Фёдор Гахов

Фёдор Гахов (рус. Гахов, Фёдор Дмитриевич , белар. Гахаў Фёдар Дзмітрыевіч(19 февраль 1906, Черкесск30 март 1980, Минск) — совет һәм белорус математигы, мөгаллим, Казан университетының дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы мөдире (1947-1953), Белоруссия дәүләт университетының механика-математика факультетының функцияләр теориясе һәм функциональ анализ кафедрасы мөдире. Белоруссия Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (1966). Риман-Гильберт мәсьәләсе нәтиҗәләре бирелгән «Краевые задачи» исемле мәшһүр монография авторы.

Тәрҗемәи хәле

Фёдор Гахов 1906 елның 19 февралендә Ставрополь краеның Баталпашинская станицасында (Черкесск шәһәре) итекче гаиләсендә туа. Әтисеннән иртә ятим кала, бик яшьли эшли башлый. 1925 елда, Черкес педагогика техникумын тәмамлаганнан соң, Владикавказда Тау педагогика институтына укырга керә.

1928 елда аны профессор Л.И. Креер тәкъдиме белән Казан университетына укырга керә, аны 1930 елда тәмамлый.

1934-1937 елларда Ф.Д. Гахов Свердловск югары уку йортларында математика укыта, аннары Казан университетының аспирантурасына укырга керә, фәнни җитәкчесе — Б. М. Гагаев була. Бу вакытта аның аналитик функцияләр теориясенең һәм аларга туры килә торган сингуляр интеграль тигезләмәләрнең чикле мәсьәләләрен чишү белән бәйле фәнни кызыксынулары даирәсе формалаша.

1937 елда Ф.Д. Гахов «Линейные краевые задачи теории аналитических функций» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Бу эш Бөтенсоюз яшь галимнәр эшләре конкурсында икенче премиягә лаек була. 1937-1939 елларда ул Казан университетында доцент, ә 1939-1947 елларда Төньяк Осетия педагогия институтында математик анализ кафедрасы мөдире булып эшли.

1943 елда Ф.Д. Гахов «Краевые задачи теории аналитических функций и сингулярные интегральные уравнения» темасына докторлык диссертациясен яклый. Шул ук елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә.

1947-1953 елларда Ф.Д. Гахов Казан университетында профессор, дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы мөдире вазифасын башкара. 1953-1961 елларда — Ростов университетының дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы мөдире.

1961 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ф.Д. Гахов Белоруссия дәүләт университетында эшли. Ул математик анализ кафедрасы, функцияләр теориясе һәм функциональ анализ кафедралары мөдире, ә соңрак функцияләр теориясе кафедрасы профессоры булып эшли. 1962-1963 елларда математика факультетын җитәкли. 1966 елда Ф.Д. Гахов Белорусия Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

Ф.Д. Гахов Минск шәһәрендә, Төньяк зиратта җирләнгән.

Фәнни казанышлары

Ф.Д. Гаховның төп фәнни нәтиҗәләре чикле мәсьәләләргә, сингуляр интеграль тигезләмәләргә һәм комплекслы үзгәрешле функцияләре теориясенә карый. Ул, СССРда беренчеләрдән булып, күп үзгәрешлеләрнең функцияләре өчен Риман-Гильберт мәсьәләсен тикшерә. Үз тикшеренүләрендә ул матрицалардан функцияләр аппаратын, шулай ук топологик методларны киң куллана. Бер үлчәмле сингуляр тигезләмәләр теориясе белән шөгыльләнә, мондый тигезләмәләрнең аерым классларын чишү ысулларына җентекле анализ ясый һәм аларның кулланылыш чикләрен күрсәтә.

Шулай ук Ф.Д. Гахов Коши төше һәм Гильберт төше белән аерым интеграль тигезләмәләрне, кире кырый мәсьәләләрне, төргәк тибындагы тигезләмәләрне, йомшак үзенчәлекләре булган беренче төрдәге интеграль тигезләмәләрне тикшерә. Аның укучылары белән бергәләп алган нәтиҗәләре «Краевые задачи» (өч басмадан тора, инглиз[1][2] һәм испан[3] телләренә тәрҗемә ителгән) һәм аның укучысы профессор Ю.И. Черский белән бергәләп бастырган «Уравнения типа свертки» монографияләрендә чагылыш таба.

Фәнни хезмәтләре

Ф.Д. Гаховның фәнни хезмәтләре исемлеге 1976 елда «Успехи математических наук» ңурналында басылып чыга[4].

  • Гахов Ф. Д. Краевые задачи. — М.: Физматлит, 1958. — 543 с.; 2-е изд., перераб. и доп. — М.: Физматлит, 1963. — 640 с.; 3-е изд. — М.: Наука, 1977. — 640 с.
  • Гахов Ф. Д., Черский Ю. И. Уравнения типа свёртки. — М.: Наука, 1978. — 296 с.
  • Гахов Ф. Д. О краевой задаче Римана // Матем. сб., 2(44):4 (1937), 673—683.
  • Гахов Ф. Д. Об обратных краевых задачах // ДАН СССР, 86:4 (1952).
  • Гахов Ф. Д., Черский Ю. И. Особые интегральные уравнения типа свёртки // Изв. АН СССР. Сер. матем., 20:1 (1956), 33-52.

Дәүләт бүләкләре

  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены.
  • «Кавказны саклаган өчен» медале.
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале.
  • «Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның 100 еллыгы истәлегенә» медале.

Искәрмәләр

  1. Gakhov, F. D. Boundary value problems. Pergamon Press, Oxford, 1966.
  2. Gakhov, F. D. Boundary value problems. Dover, New York, 1990, 561 p. — ISBN 9780486662756
  3. Gakhov, F. D. Problemas de Contorno. Mir. Moscú, 1980.
  4. УМН, 1976

Әдәбият

  • Литвинчук Г. С., Михайлов Л. Г., Хведелидзе Б. В.,Черский Ю. И. Фёдор Дмитриевич Гахов (к семидесятилетию со дня рождения) // Успехи математических наук. — 1976. — Т. 31, № 4. — С. 289—297.
  • {{{заглавие}}} // Весцi НАН Беларусі. Серыя фіз.-матэм. навук. — 2006. — № 2. — С. 116—118.
  • Татарская энциклопедия. Т. 1. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 2002. — С. 72-73.
  • Гахов Фёдор Дмитриевич // Биографический справочник. — Минск: «Белорусская советская энциклопедия» имени Петруся Бровки, 1982. — Т. 5. — С. 141. — 737 с.
  • Арсланов М. М. Математика в Казанском университете за первые полтора столетия его существования // Научно-исследовательский институт математики и механики им. Н. Г. Чеботарёва Казанского государственного университета: к 75-летию. — Казань: Казанский гос. ун-т, 2009. — 132 с. — ISBN 978-598180-721-3.. — С. 86—87.

Сылтамалар