Сергей Буренков
Сергей Буренков | |
---|---|
Туган көне | 20 июль 1923 |
Туган | |
Вафат көне | 8 апрель 2004 (80 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | табиб, сәясәтче |
Бүләк һәм премияләр |
Буренков Сергей Петрович (20 июль 1923 ел, Петроград, РСФСР, ССРБ — 8 апрель 2004 ел, Мәскәү, Россия Федерациясе) — ССРБ-ның дәүләт эшлеклесе, 1980-1986 елларда сәламәтлек саклау министры.
Биографиясе
Сергей Петрович Буренков 1923 елның 20 июлендә Петроградта (хәзер — Санкт-Петербург) туган. Аның атасы- Буренков Петр Андреевич (1890-1941), әнисе — Павлова Ольга Прокофьевна. (1896-1969). Хатыны — Протопопова Новелла Михайловна (1925-1990). Улы — Буренков Михаил Сергеевич.
Югары белемле: 1947 елда Хәрби-диңгез медицина академиясен тәмамлый. Медицина фәннәре кандидаты. 1945 елдан Коммунистлар фиркасе әгъзасы.
1943 елдан Дон фронтында танк бригадасының санитар инструкторы.
1944 елдан. — С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе курсанты.
1947 елдан — Грузия ССРда ССРБ Дәүләт именлеге министрлыгының туберкулез шифаханәсендә табиб-ординатор.
1949 елдан — Ленинград туберкулез институтында клиник-ординатор.
1950 елдан — Карел АССРнда Медвежьегорск туберкулез шифаханәсенең медицина буенча бүлек мөдире һәм баш табиб урынбасары.
1959 елдан. — Ленинград кала туберкулез дәваханәсенең баш табибы.
1961 елдан — КПСС-ның Ленинград шәһәре Сестрорецк район комитеты секретаре.
1963 елдан — Ленинградның Сестрорецк район Советы башкарма комитеты җитәкчесе.
1963 елдан — КПСС-ның Сестрорецк район комитеты беренче секретаре.
1966 елдан — Ленинград шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.
1971 елдан — ССРБ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары,
1980 елның декабреннән — ССРБ сәламәтлек саклау министры.
1980-1990 елларда КПСС Үзәк Комитеты әгъзалыгына кандидат. Таҗик ССР-нан 10-11 чакырылыш ССРБ Югары Советының Милләтләр Советы депутаты (1979-1989)[1].
1986 елның декабреннән Союз әһәмиәтендәге шәхси пенсионер. Лаеклы ялга чыккач, Сергей Петрович ССРБ Медицина фәннәре академиясенең «Медицина энциклопедиясе»нең гыйльми мөхәррире була һәм бу вазифада алты ел чамасы эшли. Троекуров зыяратында җирләнгән.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Ленин ордены,
- Октябрь Революциясе ордены,
- 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены,
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены,
- «Мактаулы Билгесе» ордены.
Искәрмәләр
- ↑ Список депутатов Верховного Совета СССР 11 созыва . Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2015. Архивировано 28 апрель 2013 года.
Сылтамалар
- 20 июль көнне туганнар
- 1923 елда туганнар
- Питырбурда туганнар
- 8 апрель көнне вафат булганнар
- 2004 елда вафат булганнар
- Мәскәүдә вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Сталинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча табиблар
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- ССРБ табиблары
- ССРБ сәясәтчеләре
- Русия табиблары
- Русия сәясәтчеләре
- Санкт-Петербургта туганнар
- 8 апрель көнне вафатлар
- 2004 елда вафатлар
- Санкт-Петербург хәрби-медицина академиясен тәмамлаучылар
- Медицина фәннәре кандидатлары
- Мәскәүдә җирләнгәннәр