Татар Илеге (елга)
Татар Илеге, шулай ук Кече Илек, Саз (рус. Татарский Илек) ― Татарстанның Сарман районы территориясе буенча агучы кече елга, Минзәлә елгасы кушылдыгы.
География
Елга агымының башы Илексаз авылының көнбатыш битләвендә урнашкан. Татар Илегенең киң, яхшы формалашкан тугайлы елга үзәне бар. Тугаенда калдык су юллары, старица күлләре күзәтелә.
Татар Илеге яры буйлап Сарман районы авыллары ― Илексаз, район үзәге Сарман авыллары урнашкан. Минзәлә елгасына Татар Илеге Сарман авылының көнчыгыш башында кушыла.
Социаль объектлар
Файл:Татар Илеге елгасы башы.jpg
Елга башы (с) «Татар Илеге ял паркы» янәшәсендә
Файл:Татар Илеге.jpg
Татар Илеге елгасы күренеше
Сарман авылында елга яр буенда «Татар Илеге ял паркы» (2016 елда төзелгән)[1][2], «Бәрәкәт» мәчете (2021 елда ачылган), су коену урыннары, велосипед юллары урнашкан.
2016 елга Татар Илегенең суы кипкән диярлек хәлдә була[3], һәм аны торгызу очен чаралар үткәрелә. «Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы» программасы кысаларында чишмә сулары агымын чикләп, вакытлы буа формалаштырыла. Елганың текә ярларына төрле үсемлекләр һәм агачлар: шалфей, посконник, вейник, малиния, сислерия, каен һәм декоратив алмагач һәм шомырт утыртылган[4].
Этимология
Төрки телләрдә киң таралыш алган елга атамасы Илек буенча берничә версия яшәп килә. Иң дәлиллесе: төрки—татар телендәге илек, кыргыз һәм чагатай телләрендәге елик ― «косуля» белән тәңгәллек.
Сылтамалар
- Набережная Татарского Илека в селе Сарманово. Проект Россия [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Сарманово. Набережная реки Татарский Илек. ВКонтакте
- ↑ Сарманда Татар Илеге елгасы яр буен ачу. ВКонтакте
- ↑ Быть в Сарманове парку у реки. 2021 елның 31 июль көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 19.05.2016
- ↑ Набережная реки Татарский Илек. park.tatar, 10.09.2016 [рус.]