Теләкләр чыршысы
| «Теләкләр чыршысы» | |
|---|---|
| | |
| Тип | хәйрия акциясе |
| Нигезләү елы | 2018 |
| Нигезләүчеләр | «Минем белән хыяллан» проекты |
| Урнашуы |
|
| Төп фигуралар |
Артур Орлов («Алдынгылар хәрәкәте» идарәсе рәисе) Тимур Сафин («Алдынгылар хәрәкәте» башлыгы киңәшчесе) |
| Вәкиллек | «Алдынгылар хәрәкәте» |
| Эшләү сферасы | хәйриячелек, социаль ярдәм |
| Җыюлар | 4 млрд. сумнан артык (2025 елга кадәр, барлык вакыт дәвамында) |
| Иганә | 120 мең катнашучы (2025) |
| Волонтерлар саны | 20 меңнән артык (2025) |
| Әгъзалар саны | 1,5 меңнән артык партнёр оешмасы (2025) |
| Девиз | «Яңа елны каршылау — ул тылсым ясау һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен сәбәп» |
| Веб-сайт | https://елкажеланий.рф/ |
«Теләкләр чыршысы» (рус. «Ёлка желаний») — балаларның, өлкәннәрнең һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрнең Яңа ел теләкләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән Россия хәйрия акциясе. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Россия яшьләре) ярдәме белән «Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан 2018 елдан бирле даими рәвештә үткәрелеп килә[1].
Проектта һәркем («башкаручы») башка бер кешенең («теләк теләүче») хыялын тормышка ашыра ала. Оештырыла башлаганнан бирле Россиядәге иң эре хәйрия инициативаларының берсенә әйләнә, бөтен ил буенча берничә мең катнашучыны һәм партнёрлык оешмаларын берләштерә[2].
Тарих
«Теләкләр чыршысы» акциясе 2014 елда Татарстан Республикасында ирекле инициатива буларак старт алган «Минем белән хыяллан» хәйрия проектының бер өлеше булып тора. Аның башлангыч максаты — катлаулы авыру балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең теләкләрен үтәү, күңелләрендә якты хисләр һәм тәэсирләр калдыру. Беренче булып очкыч штурвалы белән идарә итәргә теләгән кызның хыялы тормышка аша[3].
2018 елда чара «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы составына кертелә. Шул ук елның декабрендә Мәскәүдә узган Халыкара иреклеләр форумында проект белән Россия Президенты Владимир Путин таныша һәм шәхсән үзе биш баланың хыялын тормышка ашыра. Озакламый әлеге акциягә «Теләкләр чыршысы» исеме бирелә[4].
Беренче чара 2019 елны каршылау алдыннан уздырыла. 2018 елның 27 декабрендә, Дәүләт Советы утырышы кысаларында, Мәскәү Кремлендә балаларның теләкләре язылган ачык хатлар белән бизәлгән Яңа ел чыршылары урнаштырыла. Хөкүмәт әгъзалары, министрлар һәм губернаторлар чыршылардан теләкләр язылган шарларны алалар, аларны чынга ашырып акциягә кушылалар. Вакыт узу белән «Теләкләр чыршысы» чарасында башка дәүләт эшлеклеләре һәм коммерция оешмалары вәкилләре, шулай ук шәхси затлар да катнаша башлый[4].
2022 елдан акциянең оештыручысы булып «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасы тора[1].
Эшчәнлек
Чараның төп максаты — Яңа ел тылсымын тойдыру һәм шатлык бүләк итү. Катнашучылар, ягъни «теләк теләүчеләр» үз гаризаларын «Теләкләр чыршысы» проектының рәсми сайтында калдыралар[1]. Аларның теләкләре партнёрлар мәйданчыкларында урнаштырылган виртуаль яки реаль чыршыларга эленә[4][5].
«Теләк теләүче» катнашучыларның категорияләре[4][5]:
- 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр;
- ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар;
- сәламәтлекләре чикле яки инвалидлыгы булган балалар һәм өлкәннәр;
- сәламәтлекләре ягыннан гомерләренә куркыныч янаган балалар;
- аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар;
- махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары;
- Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә, шулай ук атышлардан зыян күргән чик буе төбәкләрендә яшәүче балалар[4][5].
Катнашучылар калдырган теләкләр матди (мәсәлән, уенчыклар, гаджетлар, спорт инвентаре) яки матди булмаган (башка шәһәргә бару, танылган кеше белән очрашу, чарада булу) төрләгә бүленә. Шулай ук сюрпризлар да каралган, анда теләкне үтәүче, хыялланучының кызыксынуларына һәм шөгыльләренә нигезләнеп, бүләкне мөстәкыйль рәвештә сайлый ала[4][5].
2025 елда сайтка урнаштырылган теләкне сайлап яисә партнёрлык үзәкләренең берсендәге чыршыга эленгән ачык хатны алып, һәркем «башкаручы» була ала. Акциядә билгеләнгән урыннарга барып һәм дистанцион форматта катнашырга мөмкин. Чарада, шәхси затлардан тыш, компанияләр, дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар катнаша[6].
Нәтиҗәләр һәм масштаблар
2018 елда уздырылган «Теләкләр чыршысы» акциясе дәвамында 450 теләк чынга ашырыла. Ел саен аларның саны арта бара[4]:
- 2020: 13,5 меңнән артык;
- 2021: 38 меңнән артык;
- 2022—2023: 47 меңгә якын;
- 2023—2024: 60 меңгә якын теләк үтәлгән[4].
2025 ел ахырына булган мәгълүматлар буенча, акция гамәлдә булган вакыт эчендә гомуми суммасы 4 млрд сумнан артык булган 320 меңнән артык теләк чынга ашырылган. Чарада 120 меңнән артык башкаручы һәм 1,5 мең партнёр оешма катнаша. Акция халыкара дәрәҗәгә чыга, анда Испаниядә, Италиядә, Франциядә, Кипрда һәм Сербиядә яшәүче россиялеләр катнаша[2][4].
Партнёрлар
Чараның төп партнёры — Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Россия яшьләре). Акциягә хәйрия фондлары, иҗтимагый һәм коммерция оешмалары ярдәм итә: мәсәлән, «Оныклар» фонды белән хезмәттәшлек кысаларында өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең теләкләре үтәлә[7].
Яңа форматлар
2025 елдан акциянең яңа форматлары эшләтеп җибәрелә:
- «Өстәлгә — бәйрәм» — аз керемле гаиләләргә азык-төлек җыелмалары белән ярдәм итү йөзеннән, «Русь» азык-төлек фонды һәм X5 Group белән белән берлектә уртак акция уздырыла[8];
- «Бүләк бирүче оныклар» — өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан «Оныклар» фонды белән хезмәттәшлек киңәйтелә[7].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Ёлка желаний 2025 (рус.). Ёлка желаний. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Всероссийский Дед Мороз из Великого Устюга дал старт акции «Ёлка желаний» (рус.). РИА Новости (21 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ О проекте (рус.). Мечтай со мной. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Что известно о всероссийской акции «Ёлка желаний» (рус.). ТАСС (5 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Загадать желание (рус.). Ёлка желаний. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ Коновалова О. «Елки желаний»: как выбрать площадку, партнеров и не промахнуться с подарком (рус.). Милосердие.ru (20 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Акция «Внуки с подарками» (рус.). VK: Акция «Ёлка желаний». Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ Орлов И. Фонд X5 «Выручаем» поможет нуждающимся семьям в подготовке новогоднего стола (рус.). Сибирское Агентство Новостей (27 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.