Сөләйман Рөстәм

Сөләйман Рөстәм (азәри. Süleyman Əliabbas oğlu Rüstəmzadə; 19061989) — Азәрбайҗан совет шагыйре, драматург, җәмәгать эшлеклесе[3]. Азәрбайҗан ССР гимны сүзләренең авторларының берсе (Сәмәд Вургун һәм Хөсәен Ариф белән бергә).

Азәрбайҗан ССРның Халык шагыйре (1960). Социалистик Хезмәт Герое (1976). 1940 елдан СБКФ әгъзасы.

undefined

Тормыш юлы

1906 елның 12 мартында Новхан авылында (хәзер Азәрбайҗанның Апшерон районы) тимерче гаиләсендә туа[4].

Революциягә кадәр рус-татар мәктәбендә укый. Ул вакытта мәктәптә Сөләйман Сани Ахундов директор һәм педагог була, Сөләйман Рөстәм язганча, ул анарда әдәбият белән кызыксыну уята, ә ул чордагы танылган педагоглар — М. Вәзиров, Р. Таиров, А. Исрафилбәйли бу кызыксынуны ныгыта. Аннан соң ул Баку электр техникумына укырга керә, аннан соң — Азәрбайҗан дәүләт университетының көнчыгыш факультетына укырга керә, анда Җәфәр Җаббарлы, Әфрасияб Бәдәлбәйли, Вәли Хулуфлу аның курсташлары булалар, күренекле язучы Әбдүррәһимбәк Ахвердиев аларның педагогы була[5].

1929 елда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультетында белем алуын дәвам итә. 1937 елдан башлап Мәшәди Әзизбәков исемендәге Азәрбайҗан дәүләт драма театры директоры булып эшли. 1971—1989 елларда ул Азәрбайҗан ССРның Югары Советы рәисе. Сөләйман Рөстәм шагыйрь генә түгел, тәрҗемәче, әдәбиятчы да булган. Ул Низаминың «Серләр хәзинәсе»н (Аббасали Саровлу белән берлектә), Иван Крылов, Александр Грибоедов, Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Николай Некрасов һ. б. әсәрләрен туган теленә тәрҗемә итә[6]. Рөстәм әсәрләре дөньяның күп телләренә, шул исәптән рус теленә тәрҗемә ителгән.

Рөстәм «Эдебийет газети» («Әдәби газета») газетасының баш мөхәррире булып эшли. Азәрбайҗанның, ССРБның күп кенә дәрәҗәле премияләре лауреаты[3].

1989 елның 10 июнендә вафат була. Бакуда Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнгән.

Хәтер

  • 2006 елда Азәрбайҗанның Сөләйман Рөстәмгә багышланган почта маркасы чыгарыла.
  • Бакуда аңа мемориаль такта куелган[7].
  • Бакудагы урам аның исемен йөртә.

Иҗат

1927 елда язылган беренче шигырь җыентыгы — «Кайгыдан шатлыкка», шагыйрьнең 20 нче елларда иҗат ителгән күп кенә шигырьләре («Партизан Али», «Кулсыз герой») комсомолга, гражданнар сугышына, Совет власте өчен көрәшчеләрнең батырлыгына багышлана.

1930 нчы елларда («Төн романтикасы») иҗат иткән әсәрләрнең төп тематикасы — коллектив хезмәт романтикасын торгызу. «Яхшы иптәш» поэмасы Муган далаларында мамык үстерүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышлана. 1939—1940 елларда Рөстәм «Гачаг Наби» пьесасын иҗат итә.

Бөек Ватан сугышы елларында язылган патриотик шигырьләр («Көн киләчәк», «Азәрбайҗанның улларына», «Картның җавабы») совет кешеләренең батырлыгына һәм фидакарьлегенә, аларның дошманны җиңүгә какшамас ышанычына багышлана. Сөләйман Рөстәмнең «Ана һәм хат ташучы» (1942) шигыре зур популярлыкка казана.

Сугыштан соңгы елларда шагыйрь азәрбайҗан ярлыларының Ирандагы авыр тормышына һәм Совет Азәрбайҗанның сугыштан соңгы чәчәк атуына багышланган «Ике яр» шигырьләр җыентыгын яза. «Гафур йөрәге» поэмасында күкрәге белән командирын дошман пулясыннан каплаган сугыш герое Гафур Мамәдов образы торгызыла[8].

Бүләкләр

Искәрмәләр

  1. Сүлейман Рүстәм (библиография) (азәрб.) — Bakı: 1950. — С. 8. — 94 с.
  2. Rustam Suleyman // Халыкара музыка китапханәсе проекты — 2006.
  3. 1 2 Сулейман Рустам (рус.). Большая советская энциклопедия. Архивировано из оригинала 18 апрель 2015 года.
  4. Гулиев А. К. Сүлейман Рүстәм (библиография) [азәр.]. — Баку: Гызыл Шәрг, 1950. — С. 8. — 94 с.
  5. К 100-летию со дня рождения Сулеймана Рустама (рус.). Издание Всероссийского Азербайджанского Конгресса. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2010.
  6. Введенский Б.А. Большая советская энциклопедия Том 37=Большая советская энциклопедия Второе издание (рус.) [недоступная ссылка — история]. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2010. Архивировано 18 апрель 2012 года.
  7. Памятники Азербайджана(үле сылтама)
  8. М. А. Дадашзаде. История Азербайджанской литературы. Издательство: «Маариф» — 1987

Әдәбият

  • М. А. Дадашзаде «История Азербайджанской литературы» Издательство «Маариф» — 1987

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр