Федор Аристов

Федор Аристов (Фёдор Сергей улы Аристов, 8 октябрь 1912(1912-10-08)2005) — Социалистик Хезмәт Герое (1971).

Тәрҗемәи хәле

Федор Сергей улы Аристов 1912 елның 8 октябрендә Ригада дөньяга килә. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында гаилә Воронежга күчәргә мәҗбүр була.

Воронеж мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлаганнан соң, Воронеж авиация техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Воронеж авиазаводында эшли башлый: башта мастер, аннары өлкән мастер, ә тиздән җыю цехы начальнигы урынбасары итеп билгеләнә.

1934 елда яңа гына төзелгән Казан авиазаводына җыю цехы начальнигы итеп тәкъдим ителә. Бөек Ватан сугышы елларында завод ПО-2 буенча ике моторлы бомбага тотучы һәм Пе-8 ерак арада эш итүче авыр бомбага тотучылар чыгара.

1954 елда Аристов Казан авиация институтының самолет төзү факультетын тәмамлый һәм авиазаводта эшен дәвам итә. Берничә ел заводның җитештерү начальнигы булып эшли, аның партком секретаре була.

1961 елда Федор Сергеевич Казан вертолет заводы директоры итеп билгеләнә һәм 1975 елга кадәр эшли. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, лаеклы ялга чыга, шулай да экспорт бүлегендә эшләвен дәвам итә, анда әле ун ел Казан вертолетларын чит илгә сатуда катнаша.

2005 елның 27 гыйнварында вафат була.

Сәяси эшчәнлеге

Фөдор Сергей улы Аристов җәмәгать эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә.

КПССның шәһәр комитеты һәм өлкә комитеты әгъзасы, шәһәр Советы депутаты булып сайлана.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Шулай ук кара

Искәрмәләр