Столяров урамы (Казан)

Столяров урамы, Николай Столяров урамы (рус. Улица Столярова, улица Николая Столярова) — Казанның Киров районындагы урам. Урицкий урамы белән киселештән башлана. К. Цеткин урамы белән киселештә тәмамлана. Кызыл Армия урамы белән кисешә. Ике тапкыр Hero of the USSR.pngHero of the USSR.png Советлар Союзы Герое Николай Столяров (1922-1993) исемен йөртә. Почта индексы 420030.

Тарих

2000 елда Бөек Җиңүнең 55 еллыгында Казанның Киров районында (Адмиралтейство бистәсе) урам исеме ике тапкыр Советлар Союзы Герое легендар очучы Николай Столяров (1922-1993) истәлегенә Николай Столяров урамы итеп үзгәртелгән[1].

Игътибарга лаек объектлар

  • Николай Столяров исемендәге парк
  • Н. Столяровка куелган бюст
  • 39нчы йорт — 4нче шәһәр хастаханәсе
  • Пантелеймон Дәвалаучы часовнясы

Галерея

Искәрмәләр