федерации от 27.01.2003 г. № 87 «О внесении изменений в Положение о научном совете при Совете Безопасности Российской Федерации, утвержденное Указом Президента Российской Федерации от 29 сентября 1999 г. N 1317 «О совершенствовании деятельности научного совета при Совете Безопасности Российской Федерации», и утверждении состава научного совета при Совете Безопасности Российской Федерации». В редакции Указа Президента Российской Федерации от 25.11.2003 г. N 1389 . kremlin.ru. Президент России (27 гыйнвар 2003). — Утратил силу - Указ Президента Российской Федерации от 19.02.2005 г. N 182. — «Гареев М. А. - президент Академии военных наук». Дата обращения: 12 сентябрь 2020.
- ↑ Медведев Д. А. Указ Президента Российской Федерации от 21.01.2011 г. № 74 «О составе научного совета при Совете Безопасности Российской Федерации» . kremlin.ru. Президент России (21 гыйнвар 2011). — Утратил силу - Указ Президента Российской Федерации от 22.04.2013 г. N 378. — «Гареев М. А. - президент Академии военных наук (по согласованию)». Дата обращения: 12 сентябрь 2020. Архивировано 27 ноябрь 2019 года.
- ↑ Путин В.В. Указ Президента Российской Федерации от 22.04.2013 г. № 378 «О составе научного совета при Совете Безопасности Российской Федерации». В редакции указов Президента Российской Федерации от 14.04.2014 г. N 235; от 05.12.2014 г. N 758 . kremlin.ru. Президент России (22 апрель 2013). — Утратил силу - Указ Президента Российской Федерации от 14.02.2015 г. N 72. — «Гареев М. А. - президент Академии военных наук (по согласованию)». Дата обращения: 12 сентябрь 2020. Архивировано 24 октябрь 2020 года.
- ↑ Путин В.В. Распоряжение Президента Российской Федерации от 05.05.2008 г. № 240-рп «Об издании фундаментального многотомного труда «Великая Отечественная война 1941–1945 годов»». В редакции распоряжений Президента Российской Федерации от 01.12.2009 г. N 806-рп; от 20.09.2011 г. N 646-рп; Указа Президента Российской Федерации от 01.12.2012 г. N 1602; Распоряжения Президента Российской Федерации от 29.12.2012 г. N 603-рп . kremlin.ru. Президент России (5 май 2008). — «Гареев М. А. - президент Академии военных наук Российской Федерации». Дата обращения: 12 сентябрь 2020. Архивировано 1 октябрь 2019 года.
- ↑ Миранович Геннадий {{{башлык}}}(рус.) // Красная звезда : газета. — С. 10. Архивировано из первоисточника 21 сентябрь 2013.
- ↑ Махмут Гареев. «Россия в войнах XX века» . Дата обращения: 7 сентябрь 2020. Архивировано 26 август 2009 года.
- ↑ Центральный штаб / polkrf.ru . Дата обращения: 31 гыйнвар 2020. Архивировано 31 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Генеральный штаб ООД «Ветераны России». Гареев Махмут Ахметович / ветераныроссии.рф . Дата обращения: 17 июль 2020. Архивировано 17 июль 2020 года.
- ↑ Генерала Гареева похоронили на Федеральном военном мемориальном кладбище . ИА Regnum (27 декабрь 2019). Дата обращения: 27 декабрь 2019. Архивировано 27 декабрь 2019 года.
- ↑ В Кремле Владимир Путин вручил орден генералу Махмуту Гарееву . Дата обращения: 26 июль 2013. Архивировано 28 июль 2013 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 6 мая 2018 года № 199 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» . Дата обращения: 26 май 2018. Архивировано 27 май 2018 года.
- ↑ Генерал армии М. А. Гареев отметил 95-летие. // «Российское военное обозрение». — 2018. — № 7. — С.25.
- ↑ Награждённые Золотой медалью АН РТ «За достижения в науке» . Академия наук Республики Татарстан. Дата обращения: 4 февраль 2022. Архивировано 16 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Крайнова, Гибадулин, 2013
- ↑ Указ Президента РФ от 25.05.1998 № 583 «О присуждении Государственной премии Российской Федерации имени Маршала Советского Союза Г. К. Жукова за 1998 год»(недоступная ссылка — история) . «Московский журнал» — 2002 — № 6. официальный сайт Президента Российской Федерации.
- ↑ Определёны Лауреаты Государственной премии Российской Федерации имени Маршала Советского Союза Г. К. Жукова . официальный сайт Министерства обороны Российской Федерации. Дата обращения: 21 май 2015. Архивировано 5 март 2016 года.
- ↑ Генерал Гәрәевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан чыккан беренче медаль аның улына тапшырылды. Татар-информ, 7.05.2023
- ↑ Беларусьта Мәхмүт Гәрәевкә истәлек тактасы ачылды. Татар-информ, 7.07.2023
- ↑ күбесе күп тапкырлар басылып чыккан, башка телләргә тәрҗемә ителгән.
Әдәбият
- Газукин Павел Евгеньевич. Гареев Махмут Ахметович // Военачальники российской армии : справочник. — Панорама. — С. 39—40. — ISBN 5-94420-003-0.
- Гареев, Махмут Ахметович // Татарская энциклопедия. Т. 2. — Казань, 2005.
- Крайнова Г.М., Гибадулин Р.Я. Генерал Армии Махмут Гареев. Служу Отчизне! — Казан: Ихсан, 2013. — 197 б.
- Горбачёв А. Н. 10 000 генералов страны: Краткий биобиблиографический справочник. / 5-е изд. — М., Infogans, 2017.
- Лобов В. И., Португальский Р. М., Рунов В. А. Военная элита России. Советский период. 1917—1991. —— М., 2010.
- Окороков А. Секретные войны СССР. Самая полная энциклопедия. — М.: Яуза, Эксмо, 2015. — 704 с. — ISBN 978-5-699-67679-8.
- Президенту Академии военных наук генералу армии М. А. Гарееву — 90 лет // Новая и новейшая история. — 2013. — № 4.
- Рубцов Ю. В. Президент Академии военных наук М. А. Гареев // Новая и новейшая история. — 2003. — № 4;
Сылтамалар
- Биография генерала армии Махмута Гареева
- Махмут Гареев: избранные моменты из биографии и библиографии
- Махмут Гареев: избранные моменты из биографии и библиографии
- В Чишминском районе открылся музей генерала армии Махмута Гареева / Людмила Терновая. Башинформ]]
- Генералу армии Махмуту Гарееву — 95 лет! // Красная звезда: газета.
- РУВИКИ: Әлифба буенча тикшерелгән мәкалә
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чиләбедә туганнар
- 25 декабрь көнне вафатлар
- 2019 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Александр Невский ордены (ССРБ) кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Жуков медале белән бүләкләнүчеләр
- «Кёнигсбергны алган өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Кызыл Байрак ордены (Әфганстан) кавалерлары
- Әлифба буенча тарихчылар
- ССРБ тарихчылары
- Русия тарихчылары
- Генераллар
- Тарих фәннәре докторлары