Филип Вуянович

Фи́лип Ву́янович (крт. Филип Вујановић, Filip Vujanović, 1954 елның 1 сентябре, Югославия, Сербия автоном округы, Белград) — Каратау сәясәтчесе, 20032018 елларда Каратау президенты.

Тәрҗемәи хәле

1954 елның 1 сентябрендә Югославиянең Сербия мохтариятлы округы башкаласы Белградта туган. 1978 елда Белград университетының юридик факультетын тәмамлаган.

1978-1980 елларда Белград округ прокуратурасында хезмәткәр.

1980-1981 елларда Титоград округы судында сәркатип.

1982-1993 елларда адвокат.

1993-1995 елларда Каратау юстиция министры.

1998-2005 елларда Каратау премьер-министры.

2002 елда Каратау Скупщинасы рәисе.

2003 елның 11 маенда Каратау президенты итеп сайланган. 2003 елның 22 маеннан Каратау президенты.

2006 елның маенда Каратау бәйсезлеге игълан ителә.

2013 елның 7 апрелендә президент сайлауларында сайлаучыларның 51,2 % тавышын җыеп, яңа мөддәткә президент итеп сайлана.

Каратауның Европа Берлегенә һәм НАТОга керү сәясәте тарафдары.

Гаиләсе

Хатыны Светлана. Кызлары Татяна, Нина, улы Данило.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә