Тимур Бәдретдинов

Тимур Таһир Улы Бәдретдинов (1978 елның 11 феврале, Вороново, Мәскәү өлкәсе, ССРБ) — Россия комедия кино, телевидение һәм КВН актеры, телетапшырулар алып баручы.

Тәрҗемәи хәле

Тимур Бәдретдинов 1978 елның 11 февралендә Мәскәү өлкәсенең Подольск районы Вороново авылында туа. Бәдретдиновның балачагы Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәрендә уза. Әтисе — Таһир Хөсәен улы, инженер; әнисе — Наталья Евгеньевна, икътисадчы; сеңлесе — Татьяна Славнова (Бәдретдинова)[1].

Алты яшендә Вороново гомуми белем бирү мәктәбенә укырга керә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университетына хезмәт икътисады һәм персонал белән идарә итү факультетына укырга керә[2]. 2000 елда университетны тәмамлагач, бер ел элемтә гаскәрләренә хезмәт итәргә алына.

КВН

Университетның студентлар клубында күпсанлы капустникларда катнаша, ФинЭкның КВН командасы өчен уйнаган, Санкт-Петербургның КВН командасы өчен сценарийлар яза.

Армиядә хезмәт иткәннән соң, Мәскәүдә PSA Peugeot Citroën компаниясендә белгечлек буенча эшли, аннан «Незолотая молодёжь» КВН командасында катнашу тәкъдиме аркасында эштән азат ителә.

Телевидение

2005 елдан башлап «ТНТ» телеканалында Comedy Club телепроектында катнаша, ул «Незолотая молодёжь» командасы өчен чыгыш ясаган Гарик Харламов белән дуэтта чыгыш ясый.

«Comedy Club»ның 2009 елда иң популяр резиденты People Choice сайты версиясе буенча: барлык резидентлар арасында тамашачылар симпатиясенең 53% ын җыеп, калганнарын шактый узып китә (Гарик Харламов — 14%, Павел Воля — 11%, Гарик Мартиросян — 9%, Александр Ревва — 5%).

2004 ел — МУЗ-ТВ каналында «Привет, Кукуево!» программаны алып баручы.

2008 ел — «Первый канал»ның «Цирк с звездами» проектында катнашучы. Проект нәтиҗәләре буенча тамашачылар симпатиясе призын ала.

2009 ел — «Первый канал»ның «Южное Бутово» проектында катнашучы.

2010 ел — Discovery Russia каналында Гарик Харламов белән бергә «Выжить вместе» программасын яңгырата[3].

2013 ел — «ХБ» тамашасында катнашучы.

2014 ел — Албена Денкова белән бергә «Первый канал»ның «Ледниковый период» проектында катнашучы.

2015 ел — ТНТ телеканалында «Холостяк» тамашасының төп герое.

2016 ел — Россия 1 каналындагы «Танцы со звездами» тамашасында Ксения Пожиленкова белән бергә катнашучы.

2021 ел - НТВ каналындагы «Маска» тамашсында "Куян" образында катнаша.

Фильмография

  • 2002 — Нож в облаках — охранник подземного паркинга
  • 2005—2007 — Клуб — Гриша Лузер
  • 2005 — Саша+Маша — эпизодическая роль
  • 2006 — Счастливы вместе
  • 2009 — Галыгин.ру — Тимур
  • 2009 — Два Антона — Антон Крутов, главная роль
  • 2009 — Самый лучший Фильм 2 — «Актёр», главная роль
  • 2012 — Зайцев+1 — камео
  • 2013 — Друзья друзей — Денис
  • 2014 — СашаТаня
  • 2015 — Гороскоп на удачу — Лёха
  • 2015 — Озабоченные, или Любовь зла — Филипп, походник, друг Славы
  • 2015 — Бармен — клубный тусовщик
  • 2018 — Zомбоящик — детектив
  • 2020 — Идеальная cемья
  • 2021 — Love — Юрий

Шәхси тормыш

Тимур Бәдретдинов беркайчан да өйләнмәгән[4].

2015 елда ТНТ телеканалындагы «Холостяк» тамашасында катнаша, аның финалында үзенең кәләше итеп Дарья Канануханы сайлый[5][6][7][8]. Проект тәмамланганнан соң алар аерылышалар[9][10].

Сылтамалар