Түбән Кама керәшеннәре

Түбән Кама керәшеннәреКама елгасының түбән агымы җирлегендә, Татарстанның Алабуга, Тукай (элек Чаллы), Минзәлә, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама районнары һәм Башкортстанның Бакалы районында, Удмуртиянең көньягында 100-гә якын авылда яшәүче керәшеннәр.

Фәнни әдәбиятта, архив документларында һәм Уфа губернасына караган язмаларда бу якларда яшәүче керәшеннәрне XVIXVII гасырларда элекке Казан ханлыгы территориясенең үзәк өлешеннән күчеп утырганнар дип күрсәтәләр. Аерым чыганаклар буенча Тукай, Минзәлә, Зәй, Алабуга районнарындагы керәшен авылларының бик күптәннән яшәп килгәнлеге күренә. Югарыда күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр Уфа епархиясенә караган язмаларда һәм архив документларында «иске» керәшеннәр дип теркәлеп калдырылганнар.

Чыганаклар

Сылтамалар