Ногай иле (Карсун районы)
Ногай иле – Сембер өлкәсе, Карсун районындагы татар авылы. Коры Карсун елгасы буенда урнашкан.
Ногай иле язмаларда беренче тапкыр 1614 елда искә алына. Ул Сембердән дә борынгырак булып чыга.
Совет заманында Ногай илен күрше Коры Карсун авылына буйсындырып, бөлдерә язганнар иде. Хуҗалык идарәсе дә, оешмалар да, хәтта мәктәп тә шунда салынды. Үзгәртеп корулар башлангач ногайилеләр бу афәттән котылып, яңача яши башладылар.
«Алга» колхозы сакланып калган. Пилорама эшли. Күрше авыллар шикелле ногайлылар үз җирләрен Самарның инвесторларына тапшырмадылар. Фермерлар бар, үз хуҗалыгы белән яшәүчеләр күп еллык үләннәр чәчеп, терлекләр тоталар.
Мәгариф
Ногай илендә кайчандыр ябылган мәктәбе яңадан торгызылып, 11-еллык татар мәктәбе буларак эшли. Биредә 65 бала укып йөри.
Сәгать поясы
Ногай иле (Карсун районы) Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.
Халык
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Федеральный закон от 09.03.2016 № 69-ФЗ (рус.) — 2016.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/vpn/2020/Tom1_Chislennost_i_razmeshchenie_naseleniya
- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2015-04-21
- ↑ 2010 ел җанисәп алу базасы
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2015-04-21
- ↑ Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә