Сания Исмәгыйлева (укытучы)
Сания Исмәгыйлева, Сания Гата кызы Исмәгыйлева (1939 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бондюг) — Казан федераль университетының Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы профессоры, педагогия фәннәре кандидаты (1969), күпсанлы дәреслекләр авторы. РСФСР халык мәгарифе алдынгысы (1970), Татарстан АССР атказанган укытучысы (1988), РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (1998).
Тәрҗемәи хәле
1939 елда ТАССР Бондюг (хәзерге Менделеевск) шәһәрендә туган. «Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган (1960). Казан дәүләт педагогия институтында «Татар мәктәбендә туган телне укытканда белем бирү һәм тәрбиянең бердәмлеге» темасына педагогия фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1969).
Хезмәт юлы
- Институтны тәмамлагач, авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
- 1967 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтында эшли. Татар әдәбиятын укыту теориясе һәм методикасы фәненнән укыта.
Хезмәтләре
Фәнни эшчәнлегенең юнәлеше - татар әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары. 240 лап фәнни хезмәте басылган, шул исәптән 12 укыту-методик әсбап, 20 монография. Югары уку йортында 43 ел эшләү дәверендә «Рус телле укучыларга татар телен укыту методикасы», «Татар халык педагогикасы нигезләре», «Татар әдәбиятыннан класстан тыш эшләр», «Мәктәптә әдәби текстларны анализлау ысуллары», «Югары уку йортында язма эшләрне башкару методикасы», «Татар әдәбиятында укытучы образы» кебек махсус курслар әзерләп алып бара.
Китаплары
- Мәктәптә драма әсәрләрен өйрәнү. Казан, 1983.
- Мәктәптә лирик әсәрләрне өйрәнү. Казан, 1985.
- Рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту. Казан: Мəгариф, 1993.
- Мәктәптә әдәби әсәрләрне анализлау ысуллары. Алабуга, 1997.
- Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту. Алабуга, 1999.
- Авыл милли мәктәбе укытучысының профессиограммасы. Алабуга, 1991.
- Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү. Алабуга, 1992.
- Игътибар: дәрес бара. Алабуга, 1992.
- Татар теленнән дәрестән тыш эшләр. Алабуга, 2002.
- Татар әдәбиятын укыту теориясе һәм методикасы. Алабуга, 2005.
- Мәктәптә әдәбият тарихы курсы. Алабуга, 2006.
- Халык авыз иҗаты мәктәптә. Алабуга, 2005.
- Әдәбияттан бердәм дәүләт имтиханнары: Укучыларны әзерләү өчен материаллар. Алабуга, 2010.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
- КФУ Алабуга институты рәсми сайты 2016 елның 31 март көнендә архивланган.