Убанги

Убанги — Үзәк Африкада Конго елгасының төп кушылдыгы.

География

Елганың башы Үзәк Африка Республикасы һәм Конго Демократик Республикасы чигендә Джакомо шәһәре янында Мбому һәм Уэле елгалары кушылган җирдә урнашкан.

Үзенең тәүге 370 км озынлыгында елга көнбатыш юнәлештә ага, аннары киң элмәк ясап көньяк-көнчыгышка таба борыла һәм соңыннан Үзәк Африка Республикасының башкаласы Банги аша үтә. Банги шәһәреннән 100 км дан соң һәм үзенең тамагына чаклы Конго Демократик Республикасы һәм Конго Республикасы арасында табигый чик барлыкка китерә. Банги каласыннан 550 км астарак һәм Мбандака шәһәреннән 90 км көньяк-көнбатыштарак Убанги Конго елгасына коя.

Сул кушылдыгы Уэле белән бергә Убанги елгасының озынлыгы 2 272 км тәшкил итә. Уртача су чыгымы 4000 м³/с, мизгеленә арасыннан ул 800-дән 11000 м³/с кадәр үзгәрә[1].

Үзәк Африка Республикасында, бигрәк тә Банги шәһәреннән түбәнрәк агымында суднолар йөрешле һәм илнең төп транспорт артерияләренең берсе булып тора, чөнки яңгырлар чорында күп юлларны су баса.

1960 нчы еллардан, кибеп баручы Чад күлен тутырыу максатында, Убанги суларын Шари елгасы үзәненә бору проектлары буенча фикер алышулар бара.

Искәрмәләр

  1. Bossche, J.P. vanden; G. M. Bernacsek (1990). Source Book for the Inland Fishery Resources of Africa, Volume 1. Food and Agriculture Organization of the United Nations. p. 338. ISBN 9789251029831. http://books.google.com/books?id=WLZRxM9vfXoC&pg=PA338. 

Сылтамалар

  • Убанги — Хәзерге заман географик атамалар сүзлеге / Акад. В. М. Котляков редакциясе. — Электрон басма. — Екатеринбург: У-Фактория, 2006  (рус.)