Талмас Гарипов
Гарипов Талмас Мәгъсүм улы (31 июль 1928 ел — 19 май 2022 ел) — тел белгече, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1991), филология фәннәре докторы (1974), профессор (1979). Россия Федерациясенең (1992) һәм Башкорт АССР-ының (1983) атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003), ССРБ-ның югары белем бирү отличнигы (1979). Бадминтон буенча БАССР-ның беренче чемпионы (1966); 1965-1981 елларда БАССР‑ның бадминтон буенча җыелма командасы тренеры.
Тәрҗемәи хәле
Талмас Мәгъсүм улы Гарипов[1] Мәскәү шәһәрендә 1928 елның 31 июлендә туган.
1952 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. 1956-1965 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли, 1957 елдан гыйльми сәркатиб була[2], 1960 елдан — сектор мөдире, 1965 елдан — өлкән тикшеренүче.
1966 елдан Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетында: 1968 елдан — гомуми тел гыйлеме һәм рус теле кафедрасы, 1977 елдан — рус теле һәм чагыштырма тел гыйлеме кафедрасы мөдире.
1980 елдан — М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта: 2010 елга кадәр гомуми тел гыйлеме кафедрасы мөдире була.
Талмас Гарипов бадминтон буенча БАССР-ның беренче чемпионы (1966); 1965-1981 елларда БАССР-ның бадминтон буенча җыелма командасы тренеры.
2022 елның 19 маенда Уфада 93 яшендә вафат [3].
Фәнни эшчәнлеге
Гыйльми тикшеренүләре Урал-Идел буе төрки телләрен чагыштырма-тарихи өйрәнүгә, башкорт теленең грамматикасы, этимологиясе проблемаларына, тел-ара бәйләнешләргә, социолингвистикага, башкорт тел гыйлеме тарихына, шәркыятькә багышланган. Талмас Гарипов тарафыннан башкорт һәм татар телләренең, аларның диалектлары һәм сөйләшләренең фонетикасы, морфологиясе һәм лексикасының уртак билгеләре ачыклана, 550-дән артык фәнни хезмәт авторы.
Гыйльми хезмәтләре
- Башкирское именное словообразование. Уфа, 1959;
- Грамматика современного башкирского языка. М., 1981 (автор.);
- Семиречье Башкортостана. Семиян словарь. Уфа, 1998;
- Başkirica. Уфа, 2004.
Искәрмәләр
- ↑ Академия Наук Республики Башкортостан - Гарипов Талмас Магсумович. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2013. Архивировано 5 февраль 2013 года.
- ↑ http://img-fotki.yandex.ru/get/6445/16389044.29/0_864c4_b89f1ee6_orig
- ↑ https://tatar-inform.tatar/news/ufada-tanylgan-tel-belgece-tyurkolog-talmas-garipov-vafat-bulgan-5854862 Уфада танылган тел белгече-тюрколог Талмас Гарипов вафат булган. Татар-информ, 20.05.2022
Әдәбият
- Полвека в науке и просвещении: Публикации К. М. Гарипова и о нем. Уфа, 2003;
- Грунина Э. А. К. М. Гарипов: к 80-летию ученого //Вопросы тюркской филологии. Вып. 8. Материалы Дмитриевский чтение. М., 2009.