Таһир Сәйфуллин
Тәрҗемәи хәле
1932 елның 6 маенда Волгоград өлкәсенең Фролов утарында (хәзерге Волгоград өлкәсенең Фролово шәһәре) туа[1]. Әтисе — Бөек Ватан сугышында катнашучы. Сугыштан соң Таһирның әти-әнисе җирле балалар йортында эшли. Биредә малай тынлы оркестрда шөгыльләнә, торбада һәм скрипкада уйнарга өйрәнә. 1949 елда Әстерхан музыка училищесына укырга керә, училищены тәмамлагач, армиядә хезмәт итә[1].
1963 елда Л. В. Собинов исемендәге Сарытау дәүләт консерваториясен тәмамлый (укытучысы — Е. Сидорова).
1962—1969 елларда Сарытауда Профсоюзлар мәдәният сараеның Академик хор капелласы җитәкчесе булып эшли.
1969 елда Уфа сәнгать училищесын, музыка-педагогика училищесын тәмамлаучылардан һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылардан хор капелласы төзү өчен Уфага чакырыла. Шул вакытта филармониянең баш бухгалтеры булып эшләгән Г. И. Сапожникова белгечнең килүен болай дип искә ала[2]:
| Ул көн минем бик яхшы исемдә: филармониягә машина килеп туктады һәм аннан Сәлих Дәүләт улы төште, ә аның артыннан... Без тәрәзәгә капландык! Аның артыннан куе чәчле, озын пальто кигән матур, импозант ир-егет килә. Без аның яңа хормейстерыбыз Таһир Сәйфуллин икәнен белә идек. Ул шунда ук, җиң сызганып, хор капелласын булдыру буенча актив эшкә тотынды. Аның безнең өметләрне аклавына бик бәхетле идек. Тиздән капелла сәхнәгә чыкты. |
Бшкортстан Республикасының Дәүләт хор капелласына 1969—1982 һәм 1989—1996 елларда җитәкчелек итә. Беренче концерт 1970 елның 12 апрелендә уза. 1996 елда Башкорт хор капелласына «Академик» исеме бирелә[3].
1999—2007 елларда — Хор капелласының дирижёр-консультанты.
1982 елдан 1986 елга кадәр — Уфа сәнгать институтының хор дирижёрлыгы кафедрасы доценты, 1986—1989 елларда Уфа сәнгать училищесында укыта.
Иҗаты
Таһир Сәйфуллин җитәкчелегендәге Хор капелласы Моцарт, Верди, Форе реквиемнарын, С. И. Танеевның «Иоанн Дамаскин», С. В. Рахманиновның «Кыңгыраулар» («Колокола») әсәрләрен, заман композиторларының хорларын башкара. Г. Свиридовның "Патетик оратория"сен, Б. Кравченконың "Революция одалары"н, башкорт халык җырлары эшкәртмәләрен, шулай ук башкорт композиторлары: Данил Хәсәншин, Заһир Исмәгыйлев, Хөсәен Әхмәтов һәм Рәүеф Мортазин әсәрләрен башкара[1].
2000 елда басылып чыккан язмаларында ул болай дип язган[1]:
| Мине хәзер борчыган бердәнбер нәрсә — киләчәктә капелланың йөзен саклап калып булырмы? Без бит Татарстан яки Чуашстан түгел, ә Бшкортстан капелласы. Һәм мин бүгенге көндә капелланың үз тембры, үз теле бар, дип тулы ышаныч белән әйтә алам. Бу — башкорт капелласы. Башкорт. Ул Моцартны, классиканы җырлый... барысын да җырлый. Әмма ул Свешников хорына да, Минин хорына да охшамаган. Без нәрсә генә башкарсак та — классикамы ул, әллә заманча әсәрләрме — безнең үз телебез, үз тембрыбыз бар. Әгәр без башкорт җырларының эшкәртмәләрен җырлыйбыз икән, башкорт җырына хас булган мелизмнардан, бизәкләрдән читләшмибез. Әгәр классиканы җырласак, бу академик башкару булачак, әмма безгә генә хас манерада. Мин безнең үз почеркыбызны, үз тавышыбызны, үз йөзебезне, нәкъ башкорт хор капелласының йөзен булдыра алуыбыз белән бәхетлемен. Гомер үтте. Ләкин мин аны капеллага багышлавыма бер дә үкенмим. Мине һәркайда беләләр. Бөтен Россия буенча укучыларым бик күп. Ә иң мөһиме — мин үземне тулысынча тормышка ашырдым, аңлыйсызмы?! Һәм шуның белән мин бәхетле!... |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1967);
- Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1973);
- РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978);
- Башкортстан Республикасының халык артисты (1995).
Исемен мәңгеләштерү
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Он всю жизнь посвятил развитию хорового искусства республики (К 80-летию со дня рождения Тагира Сайфуллина). 19 апрель 2026 тикшерелде.
- ↑ О. Иванова. «Листая прошлого страницы…». Конец 60х-70е… https://bashgf.ru/. Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова (5 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Тагир Сайфуллин. Башкирская государственная филармония. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
Сылтамалар
- В. Х. Аюпова. Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Он всю жизнь посвятил развитию хорового искусства республики (К 80-летию со дня рождения Тагира Сайфуллина)
- К 90 — летию со дня рождения Тагира Сайфуллина
- «Листая прошлого страницы…». Конец 60х-70е…
- Государственная академическая хоровая капелла РБ им. Т. Сайфуллина
- Государственная академическая хоровая капелла Республики Бшкортстан имени Тагира Сайфуллина