Саян (ансамбль)

«Саян», Тыва дәүләт «Саяннар» җыр һәм бию ансамбле (тыв. Тываның «Саяннар» күрүнениң ыры-сам ансамбли, рус. Тувинский государственный ансамбль песни и танца «Саяны») — Тыва Республикасының башкаласы Кызыл шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. Тыва АССР комсомолы премиясе лауреаты (1979).

Директор — Оксана Владимир кызы Тюлюш.
Сәнгать җитәкчесе — Аяна Самыя кызы Монгуш.
Балет буенча репетиторлар — Марат Александр улы Тумат, Чечена Кан-оол кызы Сувакпит.

Тарих

Файл:Саян 1.jpg
«Саян» ансамбле
Файл:Саян 2.jpg
«Саян» ансамбле
Файл:Саян 3.jpg
Гастрольләр харитасы
  • 1969 елның апрелендә[1] оештырыла. Кызыл шәһәренең сәнгать училищесы студентларыннан торган «Чәчәк» (Чечек) үзешчән ансамбле дәүләт ансамбле статусын ала[2]. Ансамбльдә 30 хор артисты, 15 балет артисты, 10 оркестр музыканты эшли башлый.
  • Оештыручылары һәм башлап йөрүчеләр — сәнгать училищесы директоры А. Панов, Р. Лесников, А. Аксенов, А. Чыргал-оол, Р. Кенденбиль, Д. Хуреш-оол, А. Огнев, А. Шатин, П. Әлмөхәммәтов, К. Рассадин.
  • Хәзер ансамбльдә 4 төркем: биючеләр, җырчылар, оркестр, «Кыңгыргай» фольклор төркеме.
  • Тываның Россия кул астына керүенең 100 еллыгына багышлап, Екатиринбурда чыгышы була[3].
  • Тыва мәдәният министрлыгы белән бергә, «Бердәм гаиләдә» (В семье единой) милли мәдәниятләр фестивален оештыра [4].
  • 2004 елда Аурупа илләрендә зур турне үткәрә[5].
  • 2012 елда Тыва филармониясе тәркибеннән (составыннан) чыгып, мөстәкыйль сәнгать оешмасы статусын ала [6]

Репертуар

Ансамбль концертлары 2 өлештән, 6 бүлектән тора: скиф, төрки, монгол, маньчжур, урянхай һәм хәзерге заман чорлары. «Кыңгыргай» төркеме бугаздан җырлауны башкара. Иң соңгы программа — «Хыялның алтын уклары» (Күзелдиң алдын согуннары) программасы.

Җырлы-биюле күренеш

  • «Яңгыравык наз» җырлы-биюле күренеш
  • «Шаман биюе»«» җырлы-биюле күренеш
  • «Болан биюе» җырлы-биюле күренеш
  • «Бәйрәм сюитасы» җырлы-биюле күренеш
  • «Барабаннар» җырлы-биюле күренеш
  • «Аучылар һәм болан» җырлы-биюле күренеш
  • «Чәчәк» җырлы-биюле күренеш
  • «Тывада бәйрәм» җырлы-биюле күренеш

Җырлар

  • «Тооруктуг долгай Тандым» җыры
  • «Бай-ла Тайгам» җыры
  • «Опей ыры»«» җыры
  • «Ала караан дешкен болза» җыры
  • «Дынгылдай» җыры
  • «Алды баштыг Кара-Дагны» җыры

Биюләр

  • «Дембилдей» күмәк бию (В.О. Донгак куйган)
  • «Урянхай йола биюе» күмәк бию (В.О. Донгак куйган)
  • «Цам мистериясе» күмәк бию (В.О. Донгак куйган)
  • «Эдирээлиг кыстар» күмәк бию (В.О. Донгак куйган)

Борынгы милли уен кораллары — игил, бызаанчы, дошпулуур, чанзы, чадаган, лимби, кенгиргеда уйнау.

Директорлар

  • С.Ш. Монгуш
  • С.М. Айыжи
  • О.М. Тукар
  • С.С. Сурун, Тываның атказанган артисты
  • Н.Ф. Даржаа, РФ, Тыва АССР атказанган артисты

Сәнгать җитәкчеләре

  • Р.Н. Лесников, РСФСР, Тыва АССР атказанган артисты.
  • В.С. Нанактаев, РСФСР, Тыва АССР атказанган артисты.
  • В.О. Донгак, Тыва дәүләт премиясе лауреаты
  • Т. Ондар, Тываның атказанган артисты.
  • Ч. Сувакпит, Тываның атказанган артисты.
  • Э. Тартан-оол, Тываның атказанган артисты.
  • А. Мандан-Хорлу, Тываның атказанган артисты.
  • М. Тумат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Тыва АССР комсомолы премиясе (1979).
  • Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия бәйгеләренең диплом иясе.
  • I Дельфий уеннарының (Мәскәү, 2002) көмеш, бронза медале.
  • Халыкара бию һәм музыка фестиваленың (Дижон, Франция, 2003) Гран-при иясе.
  • Халыкара «Азия йөрәге» фестиваленың (Россия, 2007) Гран-при иясе.
  • Дөнья халыклары фестиваленың (Көньяк Корея, 2011) бронза медале[7] .
  • VI халыкара халык биюе фестивале (Азия-Тын океан регионы, 2012) дипломы һ. б.[8].

Сылтамалар