Сергей Заһидуллин

Сергей Илгиз улы Заһидуллин (16 май 1965, Каракемер (Алматы өлкәсе), Алматы өлкәсе) — һөнәри хәрби, III чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты (1999-2003). РФ президентының Үзәк федераль бүлгедәге вәкиле аппаратының Мәскәү өлкәсендәге баш федераль инспекторы булып эшләгән (2009 елдан); 2021 елның июнендә бу вазифаны Андрей Белогуров башкарган[1].

Тәрҗемәи хәле

1965 елның 16 маенда Казакъ ССР Алматы өлкәсе Чилек районы Кара-Кемир авылында татар гаиләсендә туган. Әтисе — хәрби офицер, әнисе — математика укытучысы. Cоʙет Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ЭЭМ Пермь югары хәрби командирлар укуханәсен тәмамлаган (1986). Таллинда 7519нчы хәрби бүлектә взвод командиры, 1990 елдан Ленинградта 3526нчы хәрби бүлектә рота командиры булып хезмәт иткән. Майор дәрәҗәсендә Сумгаит, Таулы Карабах, Фәрганә, Көньяк һәм Төньяк Осетия кебек "кайнар нокталар"да була. 1993 елда хәрби хезмәттән китә, коммерция оешмаларында җитәкче вазифаларда була. 1999 елдан Ярославль «Собос» ассоциациясе иҗтимагый берләшмәсе президенты. 1999 елның 19 декабрендә 189нчы Киров территориаль сайлау бүлгесеннән өченче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнаша һәм, 86 499 тавыш (23, 56 %) җыеп, 17 көндәшен җиңеп чыга. Сайлау алды агитациясендә: террорга каршы «Гром» махсус бүлгесен җитәкләвен, хөкүмәт бүләкләре алуын, чечен мөһаҗирләре аның башы өчен 80 мең $ вәгъдә итүләрен әйтә. Икенче урында калган намзәт журналист А. И. Цветков, «Заһидуллинның әлеге мәгълүматлары ялган» дип, сайлау нәтиҗәләрен судка бирә, ләкин оттыра.

РФ Дәүләт Думасында регламент буенча комитет рәисе урынбасары, халыкара мөнәсәбәтләр комитеты рәисенең урынбасары, дәүләт бурычы һәм чит илләрдәге активлар буенча комиссия әгъзасы, РФ саклану һәм дәүләт куркынычсызлыгы өчен федераль бюджет тотылышын карау буенча комиссия әгъзасы, «Халык депутаты» депутатлар төркеме әгъзасы.

2003 елның ахырында үзен Ярославль өлкәсе губернаторы вазифасына намзәт итеп күрсәтә һәм 68 715 тавыш (10, 35 %) җыя, җиңгән А. И. Лисицын 478  701 тавыш (73,2 %) җыйган. Суд бу юлы Заһидуллинның дәгъвасын кире кага. 189нчы Киров территориаль сайлау бүлгесеннән дүртенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнаша һәм, 42 582 тавыш (13, 07 %) җыеп, өченче урынны ала.

2003 елның 31 декабрендә депутат вәкаләтләре беткәч, дәүләт хезмәте резервына күчерелә. 2004 елда РФ суд приставлары федераль хезмәтенең судларның тиешле тәртиптә эшчәнлек алып баруын тәэмин итүне оештыру идарәсе башлыгы. 2009 елдан РФ президентының Үзәк федераль бүлгедәге вәкиле аппаратының Мәскәү өлкәсендәге баш федераль инспекторы булып эшләгән. 2021 елның 30 июнендә бу вазифаны Андрей Белогуров башкарган[1]; 2026 елның февралендә дә ул баш федераль инспектор дип аталган[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны Лариса, Ярославль университетын тәмамлаган икътисадчы, улы һәм кызы бар.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 В прокуратуре области состоялось координационное совещание по вопросам выявления, пресечения, расследования и предупреждения преступлений (рус.). Мәскәү өлкәсе прокуратурасы (30 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  2. ↑ Прокуратура Московской области подвела итоги работы за 2025 год (рус.). Мәскәү өлкәсе прокуратурасы (4 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.