Тальхә ибне Губәйдулла

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Тальхә ибне Губәйдулла (гарәп. طلحة بن عبيد الله; ? -һ. 36, 656 ел) - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең якын сәхабәсе, исән чагында ук җәннәт вәгъдә ителгән 10 сәхабәнең берсе.

Яшь чагында Тальхә корәешләрнең кәрваны белән Басрага килгәч, Тальхә бер монахтан Мәккәдә яңа пәйгамбәр киләчәген ишетә. Мәккәгә кайткач, чыннан да, үзен пәйгамбәр дип атаучы кеше чыкканын белә һәм беренчеләрдән булып ислам кабул итә. Бу аның белән гаиләсе һәм кабиләдәшләре арасындагы низагка сәбәп була. Мәккә чорындагы җәберләүләрдән соң, Тальхә Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Ул Бәдер, Өхед һәм башка мөһим сугышлардан катнаша.
кылыч, сөңге һәм уклардан 70 артык яра саныйлар. Бу вакыйгадан соң Тальхәгә «тере шәһит» кушаматын бирәләр.

Беренче хәлифәләр чорында ислам дәүләтен ныгытуга өлеш кертә. Гомәр үлеменнән соң, хәлифәлеккә алты кандидат арасында була.

һ. 36 елда Басрадан ерак түгел мөселманнар арсында Дөя сугышы исемен алган бәрелеш була. Йәмән яһүде Габдулла ибн Саба тырышлыгы нәтиҗәсендә ике мөселман төркеме - Гайшә, Тальхә, Зүбәйр һәм хәлиф Гали төркемнәре арасында бәрелеш башлана.[1] Әлеге бәрелештә Тальхә үтерелә.

Искәрмәләр

  1. "Исламнаневе" сайты, archived from the original on 2020-09-30, retrieved 2021-08-11 

Чыганаклар