Төньяк Мариан утрауларында ислам

Викибирелмәләрдә элемент юк

Төньяк Мариан утрауларында ислам (ингл. Islam in the Northern Mariana Islands, гарәп. الإسلام في جزر ماريانا الشمالية‎) ― азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең  [ингл.] 2009 елгы хисабы буенча, АКШ составына кергән административ берәмлек (АКШ белән ирекле ассоциацияләнгән кушылмаган территория) булган Төньяк Мариан утрауларында 1000 мөселман яши, алар утрау халкының якынча 0,7 – 1 % ын тәшкил итә [1][2].

Саннар

Төньяк Мариан утрауларында чиркәү дәүләттән аерылган, 2010 елга Пью тикшеренү үзәгенең хисабы буенча, халыкның күп өлеше христианнар: католиклар 64,1 %, протестантлар 16 %, буддачылар 10,6 %, җирле диннәр тарафдарлары 5,3 %. Христиан булмаган диннәрдән Һинд дине, Ислам дине, Яһүд дине һәрберсе 1 % тан кимрәк [3].

Мәчет

Илдә бары тик ике мәчет бар: мәчетләр илнең башкаласы булган Сайпан  [ингл.] (Сайпанда Кытай, Бангладеш, Филиппин, Таиланд, Вьетнам һәм Камбоджадан чыккан мөһаҗирләр бик күп яши) һәм Тиниан  [ингл.] (Тинианда шулай ук Филиппин, Бангладеш, Көнчыгыш Азиядән чыккан мөһаҗирләр яши) утрауларында урнашкан.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Mapping the Global Muslim Population. Pew Research Center (октябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2022. Архивировано 5 август 2013 года.
  2. About: Islam in the Northern Mariana Islands. dbpedia.org [ингл.]
  3. Religions in Northern Mariana Islands – PEW-GRF. GlobalReligiousFutures.org.