Соллерс — Яр Чаллы
«Соллерс – Яр Чаллы» гавами акционерлык җәмгыяте (рус. ПАО «Соллерс – Набережные Челны») — Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан автомобиль төзелеше ширкәте.
Төп предприятиесе — КамАЗ заводы территориясендә урнашкан кече литражлы автомобильләр заводы (ЗМА).
Тарих
Заводка 1987 елда «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең бүлендек предприятиесе буларак нигез салына, ВАЗ 11113-ОКА микролитражлы автомобиле җитештерелә, соңыннан автомобильләрне Алабуга җиңел автомобильләр заводында (АлАЗ) күпләп җитештерергә ниятлиләр (Кама трактор заводы, хәзерге СОЛЛЕРС Алабуга), әмма идея гамәлгә ашырылмый[1].
2005 елга ЗМА автомобильләр чыгару буенча тулы җитештерү циклы булган автомобиль җыю предприятиесе була.
2005 елның 3 июнендә «ЗМА» ААҖ «Северсталь-Авто» ААҖ ширкәте карамагындагы «Северсталь-групп» составына керә. «Северсталь-Авто» ребрендингы барлыкка килә һәм «Соллерс» ААҖ төзелә. 2008 елның маеннан Соллерс «ЗМА» акцияләренең 100 % ы ия була.
«ЗМА» ААҖ 2005 елдан SsangYong Rexton автомобильләрен җитештерә. 2006 елдан предприятие Fiat Albea, Fiat Palio һәм Fiat Doblò автомобильләрен ясау турында лицензияле килешү имзалана.
2011 елда «Соллерс» Ford Motor Company ширкәте белән берлектә Россиядә Ford автомобильләрен җитештерү һәм тарату өчен «Ford Sollers» (50/50) уртак предприятиесен төзи. Ford уртак предприятиегә үзенең «Форд Всеволожск» заводын, Соллерс «СОЛЛЕРС Алабуга» һәм «Соллерс – Яр Чаллы» заводларын кертә.
2015 елга «Соллерс – Яр Чаллы» заводының җитештерү куәте 110 мең автомобиль[2] .
2019 елга завод Ford Fiesta һәм Ford Ecosport кече литражлы продукция чыгара.
2019 елның июнендә Ford ширкәтенең Россия җиңел автомобильләр базарыннан китүе сәбәпле, заводта җитештерү туктатыла[3].
Эшчәнлек төрләре
- Төп
- Җиңел автомобильләр җитештерү[4].
- Өстәмә
- Автомобильләрнең өлешләрен һәм кирәк-яракларын, аларның двигательләрен җитештерү[4].
- Автотранспорт чараларын күпләп сату[4].
- Автотранспорт чараларын ваклап сату[5].
- Җиңел автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм төзәтү[5].
- Автомобиль детальләрен, кирәк-яракларын күпләп сату[4].
- Финанс лизингы[5].
- Җиңел автомобильләрне вакытлыча куллануга алу[5].
- Базар конъюнктурасын өйрәнү[4].
Продукция
Искәрмәләр
- ↑ История создания и развития предприятия. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2018. Архивировано 3 октябрь 2018 года.
- ↑ На заводе FORD SOLLERS в Набережных Челнах запущено производство автомобиля FORD FIESTA. Архивировано 19 июнь 2015 года.
- ↑ Ford Sollers остановил производство в Челнах
- ↑ 1 2 3 4 5 ОАО «Соллерс - Набережные Челны».
- ↑ 1 2 3 4 ОАО «Соллерс - Набережные Челны».