Борис Гагаев
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Гагаев.
Борис Михаил улы Гагаев (рус. Борис Михайлович Гагаев; 1897 елның 20 июле, Казан — 1975 елның 1 августы, Казан) — математик, физика-математика фәннәре докторы (1936), профессор (1933), Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының һәм Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1954, 1966), Казан дәүләт университетының математик анализ кафедрасы мөдире (1934—1974).
Тәрҗемәи хәле
Борис Михаил улы Гагаев 1897 елның 20 июлендә Казанда туа.
Гимназиядә уку дәверендә математика белән кызыксына. Гимназияне тәмамлагач, 1916 елда Казан университетының физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керә. Профессор Николай Парфентьев җитәкчелегендә Борис Гагаев чын үзгәрешлеләрнең функцияләре теориясе, дифференциаль һәм интеграль тигезләмәләрне өйрәнә[3].
1923 елдан Борис Гагаев Казан (Идел буе) федераль университетында укыта[4]. 1923 елда университетны тәмамлагач, ул математика кафедрасында фәнни хезмәткәр булып эшли. Казан университетында аспирантурада укый, фәнни җитәкчесе — Николай Николай улы Парфентьев[3].
1929 елда аспирантураны тәмамлагач, ул математика кафедрасы доценты, 1934 елдан үзе оештырган математик анализ кафедрасы мөдире вазифасын башкара[3].
1936 елда диссертация якламыйча, физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә раслана. 1934—1941 һәм 1944—1947 елларда Борис Гагаев университет карамагындагы Николай Григорий улы Чеботарев исемендәге Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтының анализ секторы мөдире булып эшли. 1945—1947 елларда Казан дәүләт университетының физика-математика факультеты деканы[3].
1927 елдан Борис Гагаев Казан педагогика институтында укыта, соңрак институтның Югары алгебра һәм элементар геометрия кафедрасы мөдире[3].
Бөек Ватан сугышы елларында (1943—1945) Казан авиация институтының аэродинамика лабораториясендә өлкән инженер булып хезмәт итә[3].
Борис Гагаев математика белән кызыксынган яшьләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Аның шәкертләре: Беларус Совет Социалистик Республикасы Фәннәр академиясе академигы Ф. Д. Гахов, Кыргыз Совет Социалистик Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Я. Б. Быков, профессорлар Г. С. Салихов, М. А. Пудовкин, Ю. Г. Борисович, И. А. Киприянов, В. Н. Монахов, Г. А. Фрейман. Барлыгы 60 тан күбрәк физика-математика фәннәре кандидатын тәрбияли[3].
Фәнни тикшеренүләре
Аспирантурада укыган вакытта Борис Гагаев дифференциаль һәм интеграль тигезләмәләр буенча үзенең беренче фәнни хезмәтләрен яза[3]. 1926 елда ул Николай Лузинның «Интеграл һәм тригонометрик рәт» исемле диссертациясе белән таныша, фәнни хезмәттә чын үзгәрешле функцияләре теориясе буенча чишелмәгән күп мәсьәләләр формалаштырыла. Бу диссертация нигезендә Борис Гагаев функцияләр теориясе өлкәсендә эшли башлый. Аны Николай Николай улы Лузинның бурычларыннан берсе җәлеп итә: функцияләрнең дифференциацияләү операциясенә карата инвариант булган барлык тулы пологональ системаларын табу.
Бу шартны бары тик стандарт тригонометрик система канәгатьләндерүен исбатлап, 1927 елда Борис Гагаев бу темага Н. Н. Лузин катнашкан Бөтенроссия математика съездында чыгыш ясый һәм бу нәтиҗәне 1929 елда Мишель Планшерель тәкъдиме буенча «Франция Фәннәр академиясе Докладлары»нда бастыра[5]. Берникадәр вакыттан соң Планшерель бу дәлилдә «буш урын» таба, нәтиҗәдә шартны канәгатьләндерә торган яңа бер функция системасы ачыла. 1937 елда бу нәтиҗәне Борис Владимир улы Гнеденко эшли[3].
1928 елда Борис Гагаев Бэр функцияләре классы турында хезмәт бастыра, анда әлеге функцияләрнең бер-берсенә туры килү эзлеклелегенең чиге шул ук класс функциясе булсын өчен кирәкле һәм җитәрлек шартлар күрсәтелә. Ул шулай ук орогональ рәтләрнең ярашуының кайбер мәсьәләләрен хәл итә[3].
Борис Гагаев үзенең укучылары белән бергәләп полигармоник функцияләрне һәм аларның гомумиләштерүләрен тикшерү белән шөгыльләнә. Ул полигармоник функцияләр (1937) һәм эллиптик тигезләмәне канәгатьләндергән функцияләр (1938) гаиләсенең нормальлек билгеләрен таба.
Галим фәнни-оештыру эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнә: 1947—1949 елларда Казан физика-математика җәмгыяте рәисе, 1945—1947 елларда физика-математика факультеты деканы. «Казан университеты каршындагы Физика-математика җәмгыяте хәбәрләре» фәнни-теоретик журналының редакция комитеты әгъзасы, «Югары уку йортлары хәбәрләре. Математика» айлык бөтенроссия фәнни-теоретик журналының редколлегия әгъзасы булып эшли[6].
1948 елдан Борис Гагаев укучылары белән берлектә функциональ анализ белән шөгыльләнә. «Банахов пространстволарында туры килү турында» хезмәтендә ул көчсез һәм көчле туры килүдәге арадашлыкның төрле төрләре арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне өйрәнә[3].
Хезмәтләре
- Гагаев Б.М. Интегральные уравнения / Гагаев Б.М. — Казань : Студ. физ.-мат. кружок им. Лобачевского при Каз. гос. ун-те, 1931. — XIV с.
- О сходимости в банаховских пространствах // Успехи математических наук. 1948. Т. 3, № 5.
- Единственность одной задачи сопряжения функций, удовлетворяющих эллиптическому уравнению // Ученые записки Казанского университета. 1956. Т. 116., № 1.
- Ортогональные системы функций, производные которых также ортогональны. // Успехи математических наук. 1957. Т. 121, вып. 2.
Бүләкләре
1954 — Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
1966 — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
Борис Гагаев Ленин һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары, медальләр белән бүләкләнә[4].
Хәтер
Казан дәүләт университеты, механика-математика факультеты, Н. Г. Чеботарев исемендәге математика һәм механика фәнни-тикшеренү институты Мәскәү университеты һәм Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды белән берлектә Борис Михаил улы Гагаевның тууына 100 ел тулуга багышланган фәнни конференция уздырыла. Конференциядә Россиянең барлык төп фәнни үзәкләреннән танылган галимнәр, Борис Гагаевның укучылары катнаша. Конференция вакытында мемориаль такта ачыла[6].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Katalog der Deutschen Nationalbibliothek (нем.)
- ↑ 1 2 Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Лаптев, 1967
- ↑ 1 2 Бородин, 1979
- ↑ Gagaev B. M. Sur l’unicité du système de fonctions orthogonales invariant relativement à la dérivation // C. R. Acad. Sci., 188 (1929), 222—225.
- ↑ 1 2 А. Н. Шерстнев. Гагаев Борис Михайлович. Казанский (Приволжский) федеральный университет.
Әдәбият
- Бородин А. И. Биографический словарь деятелей в области математики. — Киев: Радянська школа, 1979.
- Шерстнев А. Н. Борис Михайлович Гагаев, 1897—1975. — Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2002. — ISBN 5-7464-0812-3.
- Арсланов М. М. Математика в Казанском университете за первые полтора столетия его существования // . — Казань: Казанский гос. ун-т, 2009. — 132 с. — ISBN 978-598180-721-3.. — С. 86—87.
- Салехов Г. С., Хованский А. Н. {{{заглавие}}} // Успехи математических наук. — Российская академия наук, 1949. — Т. 4, № 3 (31). — С. 177—179.
- Лаптев Б. Л. {{{заглавие}}} // Известия вузов. Математика. — 1967. — № 4. — С. 127—129.
- Лаптев Б. Л., Норден А. П., Габдулхаев Б. Г. {{{заглавие}}} // Известия вузов. Математика. — 1975. — № 10. — С. 100—101.