Папау
Папау (рус. Поповка) — Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районындагы авыл, Калмаер авыл җирлегенә керә. Ул район үзәге булган Чардаклыдан 15 км көньяк-көнчыгыштарак, Ак күл буенда урнашкан.
Тарихы
Татарларның бабалары хәзерге авыл урнашкан җирлектә Идел буе Болгары чорында ук яши башлаганнар. XVII гасырның икенче яртысында бирегә Саранск, Сембер һәм Темников өязләреннән хезмәтле татарлар күченеп килеп утырган[3].
Авылга 1697 елның язында йомышлы татарлар нигез сала. Башта «Татар Калмаеры» дип аталган бу торак пунктка 40 кеше килеп төпләнә. 1701 һәм 1713 елларда Иванчей Енохтаев җитәкчелегендә тагын 31 кешелек күченүчеләр төркеме килгәч, авыл үсә башлый[4].
1780 елда, Сембер наместниклыгы төзелгәндә, Калмаер авылы Ставрополь өязе составына керә. 1796 елдан ул Сембер губернасы составында була. Хезмәтле татарларга бирелгән җирләр аларның биләмәсендә 1791 елга кадәр кала. 1791 елның көзеннән 1792 елның язына кадәрге чорда татар халкы бу урыннарны калдырып, Самара өязенең Түбән (хәзерге Иске Түбән) һәм Вороний Куст авылларына күченә[5].
1794 елда калдырылган йортларга губерна секретаре А. В. Поповка караган 49 ир-ат крестьяннары күчерелә, авылның хәзерге исеме шул вакыйга белән бәйле[5].
1851 елда авыл Самара губернасының Ставрополь өязенә, 1861 елда — Коровино волостена керә[4].
XIX гасыр ахырына Папау эре авыл җирлегенә әйләнә: 1884 елда биредә 81 йорт теркәлсә, 1912 елга йортлар саны 171 гә җитә; ике мәчет эшли[5].
Совет хакимияте урнашкач, 1918 елда Папау авыл советы оештырыла. 1920 елда ул Мәләкәс өязе составына керә.
1921–1922 елларда ачлык, җирле мәгълүматлар буенча, 700-дән артык кешенең гомерен өзә[4].
1929 елда авылда «Октябрьгә 12 ел» авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, соңрак ул күмәк хуҗалыкка, аннары акционерлык җәмгыятенә әверелә[6].
1943 елдан Папау Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы составына керә. 2005 елда авыл Калмаер авыл җирлеге составына кертелә[4].
Халык саны
| Ел | Йорт саны | Кеше саны | Искәрмәләр |
|---|---|---|---|
| 1697[4] | 40 | ||
| 1713[4] | 71 | ||
| 1780[7] | 161 | Ревизия җаннары, Хезмәтле татарлар | |
| 1834 | 258 | 8 нче ревизия буенча: 74 ир-ат, 174 хатын-кыз җаны. | |
| 1850[4] | 236 | 9 нчы җан исәбен алу буенча: ир-атлар — 99, хатын-кызлар — 137. | |
| 1859[8] | 29 | 255 | мәчет бар |
| 1900[9] | 123 | 723 | 2 мәчет, татар мәктәбе. |
| 1910 | 153 | 857 | 2 мәчет, 2 татар мәктәбе, 2 җил тегермәне. |
| 1930 | 184 | 855 | |
| 2010 | 602 |
| 1859 | 1889 | 1897 | 1910 | 2002 | 2010 |
|---|---|---|---|---|---|
| 255 | ↗564 | ↗718 | ↗857 | ↘616 | ↘602 |
| 2020 | |||||
| ↘533 |
Дин
Папауда яшәүчеләрнең күпчелеге мөселманнар. Революциягә кадәр ислам дине халыкның иҗтимагый һәм рухи тормышында төп роль уйный. Авылда ике мәчет эшли, алар каршында мәхәллә мәктәпләре була. Гарәп грамотасына һәм дин нигезләренә малайлар да, кызлар да өйрәнә ала: малайлар мәчет каршында укый, кызларны остабикәләр үз өйләрендә укыта[10].
Совет чорында, дингә каршы сәясәт алып барылуга карамастан, ислам традицияләре сакланып кала. Мәсәлән, туй йолаларының мәҗбүри элементы булып никах санала [10].
Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме хәзерге вакытта да аерым урын алып тора. Папауда һәр елны Корбан бәйрәмен билгеләп үтү өчен авыл кешеләре бергә җыелалар: догалар укыйлар, ашыйлар һәм изге теләкләр телиләр[11].
Истәлекле урыннар
- 2002 елдан бирле эшләүче мәчет;
- Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл;
- Дан орденының тулы кавалеры Дәүли Кыямовның 2006 елның июлендә куелган бюсты;
- авыл тирәсендә бронза дәверенә караган курган төркемнәре (4 объект);
- мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты[5].
Танылган шәхесләр
- Дәүли Кыям улы Кыямов — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Дан орденының тулы кавалеры. 1923 елда Папау авылында туа. 1942 елның февраленнән Кызыл Армиядә хезмәт итә, Калинин, Икенче Балтыйк буе һәм Беренче Украина фронтларында сугыша, 1942–1945 еллардагы берничә һөҗүм операциясендә элемтәне тәэмин итә. 1945 елда демобилизацияләнгәннән соң, туган авылында яши һәм эшли, комбайнчы һәм трактор бригадасы бригадиры була. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнгән[12].
- Нәгыйм Хәлил улы Әһлиулов — химия фәннәре докторы. 1927 елның 12 октябрендә Папау авылында туа. Горький университетын тәмамлый(1956), университетта һәм Химия институтында лаборатория мөдире булып эшли, ә 1975 елдан — Россия Фәннәр академиясе Югары чисталыктагы матдәләр химиясе институтында (Түбән Новгород) эшли. Неорганик химия һәм аеруча чиста матдәләр технологиясе өлкәсендә белгеч. Тикшеренү нәтиҗәләре Запорожье титанмагний комбинатында, Красноярск төсле металлар заводында, Пермь химия заводында һ.б. предприятиеләрдә гамәлгә кертелә. «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнгән[13].
Урамнар
- Колхоз урамы;
- Луговая урамы;
- Неверов урамы;
- Новостройщиков урамы;
- Прибрежная урамы;
- Сәлахов урамы;
- Үзәк урам;
- Шоссе урамы;
- Южный кварталы[14].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Федеральный закон от 09.03.2016 № 69-ФЗ (рус.) — 2016.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/vpn/2020/Tom1_Chislennost_i_razmeshchenie_naseleniya
- ↑ Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность / Отв. ред. Л.М. Айнутдинова, Б.Л. Хамидуллин. — Научный справочник. — Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. — С. 201. — 208 с. — ISBN 978-5-902375-17-3.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Ахметов, Амир. Из истории села Татарский Калмаюр, Поповка тожъ... Живой Журнал (LiveJournal). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность / Отв. ред. Л.М. Айнутдинова, Б.Л. Хамидуллин. — Научный справочник. — Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. — С. 203. — 208 с. — ISBN 978-5-902375-17-3.
- ↑ Хасянов, О.Р. Проблема сохранения культурной самобытности поволжских сел в модернизирующемся обществе. КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Создание Симбирского наместничества. Ставропольский уезд. 1780 год./. archeo73.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Н. П. ИнфоРост // Тат. Калмаюр (Поповка) - № 2180 /. ГПИБ | [Вып. 36] : Самарская губерния : ... по сведениям 1859 года. - 1864. elib.shpl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026. Архивировано 15 июнь 2020 года.
- ↑ Н. П. ИнфоРост // д. Тат. Калмаюр, при пруде - № 917 /. ГПИБ | Протопопов И. А. Список населенных мест Самарской губернии... - Самара, 1900. elib.shpl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026. Архивировано 25 февраль 2020 года.
- ↑ 1 2 Хасянов, О.Р. Традиция празднования мусульманских праздников: вчера и сегодня (на материалах села Поповка). КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ В селе Поповка Чердаклинского района прошёл Мэджелес в честь Курбан-Байрама. Татарские новости Ульяновской области (25 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Хабибуллин, М.З. Киямов Давли Киямович. Татарика — Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Аглиулов Нагим Халилович. Татарика — Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Индексы России: почтовые индексы городов по адресу. index.kodifikant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2020. Архивировано 25 февраль 2026 года.
Әдәбият
- Ульяновская — Симбирская энциклопедия / ред. и сост. В. Н. Егоров. — Ульяновск: Симбирская книга, 2000—2004.;
- М. Репьёв. Симбирский край. — Париж, 1935. — С. 441.;
- Баженов, Н. Статистическое описание соборов, монастырей, приходских и домашних церквей Симбирской епархии по данным 1900 г. (Приложение к Симбирским Епархиальным Ведомостям за 1903 год). — Симбирск: Типо-литография А. Т. Токарева, 1903..