Конго Җөмһүрияте


Конго Республикасы (фр. République du Congo ) – үзәк Африкада урнашкан дәүләт. Чиктәш илләр булып көнбатышта Габон, төньяк-көнбатышта Камерун, көньяк-көнбатышта Ангола һәм Кабинда анклавы, төньяк-төньяк-көнчыгышта Үзәк Африка Җөмһүряите һәм көньякта Конго демократик республикасы тора. Борынгыда Франция колониясе.

Тарихы

Беренче булып Конго җирләрендә пигмейлар яшәгән. Аларның көн-күрешендә сунарчылык һәм чүпләүчелек алдынгы урыннарны билгеләгән. VI—IX йөзләрдә, банту кабиләләре килгән (хазерге халыктан 98 % тәшкил итә).

Диннәр

Конго Республикасы Конституциясе дин тоту иреген күздә тота, һәм хөкүмәт бу хокукны тормышка ашыруда мөмкинлекләр бирә.

Ил халкының 88,5 % ы христиан дине конфессияләренә карый (52,9 % ы католиклар, 27,3 % ы протестантлар, 8,3 % ы башка христианнар), 4,7 % ы җирле африка диннәренә ышанучылар, 3,0 % ы дингә ышанмаучылар, 2,3 % ы башка диннәр (ислам һ. б.) тарафдарлары [5].

Тема буенча өстәмә