Татарстан Республикасы ветераннар берлеге
Татарстан Республикасы ветераннар берлеге (рус. Союз ветеранов Республики Татарстан) — Ветераннарның (инвалидларның) республика иҗтимагый оешмасы, «Россия ветераннар берлеге» гомумроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының структур бүлекчәсе; социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган иҗтимагый берләшмә.
Оешма Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм катнашучыларын, хәрби хәрәкәтләр, Кораллы Көчләр, хәрби хезмәт, хокук саклау органнары, дәүләт хезмәте һәм хезмәт ветераннарын, ветераннарның тол хатыннарын һәм гаилә әгъзаларын берләштерә. Эшчәнлеген Татарстан Республикасының бөтен территориясендә алып бара һәм региональ статуска ия.
Татарстан Республикасы ветераннарының (инвалидларының) республика иҗтимагый оешмасы 1956 елда төзелгән Совет Сугыш ветераннары комитетының ватанпәрвәрлек традицияләрен, аның символикасын, байрагын, флагын һәм бүләкләрен, шул исәптән «I дәрәҗә Ватан сугышы» орденын да кертеп, патриотик традицияләрнең хокукый варисы булып тора[1].
Оешманың даими эшли торган коллегиаль җитәкче органы — Татарстан Республикасы ветераннар комитеты, даими урнашкан урыны — Казан шәһәре, П. Лумумба ур., 4 йорт.
Комитет рәисе — генерал-майор Александр Ильич Бородин, Татарстан Республикасы ветераннар оешмасының координация советы рәисе — генерал-майор Әхәт Гайнулла улы Юлашев.
Максат һәм бурычлары
Оешманың төп максаты — ветераннарның гражданлык, сәяси, социаль хокукларын һәм ирекләрен яклау, җәмгыятьтә лаеклы урын тәэмин итү, Россия һәм Татарстан Республикасының демократик үсешенә ярдәм итү, аларның икътисадый һәм оборона куәтен һәм халыкара абруен, хокук тәртибен ныгыту, җәмгыятьне берләштерү һәм үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү өчен көчләрне берләштерү.
- Ветераннарны уртак иҗтимагый эшчәнлек өчен берләштерү, ветераннар арасында дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм үзара ярдәмне ныгыту;
- Социаль-икътисадый, сәяси, хезмәт һәм шәхси хокукларны, ветераннарның һәм аларның гаилә әгъзаларының намусын һәм абруен яклау, торак шартларын, медицина һәм башка хезмәт күрсәтү төрләрен яхшырту;
- Россия гражданнарында ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә, үсеп килүче буында югары патриотик аң, сәламәт яшәү рәвеше, гражданлык позициясен формалаштыруда, хәрби бурычның мөһимлеген аңлатуда, хәрби хезмәткә һәм үз Ватаныңны яклауга әзерлекле булырга өйрәтүдә ветераннарның көчләрен берләштерү һәм активлык күрсәтү;
- илнең оборона куәтен һәм Россия Федерациясенең бердәмлеген ныгытуга, җәмгыятьтә гражданлык килешүенә ирешүгә, югары әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне раслауга, өлкән буыннарның данлы сугышчан, хәрби һәм хезмәт традицияләрен саклап калуга һәм арттыруга, милли мәдәниятне баетуга, расизм һәм шовинизм, террорчылык һәм хокук бозулар чагылышларын, сәяси экстримизм күренешләрен булдырмауга теләктәшлек күрсәтү.
- халыкара ветераннар хәрәкәте эшчәнлегендә халыкларның тынычлыгын һәм куркынычсызлыгын ныгыт юнәлешендә эшләү, халыкара хокук нормалары һәм Россия законнары нигезендә төрле яклы хезмәттәшлекне һәм халыкара элемтәләрне ныгыту[2].
Структурасы һәм эшчәнлеге
Берлек составында «Сугышчан дан» («Боевая слава») һәм «Боевые подруги» клублары эшләп килә[3].
Оешмада ветераннар өчен төрле чаралар, акцияләр, иҗади кичәләр, бәйгеләр уздырылып тора. Шул исәптән төрле иҗади түгәрәкләр[4], хор, вокал ансамбле, сәламәтләндерү-спорт залы, китапханә[5], музей, чәчтарашханә һәм башкалар эшләп килә, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтелә.
Берлек әгъзалары яшҗ буын белән мәктәпләрдә, төрле дәрәҗә уку йортларында батырлык дәресләре алып бара[6].
Искәрмәләр
- ↑ Об организации. www.tatveteran.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2024.
- ↑ «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы Уставыннан
- ↑ Торжественное собрание членов военно — патриотических клубов «Боевая слава» и «Боевые подруги». www.tatveteran.ru (31 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2024.
- ↑ Выставка итоговых работ двух наших кружков рисования. www.tatveteran.ru (31 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2024.
- ↑ Библиотека приглашает. www.tatveteran.ru (9 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2024.
- ↑ В школе «Адымнар — Казань» прошёл урок мужества для учащихся 9-х классов. www.tatveteran.ru (3 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2024.
сылтамалар
- УСТАВ общественной организации ветеранов (инвалидов) Республики Татарстан Общероссийской общественной организации ветеранов «Российский союз ветеранов»
- Республиканская общественная организация ветеранов (инвалидов) «Союз ветеранов Республики Татарстан» (оешманың рәсми сайты)
- IX-я Отчетно-выборная Конференция РООВ «Союз ветеранов республики Татарстан» ОООВ «Российский союз ветеранов».