Сарманай
Сарманай – Оренбург өлкәсенең Шарлык районындагы татар авылы. Дим елгасы буенда урнашкан. Мишәр диалектының Шарлык сөйләше таралган.
Тарихи белешмә
1740 елда Оренбург кальгасы төзелә. Аны Казан белән тоташтыручы Зур Мәскәү юлын тәртиптә торарга һәм ᴨyчтьı хезмәте алып барырга татарларны җәлеп итәләр. Юл өстендәге Сарманай авылын 1743 елны корырга рөхсәт бирелә. Авыл хөкүмәттән рөхсәт кәгазе алган Сарманай Азменев хөрмәтенә атала. 1747 елда биредә 132 ир-ат исәпкә алынган. 19 гасыр башында әле якын-тирәдә русның эзе дә булмый. Җиде авылның бишесендә татарлар яши, берәрсендә башкортлар һәм мукшылар.
Танылган шәхесләр
- Нургали Галиев (1914-77) – Сəʙитлар Берлеге Каһарманы.
Икътисад
Сарманай авыл җирлегенең 6 мең га җирен инвестор – Оренбург-Агро-ДТ ҖЧҖ эшкәртә.
Мәгариф
Сарманай мәктәбендә 77 бала укый (2012/13 уку елы). Татар теле мәктәп компоненты кысаларында 6-8 сыйныфларда керә.