Франция Республикасы гимны
La Marseillaise | |
---|---|
тат. Марсельеза | |
Файл:Marceillaise 1.jpg | |
Сүзләрнең авторы | Клод-Жозеф Руже де Лиль, 1792 |
Композиторы | Клод-Жозеф Руже де Лиль |
Дәүләт | Франция |
Билгеләнү вакыты | 1795 ел 1870 ел |
“Марсельеза” җыры — Клод-Жозеф Руже де Лиль (Claude Joseph Rouget de l'Isle) киеренке рухи күтәренкелек халәтендә бер төн утырып чыгып язган.[1][2]
Гимнның тарихы
Руже де Лиль бу җырны Эльзас провинциясенең Страсбург шәһәрендә Австриягә сугыш игълан итәр алдыннан язган. Җиде куплетлык текст башта “Рейн армиясе өчен сугыш җыры” (Chant de guerre pour l’armée du Rhin) дип аталган.
...Маршал Лүкнер (Lukner) җитәкчелегендәге һәм Рейн елгасы буенда тупланган армия хәлиткеч бәрелешкә әзерләнә. Иртә белән үк, җырны Страсбург шәһәрендә туып үскән майор Дитрих (Dietrich) исемле бер хәрби башлык өйрәнеп ала һәм, автор өе алдына чыгып, шунда җыелган халыкка җырлап күрсәтә. Берничә көннән соң җырны Милли Гвардия солдатлары алдында да башкаралар. Җыр шул төбәктә сугышучы француз гаскәрләрендә киң таралыш таба.
Ә “Марсельеза” исеме җырга шул елның 30 июлендә береккән: бу көнне Марсель шәһәреннән килгән солдатлар аны сафларга тезелеп ил башкаласы Парижга кергәндә җырлаганнар.
Җыр тиздән бик популяр булып киткән, аны Беренче Җөмһүриятнең барлык зур фестивальләрендә җырлый башлаганнар. 1793 елда Милли конвент, “Марсельеза” барлык иҗтимагый чараларда җырланырга тиеш, дигән карар чыгарган. Ә 1795 елның 14 июлендә, француз инкыйлабының өчьеллыгы уңаеннан, аны “француз милли җыры” дип раслаганнар. Шуның белән “Марсельеза” инкыйлабның башка бер символын — “Гаскәрләр һөҗүме җыры”ннан (Le Chant du Départ) өстенрәк булып киткән.
Ләкин Беренче Җөмһүриятнең сигезенче елындагы “Брүмер дәүләт түнтәреше” милли җырны читкәрәк этәргән, һәм 1800 елның 14 июлендә “Марсельеза” соңгы тапкыр җырланган. Аны “артык Якоби рухлы” дип тапканнар. Бурбон яңарышы” дип аталган 1815-1830 елларда да үз көчендә калган. “Июль монархиясе” һәм Наполеон III империясе вакытында “Марсельеза” тыелмаган булган, ләкин рәсми чараларда җырланмаган һәм... “оппозициянең фетнәчел җыры” дип саналган. Кыска гомерле Икенче Җөмһүрият елларында (1848-1851) да “Марсельеза”га урын табылмаган. Өченче Җөмһүриятнең Депутатлар палатасы гына аны Дүртенче һәм Бишенче Җөмһүрият инде милли гимнга кагылмаган. Һитлерчыл Виши режимы гына Икенче бөтендөнья сугышы вакытында (1940–1945 елларда) “Марсельеза”ны кулланмаган.[3][4][1][5][6][7][8][9][2]
Сүзләр
Бүген Франциядә беренче куплет (һәм кайвакыт дүртенче һәм алтынчы) һәм кушымта гына җырлана.[10][11]
Француз телендә
Французча оригиналы | Французча кириллицасы | ХФӘ транскрипциясе |
---|---|---|
I |
I |
1 |
Башка язуларда
Французча гарәп язуы | Французча юнан язуы |
---|---|
الاز افا دلاپاتري، |
Αλλονς ενφαντς δε λα Πατριε, |
Татарча сүзләре
Кириллица | Zamanälif |
---|---|
Әйдәгез, Ил-Ватан уллары, |
Äydägez, İl-Watan ulları, |
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Peasants into Frenchmen: The Modernization of Rural France, 1870–1914 (1 June 1976). Weber, Eugen. Stanford University Press. ISBN 978-0-8047-1013-8, pp. 439.
- ↑ Internet History Sourcebooks Project
- ↑ Dictionnaire Universelle de la Franc-Maçonnerie page 601 - Jode and Cara (Larousse - 2011)
- National Assembly of France.
- ↑ Story of La Marseillaise (January 1896). Stevens, Benjamin F. Oliver Ditson Company. The Musical Record. Boston, Massachusetts. Issue 408, pp. 2.
- ↑ Plaque Frédéric De Dietrich. Archi-Wiki.
- ↑ Frederic de Dietrich, premier maire de Strasbourg (1857). Spach, Louis. Strasbourgh, Vve. Berger-Levrault & fils.
- ↑ General François Mireur
- ↑ The Routledge Dictionary of Cultural References in Modern French (2011). Mould, Michael. Taylor & Francis. New York. ISBN 978-1-136-82573-6, pp. 147.
- ↑ Wochenblatt, dem Unterricht des Landvolks gewidmet, Colmar 1792 [1] 2017 елның 30 июнь көнендә архивланган..
- ↑ (archived) La Marseillaise. l'Elysée.