Әфрасияб Бәдәлбәйли
Әфрасияб Бәдәлбәк улы Бәдәлбәйли (азәри. Əfrasiyab Bədəlbəy oğlu Bədəlbəyli; 6 (19) апрель 1907, Баку — 6 гыйнвар 1976, Баку) — Азәрбайҗан композиторы, дирижёр, музыка белгече һәм публицист, Азәрбайҗан ССРның халык артисты (1960). Режиссёр Шәмси Бәдәлбәйлинең абыйсы.
Беренче Азәрбайҗан балетының музыка һәм либретто авторы[1][2] һәм мөселман Көнчыгышындагы «Кызлар манарасы» беренче балетның авторы[3], шагыйрь Низами Гәнҗәвигә багышланган «Низами» (1948), «Таллар елый» (1971) опералары авторы, симфония оркестры әсәрләренең, пьесалар өчен музыка авторы.
Аның музыка белеме өлкәсендәге хезмәтләре һәм мәкаләләре билгеле. Аның эчтәлекле-монографик музыкаль сүзлеге популяр булып тора, анда танылган музыкаль терминнар белән беррәттән ул эшләгән азәрбайҗан терминнары да җыелган.
Бәдәлбәйли, туган азәрбайҗан һәм рус телләреннән тыш, фарсы һәм гарәп телләрен дә белгән.
Тәрҗемәи хәле
Әфрасияб Бәдалбәйли 1907 елның 19 апрелендә Бакуда туа. Әфрасияб гаиләдә алты баланың өлкәне булган. Алты яшь тә тулмаган килеш, тарда уйный башлаган. 1916 елда тугыз яшендә ул әле яңа гына ачылган 6 нчы мөселман-рус музыкаль мәктәбенә бара, аның директоры әтисе булган[4].
1922 елдан алып 1928 елга кадәр Азәрбайҗан дәүләт төрки музыка техникумында Әфрасияб скрипка һәм музыка теориясе классы буенча дәресләргә йөри, анда азәрбайҗан халык көйләрен һәм мугамаларын башкарган.
1930 елда Азәрбайҗан опера һәм балет театрында дирижёр буларак эшли башлый[5]. Шул ук елны Азәрбайҗан дәүләт университетының «Көнчыгыш телләр» факультетын шәрык белгече-филолог белгечлеге буенча тәмамлый. 1931 елдан — симфоник концертлар дирижёры.
1940 елда хатыны Гәмәр Алмасзадәгә багышланган «Кызлар манарасы» балетын — беренче Азәрбайҗан балеты һәм мөселман Көнчыгышта беренче балет булган әсәрне иҗат итә[6].
1942 елның маеннан июнь аена кадәр Бәдәлбәйли Баку киностудиясендә Икенче бөтендөнья сугышы каһарманы Бахтияр Кәримовка багышланган «Бәхтияр» кинофильмын яңгырату һәм музыкаль бизәү өстендә эшли. 1943 елдан 1946 елга кадәр Бәдәлбәйли Азәрбайҗан филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 1945 елдан СБКФ әгъзасы[7].
1952 елдан 1956 елга кадәр — Азәрбайҗан Композиторлар Берлегенең «Музыка белеме һәм музыкаль тәнкыйть» секторы рәисе.
1960 елның 24 маенда Азәрбайҗан ССР Югары Советы Президиумының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» указы белән аңа Азәрбайҗан ССРның халык артисты исеме бирелә.
1969 елдан 1973 елга кадәр — Азәрбайҗан хор җәмгыяте рәисе.
Гомер азагына кадәр Азәрбайҗан дәүләт опера һәм балет театрында баш дирижёр вазыйфасында эшли.
Әфрасияб Бәдәлбәйли 1976 елның 6 гыйнварында йөрәк җитешсезлегеннән вафат була. Композитор шул ук көнне II Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнә[4].
Иҗат
Азәрбайҗан драма театрында Әфрасияб Бәдәлбәйли иҗат иткән музыкаль әсәрләр белән «Ут кәләше» (1927), «Севиль» (1928), «Алмас» (1929), «1905 елда» (1931), «Яшар» (1932), «Сиявуш» (1932), «Гаҗи Гара» (1933), «Фәрхәд вә Ширин» (1941) кебек пьесалар куелган. «Халыкның ачуы» (Б. И. Зейдман белән бергә, Баку, 1941), «Низами» (Баку, 1948), «Таллар елый» (Баку, 1971) операларын; «Кызлар манарасы» (Баку, 1940) балеты, «Тәрлән» балалар балеты (1941, Баку); оркестр өчен — «Советлар власте өчен» (1930) симфоник поэмасы, «Миниатюралар» (1938), 2 марш (1930, 1941); халык уен кораллары оркестры өчен — симфониетта (1950); фортепиано белән җыр өчен — 3 җыр (заманча шагыйрьләр сүзләре); спектакльләргә 60тан артык музыка иҗат итә.
Шулай ук аның түбәндәге әдәби әсәрләре дә билгеле: «Музыка турында әңгәмә» (азербайҗан телендә; Баку, 1953); «Корбан Примов» (азерб. телендә; Баку, 1956); «Музыкаль терминнар сүзлеге» (рус-азерб. телендә; Баку, 1956); «М. Ф. Ахундов исемендәге Азәрбайҗан дәүләт орденлы Ленин исемендәге опера һәм балет театры» (К. Касыймов белән); «Мәгънәле монографик музыкаль сүзлек» (азерб. телендә; Баку, 1969).
Бүләкләр
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (09.06.1959)
- Хөрмәт Билгесе ордены (29.04.1967)
- Азәрбайҗан ССРның халык артисты (1960)
- Азәрбайҗан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1940)
Хәтер
1993 елда Әфрасияб Бәдәлбәйли турында «Гомер дәвамы» (азәри. Ömrün davamı) документаль фильмы, ә 2000 елда — «Барысы да ничек бар» фильмы (азәри. Hər şey olduğu kimi) төшерелә[8].
Баку шәһәренең «Азадлыг»проспектындагы 23 нче балалар музыка мәктәбе композитор исеме белән аталган[9], ә Бакудагы Бәдәлбәйли яшәгән йорт диварында мемориаль такта урнаштырылган.
Искәрмәләр
- ↑ Музыкальная энциклопедия / Гл. ред. Ю. В. Келдыш. — А — Гонг.: Советская энциклопедия, 1973. — Т. 1. — 1072 стб. с илл. с.
- ↑ Большая Советская Энциклопедия / Гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — А — Ангоб.: Советская энциклопедия, 1969. — Т. 1. — 608 стр., илл.; 47 л. илл. и карт, 1 отд. л. табл. с.
- ↑ Betty Blair. Maiden's Tower Ballet. Azerbaijan International (Winter 1999). Архивировано 14 август 2011 года.
- ↑ 1 2 Галина Микеладзе. Сын бека, потомок шаха. «Азербайджанские Известия» (7 апрель 2007).
- ↑ Living Voices of Azerbaijani History: Afrasiyab Badalbeyli 2007 елның 11 октябрь көнендә архивланган.. Voices.musigi-dunya.az [азәр.]
- ↑ Ф. Алескероглу. Фархад Бадалбейли: ""Девичья башня" еще раз подтвердила высокий уровень нашего национального академического искусства. «Эхо». Архивировано из оригинала 21 гыйнвар 2013 года.
- ↑ Касимов А. К. {{{заглавие}}} // Театральная энциклопедия / под ред. С. С. Мокульского. — М.: Советская энциклопедия, 1961. — Т. 1.
- ↑ Документальные фильмы. afrasiyab.musigi-dunya.az.
- ↑ Справочник предприятий. Детская музыкальная школа №23 им. А.Бадалбейли. navigator.az. Архивировано 14 август 2011 года.
Сылтамалар
- Биографическая энциклопедия. Бадалбейли Афрасияб Бадал-оглы. biografija.ru. Архивировано 14 август 2011 года.
- Галина Микеладзе. Композитор, дирижер, музыковед, публицист. «Каспий». Архивировано 14 август 2011 года.
- Биографическая энциклопедия. Балетная музыка. vslovar.ru. Архивировано 14 август 2011 года.
- Балет Девичья башня, либретто.