Сафин Рәис Рәүф улы
Рәис Рәүф улы Сафин (рус. Сафин Раис Рауфович; 23 август 1939, Ош, Кыргызстан — 24 февраль 2022, Түбән Кама) – рәссам, сынчы. Халык сәнгать һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгатькә багышланган шәһәр һәм республика күргәзмә-ярминкәләрендә актив катнашучы.
Тәрҗемәи хәле
1939 елда Кыргыстан ССР Ош шәһәрендә туа. Озак еллар Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендә яшәп иҗат итә.
Ленинабад (хәзерге Хөҗәнд) шәһәрендә тынлы оркестр классы буенча музыка училищесын тәмамлый, ә аннан Казан консерваториясенә укырга керә. Климатның кискен үзгәрүе сәламәтлегенә тәэсир итү сәбәпле, консерваториянең беренче курсында академик ял алып, кире Дүшәнбегә кайта. Армия сафларында да, Дүшәнбе гарнизонында хәрби оркестрда уйный. Дүшәнбедә күпмедер вакыт профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнә — цирк оркестрында эшли. Дүшәнбе сәнгать училищесын тәмамлый.
1988 елда гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә күченеп кайта, биредә 20 елга якын «Нижнекамскнефтехим» предприятиесенең төзү-төзәтү цехында рәссамнар төркемендә эшли, һәйкәлләр иҗат итә, агачтан сырлап скульптуралар, бакырдан чүкеп төрле сувенирлар, ясый. Алюминий, бакыр, латуньнан ясалган зур тәлинкә-подносларга, гравировкалап, майлы буяу белән рәсемнәр төшерә, аларны лак белән каплап, газ плитәсендә яндыра.
- Хезмәтләре
Беренче бюстын Социалистик Хезмәт Герое, «Нижнекамскнефтехим»ның беренче генераль директоры Николай Васильевич Лемаевка багышлый, ул бронзадан коела. Аннан Евгений Королевның бюстын иҗат итә, хәзерге вакытта бюст Түбән Кама политехник колледжы каршында тора.
2012 елда Муса Җәлил һәйкәлен иҗат итә, әлеге һәйкәл Түбән Камада Халык иҗаты йорты янында тора.
Благодатноая авылындагы Җиңүнең 60 еллыгына багышлап иҗат ителгән икегә ике метрлы зур барельефлы стела да — Рәис Сафин хезмәте. Барельеф гипстан, һәйкәлнең барлык фигураларын кечкенә бакыр кисәкләре белән тышлап ясалган.
Сылтамалар
- Раис Сафин, скульптор: на первом месте труд и настойчивость // www.e-nkama.ru, 27.10.2015. [Тикшерелгән 19 май 2025]
- Сафин Раис Рауфович // www.vk.com, 30.08.2012. [Тикшерелгән 19 май 2025]