Сергей Зернов
Сергей Зернов (Сергей Алексей улы Зернов, 29 май (10 июнь) 1871 яки 1871[1] — 28 февраль 1945 яки 1945[1]) — зоолог-һидробиолог, ССРБ ФА академиге (1931), Россия һидробиологиясенә нигез салучыларның берсе. 1897 елда инкыйлаб хәрәкәтендә катнашканы өчен Нократ губернасының Малмыж өязенә сөрелә, шунда ул Шушма, Нократ елгаларындагы планктонны тикшерә, Казан университеты каршындагы зоология музее каталогларын тулыландыра һәм системалаштыра. 1902-1914 елларда Акъяр биология станциясе мөдире, 1924-1930 елларда ССРБ ФА Зоология музее директоры һәм Мәскәү университетының һидробиология кафедрасы мөдире. 1931-1942 елларда ССРБ ФА Зоология инстиуты директоры, 1938-1944 елларда «Зоология журналы»ның җаваплы мөхәррире.
- ↑ 1 2 3 4 Zernov, Sergej Aleksejevič // Чешская национальная авторитетная база данных