Татар Сайманы
Татар Сайманы – Сембер өлкәсе Николаевка районында урнашкан татар авылы. Поспеловка авыл советына карый. Янәшәдә – Бекшанка чокыры аша Чуаш Сайманы авылы урнашкан. 500 йорт бар.
Сыйфатлама
Берничә фермер хуҗалыгы бар. Авылда башка эш урыннары юк. Шуңа күрә күпчелек шәхси хуҗалыкларында терлек асрарга тырыша. Азык, утын әзерләү, тирес чыгару һ.б. хуҗалык эшләрендә Сайманлылар «Тып-тып» машиналар куллана. Тып-тып – ул 2-тактлы двигатель белән эшләүче көпчәкле транспорт чарасы. Кул астындагы материалдан җыела. Авыл буенча алар саны 300 якын.
Сайман урта мәктәбендә 172 бала укый (2012)[2]
Танылган шәхесләр
- Мәхмүт Алмаев (1874-1907) — шагыйрь, журналист.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Федеральный закон от 09.03.2016 № 69-ФЗ (рус.) — 2016.
- ↑ http://sasajman.narod2.ru/