Вануатуда ислам
Тарих
1978 елда ислам динен кабул иткән Генри ‹Хөсәен› Набанга (Henry ‹Hussein› Nabanga) Вануатуда иң танылган мөселманнарның берсе була. Ул 1973 елда тәрҗемәчеләр курсына Һиндстанга барган, шунда ислам дине нигезләрен өйрәнгән. Хөсәен Набанга ― аз санлы Меле халкы вәкиле һәм Вануатуда ислам динен беренче кабул итүчеләр булып меле кабиләсе халкы тора (алар кечкенә генә Имере Тенуку утравыннан чыккан) [3]. Хәзер мөселманнар Вануату утрауларының күпчелегендә бар.
2007 елда Вануатуда 200гә якын җирле халык вәкиле ислам динен кабул иткән, башкаладан читтәге утрауларда мәчетләр барлыкка килгән [1][4]. Исламны беренче булып җирле кабилә юлбашчылары кабул итә, аңа гаилә әгъзалары һәм кабиләнең башка әгъзалары иярә [4].
Ислам оешмасы
Хәзерге вакытта дини мәсьәләләр белән шөгыльләнүче теркәлгән Вануату Ислам җәмгыяте (Vanuatu Islam Society) бар, меле авылыннан Мөхәммәд Садыйк Самбо (Muhammad Sadiq Sambo) җәмгыятьнең президенты, Мостафа Келоас (Mustapha Keloas) җәмгыятьнең генераль секретаре булып тора [5].
Мәчет
Вануатудагы беренче мәчеткә 1992 елда ил башкаласы Порт-Вила читендә меле авылында нигез салына. Шулай ук Танна утравында тагын бер мәчет, Эроманга утравында намаз уку урыны бар. Мөмкинлеге булган Вануату мөселманнарының балалары дини белемне Фиджига барып үзләштерә.
Сылтамалар
- International Religious Freedom Report 2004 2010 елның 6 декабрь көнендә архивланган.
- Marc Tabani, « L’islam des musulmans de Tanna (Vanuatu) », L’Homme, 233 | 2020. URL : http://journals.openedition.org/lhomme/36746 ; DOI : https://doi.org/10.4000/lhomme.36746
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Vanuatu - Island Dress, Australian Broadcasting Corporation (2005-02-15).
- ↑ (September 2008) «Muslims in Melanesia: putting security issues in perspective». Australian Journal of International Affairs 62 (3): 408–429.
- ↑ Hussein Nabanga, Vanuatu’s First Muslim (2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2022. Архивировано 8 сентябрь 2021 года.
- ↑ 1 2 Heeding the call to prayer in a region that reveres the pig, Sydney Morning Herald (8 September 2007).
- ↑ Muslims in Vanuatu [ингл.]