Тубыл бүлгесе
Тубыл округы (рус. Тобольский округ) — Урал өлкәсе һәм Омск өлкәсе составындагы административ-территориаль берәмлек. 1923—1930 һәм 1935—1944 елларда гамәлдә торган. Үзәге Тубыл шәһәрендә урнашкан булган.
Тарих
Тубыл округы 1923 елның ноябрендә төзелә. округ составына элекке Төмән губернасының Берёзов һәм Соргыт өязләре (тулысынча), Тубыл өязе (97% өлеше) һәм Туринск өязе (58% өлеше) җирләре кертелгән.[1]
1930 елның 30 июлендә Тубыл округы, ССРБ округләрнең күпчелеге кебек үк, юкка чыгарылган; аның районнары Урал өлкәсенең туры буйсынуына күчерелгән.
1935 елда Омск өлкәсе составында төньяк районнары белән яхшырак идарә итү сылтавы белән торгызыла. 1944 елда таркатыла, районнары Төмән өлкәсе составына кертеләләр.
Административ бүленеш
Тубыл округы 11 районга бүленгән була (1926):
- Берёзов районы
- Булашово районы
- Дубровное районы
- Загваздино районы
- Конда районы
- Обдорск районы
- Соргыт районы
- Тубыл районы
- Уат районы
- Чёрное районы
1937 елда 6 районга бүленгән була: Вагай, Дубровное, Тубыл, Уат, Яркәү һәм Байкалово.
Халык саны
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
- Административное деление Союза С. с. Р. 1926. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.