Строители Татарстана (журнал)

«Строители Татарстана» (тат. «Татарстан төзүчеләре») — Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителүче мәгълүмати-аналитик, реклама журналы. Гамәлгә куючылары — ТР төзүчеләр берлеге һәм ТР төзүчеләр бердәмлегенең рәсми басмасы.

Тарих

2009 елның сентябреннән айга бер тапкыр чыга. Республиканың төзелеш белән шөгыльләнүче эшлекле даирәсе һәм Татарстан партнерлары өчен нәшер ителә. Ай саен яхшы ак кәгазьдә, төсле итеп, 50 битле булып чыга. Реклама өлеше басманың 40 % ын алып тора.

Таралу

Төзелеш оешмалары җитәкчеләренә бушлай, оешмаларда эшләүчеләргә оешма яздырган абунә буенча таратыла. Төзелеш тармагы хезмәт ветераннарын басмага ТР төзүчеләр берлеге яздырта.

Электрон рәвештә ТР төзүчеләр берлеге[1], ТР төзүчеләр бердәмлеге[2] сайтларында урнаштырыла[3].

Рубрикалары

  • Яңалыклар
  • СРО реформасы
  • Көн кадагында
  • Юбилей. Котлыйбыз
  • Кануннардагы яңалыклар
  • Хезмәтне саклау
  • Хезмәт кешесе
  • Хезмәтенә карап бүләге
  • Тармак әйдәманнары
  • Һөнәри белем бирү
  • Төбәкләр тәҗрибәсе
  • Технологияләр
  • Тарих битләреннән
  • Реклама[4]

Адресы

Искәрмәләр